16+

«Җан белән сөйләшү»: Марат Бәшәров Казанга чираттагы спектаклен алып килде

«Кайвакыт ислам динен терроризм белән тәңгәлләштерәләр. Безнең максат – әлеге ялган фикерне юк итү», – ди Мәскәү мөфтие, проектның генераль директоры Илдар Аляутдинов. Шул максаттан Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте «Разговор с душой. За гранью» дигән театраль проект тәкъдим итә.

«Җан белән сөйләшү»: Марат Бәшәров Казанга чираттагы спектаклен алып килде

«Кайвакыт ислам динен терроризм белән тәңгәлләштерәләр. Безнең максат – әлеге ялган фикерне юк итү», – ди Мәскәү мөфтие, проектның генераль директоры Илдар Аляутдинов. Шул максаттан Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте «Разговор с душой. За гранью» дигән театраль проект тәкъдим итә.

Мәскәүдә спектакльнең премьерасы 28 февральдә үк булды инде. Казан халкы аны кичә тамаша кылды. Өлгерми калганнар бүген дә башкалада зур шау-шу тудырган спектакльне карый ала әле. Ул Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында кичке сәгать җидедә булачак.

– Быел без берәүне дә битараф калдырмаган бик җитди булган Сүрия темасына алындык. Минемчә, бу теманың никадәр четерекле булуын аңлау өчен, андагы качкыннар белән үзеңә очрашып сөйләшергә кирәк. Марат Бәшәров белән без шулай эшләдек тә. Әлеге спектакль безгә дини тәгълиматлар яшеренгән радикаль агымнарның, ялган идеологиянең нинди зур бәлагә китерәчәген күрсәтә, – дип аңлатты спектакльнең төп мәгънәсен Илдар Аляутдинов.


«Разговор с душой» проекты башта Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә туры китереп үткәрелгән. Исеме дә «Мәүлид» булган. Тора-бара оештыручылар, спектакльдә күтәрелгән темалар мөселманнар өчен генә түгел, барлык конфессияләр өчен дә кызыклы булыр, дип, аны күбрәк халыкка чыгару ягын караган.

– Бу – һәр кеше өчен дә файдалы проект. Кызганыч, хәзерге заманда кайбер кешеләр ак белән караны аермый. Ә бу спектакль нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен аерып күрсәтәчәк, – диде Илдар Аляутдинов.

Оештыручылар сүзләренчә, мондый проект әлегә – дөньяда бердәнбер. Спектакль тулысынча заманча технологияләрдән тора. Әйтик, Мәскәү сәхнәсендә проекцион сетка кулланганнар. Гомумән, башкаладагы куелышка ун миллионнан артык акча киткән. Финанс ягын хәйрия фондлары, ислам дине хәленә битараф булмаганнар каплаган. Татарстанда хәл башкачарак. Инде икенче ел безнең проектка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итә. Татарстан Министрлар кабинеты, Мәдәният министрлыгы да спектакльгә битараф калмаган икән. Проекттан кергән акчалар Сүрия качакларына ярдәм итү өчен тотылачак.
Спектакльне танылган актер, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров куя. Ул шулай ук төп рольне башкаручы да.

– Минем тормышымда бөек театр, кино режиссерлары белән эшләү бәхете елмайды. Алар өйрәткән барлык әйберләрне мин шушы спектаклемдә кулландым. Берьюлы актер да, режиссер да булу авыр икән. Син үз-үзеңә читтән карап бәя бирә алмыйсың. Ә актер гына булсаң, үз ролеңне уйныйсың да тыныч күңел белән сәхнә артына кереп китәсең. Ләкин мине кешеләрнең спектакльдән алган тәэсире илһамландыра. Бүген «Казан» аэропортыннан мине театрга алып килгән таксист борылды да: «Мин, сезнең спектаклегезне карар өчен, хатыным белән Мәскәүгә кадәр бардым. Бик зур рәхмәт сезгә! Кайбер урыннарда мин хәтта елап утырдым. Күп нәрсә уйланырга мәҗбүр итте. Бүген дә киләчәкбез», – диде. Гади тамашачының менә шул сүзләре өчен дә эшләргә кирәк, – диде Марат Бәшәров.
Спектакльдә катнашкан бер генә актер да монда очраклы түгел. Яшьләргә «Кадетство» сериалы, «Елки» киносы аша таныш булган Александр Головинны гына алыйк. Ул биредә фәрештә ролен башкара.
– Безгә актерның оста уйнавы гына түгел, тормышта да яхшы кеше булуы мөхим иде. Александрны 30 кандидат арасыннан сайлап алдык, – диде спектакльнең продюсеры Азат Галямшин.

Ә менә җен ролен башкаручы, спектакльнең сценарий авторы Ренат Абяновка, үзе дини кеше булганга, роле эмоциональ яктан бик авыр бирелгән.
– Мин кешеләр артыннан күзәтергә, үз-үземдә «актарынырга» яратам. Дини кеше буларак, җенне уйнау бик авыр бирелде. Дөрес юлдан тайпылмас өчен, җомга намазын укыйм, – диде ул.
Ренат беренче сценарийны Илгиз Зәйниев белән бергә иҗат иткән иде.
Спектакль бию, музыка, җыр белән үрелеп барачак. Композиторы – Айдар Хәмзин. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән Шарит Умханов спектакльнең вокал өлешен башкарачак.
Казан тамашачысыннан соң әлеге спектакль Башкортстан, Кавказ, Казахстан, Кыргызстан якларына гастрольләргә китәчәк.

Фото: vm.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading