16+

Алтын каләм җиңүчесе "Рүзәл Шәрипов: "Президент та булдым, Гран-при да яуладым"

64 җиңүче, 35 номинация, 96 сәгать эш, 3 телевизион программа, 12 газета, 106 катнашучы һәм бары тик 2 Гран-при! Болар барысы да 25нче ел рәттән «Алтын каләм» балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестивале нәтиҗәләре. 

Алтын каләм җиңүчесе "Рүзәл Шәрипов: "Президент та булдым, Гран-при да яуладым"

64 җиңүче, 35 номинация, 96 сәгать эш, 3 телевизион программа, 12 газета, 106 катнашучы һәм бары тик 2 Гран-при! Болар барысы да 25нче ел рәттән «Алтын каләм» балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестивале нәтиҗәләре. 

“Алтын каләм”дә велосипедта йөрергә өйрәтәләр
Башкаларны үзгәртә. Ә үзе үзгәрәме?
Илдәге вазгыять нәтиҗәсендә бик күп тапкыр күчерелсә дә, фестиваль, ниһаять, оештырылды! Шактый саклык чараларын үтәп инде, әлбәттә. Шуңа күрә ел да бик көчле булган программага шактый үзгәрешләр кертелде. «Волга» яшьләр үзәге территориясеннән чыгарга ярамау сәбәпле, редакцияләргә, журналистика белән бәйле тарихи урыннарга экскурсияләр дә, күп кенә кунаклар белән очрашулар да булмый калды. Тик шулай да, моны онлайн-форматтагы очрашулар алыштырды һәм хәтта Лондон белән дә үзенчәлекле дуслык күпере төзелде!

Фестиваль булачак журналистларны замана белән бергә атларга өйрәтә. Шуңа күрә басма матбугат, телевидение, фото кебек юнәлешләрдән тыш, быел программага видеоблогинг һәм SMM (социаль челтәрдә маркетинг) да кертелде. Монда катнашучылар интернет-журналистика нигезләренә төшенеп, социаль челтәрләрдә үз аудиторияләрен табарга һәм алар белән эшләргә өйрәнде. Бу замана таләпләрен фестивальнең беренче адымнарын ук күргән Рәсимә Галиева да игътибарсыз калдырмады.

–1997 елда Гран-прига ия булдым, хәзер исә инде берничә ел рәттән татар матбугаты юнәлеше кураторы булып катнашам. Әле дә исемдә, беренче елларны ике юнәлеш – татар һәм рус журналистикасы – гына бар иде, бүген бу сан 8гә үк җитте! Моны журналистиканың һәм гомумән дөньяның үзгәреше белән бәйләр идем. Ә «Алтын каләм» сезгә, яшьләргә, карап үзгәрә, үсә һәм камилләшә! – диде ул.

Үткен «Каләм» сере нәрсәдә?
«Фестивальне 10 ел белсәм дә, быел гына аның сере нәрсәдә икәненә төшендем. Беренчедән, бу журналистика иленә йокысыз сәяхәт! Икенчедән, чын олылар тормышына чуму. Монда сезнең эшегез дә, ирешелгән уңышыгыз да олыларныкыннан ким булмаска тиеш бит. Өченчесе исә «Каләм мәктәбе»: биредә барыбыз да үз юлы буенча тәҗрибә туплый. Тик сез монда алган белемегезне һәм бу авыр тормышка балалар карашыгызны ныклап сакласагыз иде!» – дип мөрәҗәгать итте яшь хәбәрчеләргә Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыкның яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге директоры урынбасары Гөлшат Рөстәмова. 

25нче! Үзенчәлеге нәрсәдә?
Башка еллардан аермалы буларак, биредә күренекле сәясәтчеләр белән очрашулар, спорт уеннары һәм кичке күңел ачу чаралары да күбрәк булды. Оештыручылар фикеренчә, бу барысы да яшь журналистлар үзләрен төрле яктан сыный алыр өчен булдырылган. Чөнки элек катнашучыларның үзләрен сәяси, спорт журналистлары буларак сынау мөмкинлеге бик чикле булган. 

Шулай ук быел тәҗрибәле җитәкчеләр белән беррәттән балалар белән эшне күбрәк яшь белгечләр дә алып барды. Шундыйлар арасында 2016 елда фестивальнең Гран-при иясе булган Илгиз Шәкүров та бар иде. «Бу бәйге миңа журналистика факультетына укырга керү һәм Мәскәүне үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге бирде! Шуннан соң дүрт ел эчендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «Илгиз ил гизә» проектын алып бардым, TMTV каналында PR-менеджер булдым, ә хәзер исә ТНВда хәбәрче булып эшлим. Әлеге өлкәдә уңышка ирешер өчен кыю булырга һәм башкалар күрмәгәнгә игътибар итәргә кирәк, шул чакта гына үзеңне креатив журналист буларак күрсәтеп була», - дип уртаклашты Илгиз. 

Нәкъ менә быел беренче тапкыр «Алтын каләм» Президенты постына сайлаулар да уздырылды. Элек дебатларны телевизордан гына күргәнем булды, ә монда исә һәркем диярлек үз кандидатурасын тәкъдим итә алды. Көчемне сынап карыйсы килеп, фестивальнең алдагы үсеш юлларын төзедем һәм.... катнашучылар арасындагы сайлау буенча Президент та булып куйдым! 

Чыннан да, бу бәйге үзеңне төрле яктан сынар өчен мөмкинлекләр яудырып тора. Бу мохитне фестиваль кураторы Алла Абросимова хәтта велосипедта йөрү белән дә чагыштырды «Монда велосипедта таудан төшкәндәге рәхәтлекне сизүдән тыш, анда менгәндәге хисләрне дә тоюыгызны телим. Бу авыр чакларда, үз өстеңдә эшләгәндә генә сизелә. Шушы 5 көн эчендә без сезне юлыгызны тигез генә алып бармаска өйрәтергә тырыштык. 26нчы фестивальгә биредә алган белемнәрегезне тагын да баетып килегез!» – дип сөйләде ул катнашучыларга.

Быел Гран-причыларны кимсеткәннәр?
25нче фестивальнең тагын бер үзенчәлеге: ябылыш тантанасы кызларның тушьларын һәм макияжларын агызмады! Чөнки ике Гран-при да егет кешегә эләкте: бу Түбән Кама шәһәреннән Илья Ковязин һәм... мин үзем, Арчадан! Тик быел КФУның журналистика белгечлегенә бюджет урынында уку мөмкинлеге бары тик Ильяга гына бирелде. Мин исә бу юлламаны икенче елга гына куллана алачакмын, чөнки хәзер 10нчы сыйныфны гына тәмамладым. Гадәттә абитуриентларга гына бирелә торган бу бүләк быел 3нче тапкыр 10нчы сыйныф укучысына тапшырылды!

«Алтын каләм» - яңа дуслар табып, тәҗрибә туплау урыны гына түгел, бу - тормышка юллама бирүче фестиваль! Журналистика өлкәсендә алга таба кайнавыңны яки бу юлны сайламавыңны бары тик шушы фестиваль ярдәмендә генә бәяләп була.

Рүзәл ШӘРИПОВ.
Фото: Азалия АБЗАЛДИНОВА, Рушан БӘЙРӘМОВ

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading