16+

«Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасында Нурбәк Батулла белән көтелмәгән хәл килеп чыккан

«Әлиф» хореографик спектаклендә төп рольне башкаручы якташыбыз Нурбәк Батулла Россиянең иң югары бүләге саналган «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булды.

«Әлиф» хореографик спектаклендә төп рольне башкаручы якташыбыз Нурбәк Батулла Россиянең иң югары бүләге саналган «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булды.

Ул заманча балет номинациясе җиңүчесе дип табылды. Сәхнәгә төп бүләкне алырга чыккан җирендә ул үз туган телендә: «Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм!» – диде. Аның әйтүенчә, әлеге дәрәҗәле бүләкне алырга чыкканда, ул берәр татарча сүз әйтәчәген алдан ук ниятләп куйган. Борчылуданмы икән, мин бары татарча гына сөйләп чыктым, диде ул. Сәхнәгә дә алдан әзерләп куйган смокингын кия алмаган, аны рюкзагы белән онытып калдырган. «Сәхнәгә футболка гына киеп чыгарга, башкалардан бик нык аерылып торырга туры килде, әмма аның өчен мин борчылмадым да», – ди Нурбәк.
Форсаттан файдаланып, без аңардан киләчәккә планнары турында да сораштык. Бик тиздән – 13 майда, «Шәмаил» исемле спектакль куячаклар икән.
– Спектакльдә Марсель Нуриев биеячәк. Музыкасын Эльмир Низамов язган. Спектакльнең хореографы – үзем. Проектның кураторы – Мәскәүдән хореограф Анна Гәрәфиева. Әлеге спектаклебез дә тамашачыларда зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз. «Алтын битлек» премиясен алганнан соң, игътибар бик нык артты, котлаулар бик күп килә, рәхмәт барысына да, – диде ул.
Сүз уңаеннан: «Әлиф» хореографик спектакле беренче тапкыр узган елның сентябрь аенда Камал театрының кече сәхнәсендә куелды. Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольдә – биюче Нурбәк Батулла.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беренчедэн котлыйсым хэм тагы да зур унышларга ирешуен телим. ☺Мин Нурбэкнен кыскача гына чыгышын кургэнем бар иде.Ул вакытта ук шаккатып карап утырган идем .Молодец ???

    Мөһим

    loading