16+

Америкада "игезәк" биналарны шартлатуга 18 ел тулды

Бу бәхетсезлек очрагында барысы 2977 кеше һәлак булган (террорчыларны санамаганда), шуның өстенә, 24 кеше бүгенге көндә дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала.

Бу бәхетсезлек очрагында барысы 2977 кеше һәлак булган (террорчыларны санамаганда), шуның өстенә, 24 кеше бүгенге көндә дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала.

Мин ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. "Беренче" каналдан "Клон" сериалы карап утыра идек. Сәгать кичке җиделәр тула торган булгандыр. Шул вакыт сериалны туктатып, ниндидер коточкыч кадрлар күрсәтә башладылар... Ул чагында әле без нәрсә булганын белмәдек тә, аңламады та...

Дөньяда, илебездә булган фаҗигаларга тәмам күнегеп бетеп барабыз инде. Кичә самолет шартлаган, бүген шахта ишелеп төшкән, кайдадыр җир төтрәгән, терракт булган...Кызганыч, фаҗигаләрның шундый күп булуы без, кешеләрнең башкалар кайгысына битараф каравына китерә. Иртәгә син җәмәгать транспортында барганда берәү аны шартлатмас дип кем гарантия бирә ала? Эшеңдә утырганда офис урнашкан бинаның нигезе рәтләп ясалмаганга ул ишелмәс дип кем әйтә ала? Берәү дә...

Моннан нәкъ 18 ел элек,  ягъни, 2001елның 11 сентябьрендә, Америка Кушма Штатларында кешелек тарихында иң зур террактларның берсе булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу фаҗиганы “оештыручылар”  дип “Әл-Каида” террористлар оешмасы санала. Унтугыз кешедән торган террорчылар төркеме дүрт пассажир самолетын кулларына төшерә. Шуның нәтиҗәсендә, Американың Манхэттен шәһәрендә, Бөтендөнья сәүдә үзәкләренең ике бинасы (көньяк һәм төньяк) шартлатыла. Калган ике очкычка килгәндә исә, аның берсе Вашингтоннан ерак түгел генә урнашкан Пентагонга юнәлә. Соңгы самолетның пилотлары һәм пассажирлары террорчылар белән “көрәш” алып баралар. Нәтиҗәдә, “Әл-Каида” террорчылары самолетны җиргә төшерергә мәҗбүр булалар һәм ул шунда шартлый.

Бу бәхетсезлек очрагында барысы 2977 кеше һәлак булган (террорчыларны санамаганда), шуның өстенә, 24 кеше бүгенге көндә дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала. Күп кешенең гомере биналарны шартлату һәм янгын аркасында  эзелә. Бер бинага самолетлар якынча 78-85, икенчесенә 94-98 катлар тирәсенә “килеп керәләр”. Шуңа күрә, өске катта калган кешеләрнең исән калырга мөмкинлекләре бөтенләй булмый. Бина ишелү һәм көчле янгын аркасында алар барысы да һәлак була. Янгын эчендә калмас өчен, күпләр өстәге катлардан җиргә сикерделәр. Бу иң кызганыч күренеш булгандыр мөгаен. Шартлаудан, террорчылар кулына эләкмичә исән калучыларга  вертолет белән ярдәм күрсәтелми, эвакуация оештырылмый. Пентагонда шартлатылган бина турында артык сөйләмәделәр дә. Ә бит анда да йөз егерме биш кешенең гомере эзелгән. Террорчылар кулыннан зыян күрүчеләргә ярдәм иткәндә полиция хезмәткәрләре дә, янгын сүндерүчеләр дә, “Ашыгыч ярдәм” табиблары да һәлак була.

Биналар шартлатылып, берничә сәгать үтүгә, ФБР хезмәткәрләре “гаеплене” дә тапты. Ул “Әл-Каида” террорчылар оешмасын төзүче Усам Бен Ладен булып чыкты. Аннан соң матбугатта, дүрт самолетны шартлатучы террористларның документлары белән Мөхәммәт Атт дигән кешене дә аэропортта кулга алынуы турында хәбәр таралды. Фаҗига булгыйнча хокук саклау органнары кая караган икән, монысы бүген дә риторик сорау буларак яңгырый. “Ата” террорчы Бен Ладен үзенең бу планын инде 1998 елда ук тормышка ашырырга теләгән була. Аның максаты — яһүд диненнән булган һәм муеннарына “тавык тәпие” тагып йөрүчеләрне җир йөзенән юк итү. Америкалылырның исә  Әфганстанда алып барган сугышлары, ислам динен мыскыл итүләре аркасында барысын да юк итәргә өнди. Үзенең планын тормышка ашыру өчен ул өч елдан артык “тырыша”. Кайбер мәгълүматларга күз салсак, әлеге террактны башкарыр өчен “Әл-Каида” оешмасы 400 000 нән алып, 600 000 долларга кадәр акча түккән. Ә Усам Бен Ладен үзе,  Пакистанның “Тәкбир” газетасына биргән интервьюсында бу җаваплылыкны үз өстенә алудан баш тарта. “Моны яһүдләр эшләргә мөмкин, чөнки алар Бушның президент кәнәфиенә утыруына каршы иде. Һиндстан, Сербия, Россия кебек илләр шартлаткан булсалар да гаҗәпләнмим, әмма бу безнең эш түгел”,- ди ул.

Бен Ладен кебек кешеләрне аңлавы кыен. Бигрәк тә без мөселманнарга. Бер уйлап карасаң, кеше үз идеяләре өчен көрәшә, динен яклый һәм пропагандалый кебек. Икенче яктан исә, Аллаһыбыз бер генә хәдисендә дә, бер генә сүрәсендә дә кеше канын коярга өндәмәгән. Киресенчә, ислам динендә бер кешенең гомерен эзү ул бөтен Кешелек дөньясын юкка чыгаруга тиң гамәл санала. Үз-үзләрен шартлатучы террорчылар дин өчен, ислам өчен шәһит китәбез дип  саныйлар. Шундый юл белән дөньядан китеп алар җәннәткә эләгүләренә ышаналар. (Дөрес булса, аларны бу гамәлне башкарырга әзерләгәндә психологлар бик “тырыша”, җәннәткә эләгүләренә ышандыра икән. Урысча ул “самовнушение” дип атала, ягъни кешегә гел бер үк нәрсәне “тукып” торсаң, ул шуңа инана башлый). Әмма бит Раббыбыз, шәһитлар дигәндә, бөтенләй башка нәрсәне күздә тоткан. Дин белән сәясәтне бутау да дөрес эш түгел. Усам Бен Ладен һәм Американың элеккеге президенты Джордж  Буш арасында килеп чыккан “бәрелешләр” күпме кешенең үлеменә китерде бит.

Газета-журналларда да, телевидение, радиода да 2001 елның 11 сентябрьендә булган вакыйгалар турында күп сөйләде. Кайбер кызыклы фактлар белән бүлешәсе килә.

Терракт вакытында үз-үзләрен шартлаткан биш террорчы берничә көннән ниндидер” могҗиза “ белән исән булып чыгалар һәм  аларның тыныч кына Согуд Гарәпстанында яшәп ятулары ачыклана. Ә ФБР хезмәткәрләре шартлау булгач ук барлык террорчылар исемлеген фото сурәтләре белән бергә төзи. Димәк, бу исемлек алдан ук билгеле була түгелме соң инде? Тагын бер кызык факт бар. Самолетта булган өч террорчы пилот АКШта стажировкалар үтеп, шунда ук очарга өйрәнгәннәр икән. (Бөек Ватан сугышы алдыннан немец инженерлары, пилотларының Советлар Союзыннда укып, өйрәнеп китүе кебек булган инде бу). Шулай ук бер шәһид очучының әнисенең сүзләренә караганда, өч пилотның икесе Чечняда Россиягә каршы сугышкан булган. Моннан тыш, Пентагонда һәм җиргә төшкән самолетлар турында мәгълүмат чараларында да бик аз сөйләде. Хәтта шартлау һәм янгын булган урыннарның фото һәм видео сурәтләрен дә күрсәтүче булмады. Бу фаҗига күпләрнең гомерен эзде, әмма җавапсыз калган сораулар, туры килмәгән фактлар бүген дә шактый.

Күп кенә белгечләр монда  АКШ президентының  үзенең кулы “уйнаган” дип бара. Чөнки президент командасы 2000 еллар башында Бен Ладен һәм Сәддам Хөсәенгә каршы бик көчле пиар-акцияләр алып барды. Шуның нәтиҗәсендә, америкалыларда гына түгел, ә бөтен дөньяда бу ике кешегә карата нәфрәт һәм алардан курку хисе уянды. Дөресрәге, “уятылды”. Усама Бен Ладен һәм Сәддам Хөсаен “ярдәме” белән Буш үзенең бөтен “гөнаһларыннан” котылды, чөнки халыкның икътибары аларга юнәлдерелде, ә президентның кырын эшләренә түгел. Кешелек тарихына һәм Американың үз тарихына күз салсак, кырын эшләрне шундый юл белән “качырып калуның” шактый очракларын күрергә була. Мисал өчен, Гитлер 1933 елда, үзенең сәяси дошманнарына яла ягу өчен Рейгстахны яндыра. 1964 елда исә америкалылар вьетламлылар үзләренә каршы ут ачтылар дигән сылтау белән сугыш башлый. Бу бәрелешләр вакытында 58 мең Америка солдаты һәм 3, 1 миллион вьетнамлы һәлак була. Иң кызык яңалык алда. Баксаң, 1993 елда Бөтендөнья Сәүдә үзәген бер шартлаткан булалар инде. Әмма ул чагында бомбаның күләмен дөрес исәпләмәү аркасында, көтелгән нәтиҗә булмый. Бу шартлауны да ислам террорчыларына “артына язалар”. Чынлыкта исә шартлау АКШ тарафыннан оештырылган, диләр. Җитәкченең төп максаты америкалыларны сугышка өндәү һәм аларның үз теләкләре белән солдат формасын кидерү була.

... Унсигез ел элек йөзләгән кеше һәлак булган урында бүген бушлык. Анда алар рухына шәмнәр генә яна. Шәһәр үзәгендә бик "майлы калҗа" саналган җир кишәрлегендә бушлык. Күрәсең, җирле хакимиятнең андый урында яңа бина төзергә батырчылыгы җитмәгәндер...

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading