16+

«Җан» дигән 9 граммлы «флешка»да ниләр бар?

Әй рәхәт тә соң шушы интернет дигәннәре! Ни генә юк монда. Пешерәсең киләме, тозлыйсың, кайнатасың киләме, бәйлисең-тегәсең, чигәсең киләме? Бөтенесен аңлата, күрсәтеп бирә. Рецептлары, кул эшләре белән бүлешкәннәргә мең рәхмәт дия-дия, үзеңә кирәген сайлап аласың.

Әй рәхәт тә соң шушы интернет дигәннәре! Ни генә юк монда. Пешерәсең киләме, тозлыйсың, кайнатасың киләме, бәйлисең-тегәсең, чигәсең киләме? Бөтенесен аңлата, күрсәтеп бирә. Рецептлары, кул эшләре белән бүлешкәннәргә мең рәхмәт дия-дия, үзеңә кирәген сайлап аласың.

Әмма да башлы кеше уйлап чыгарган инде моны, рәхмәт төшкере.
Аннан бераз интернетыңны ябып, башыңны ял иттерә-иттерә, ашарга пешерә башлыйсың. Интернеттан да аласың инде, гомер буе пешеренгән тәмнүшкәләреңне дә онытып бетермисең.

Бәрәкалла, башта да шактый гына рецепт дигәннәре саклана икән бит безнең. Менә сиңа ачыш – безнең баш та үзенә күрә компьютер икән лә. Кнопкасына басасы юк, утына, интернетына түлисе юк. Безгә Аллаһ тарафыннан, аналарыбыз карыныннан якты дөньяга чыкканда ук бирелгән бик кадерле, бик кирәкле бүләк. Күбрәк белгән саен баш миендә сырлар арта гына бара, диләр икән галимнәр.

Аннан инде, баш миендә яңа информациягә урын калмагач, компьютерның хәтерен флешкага бушаткан шикелле, без дә күп кенә мәгълүматны җан-флешканың түренә үк урнаш­тырып куябыз.

Җан дигән флешка. Галимнәр күз белән күреп, кул белән тотып булмый торган шул җисемнең авырлыгын да исәпләп чыгарганнар. 9 грамм.

Менә шушы 9 граммлы җан-флешкага кешенең гомер буе җыелган күпме хисләре сыйган, җан түреннән урын алган дисәң дә инде, 9 граммның түре кайдадыр да, ишек каты кайдадыр тагын.

Тик менә беркөн килеп шул 9 грамм давыллый башласамы? Диңгездән ким кыланмый инде бер дә. Җан әрни, җан елый, сыкрый, сызлый, дибез. Һе, 9 граммга күпме фигыль. Диңгездәй дулап алгач, бушанып-чистарып кала җан.Тозлы күз яшьләре белән күпме кайгы-хәсрәтләр юылып китә кеше җаныннан. Яңа дөнья мәшәкать-борчуларына урын ачыла. Вакыт-вакыт бушанып алмаса, чыдый алмас, ярылыр иде ул кеше җаны. Тик компьютерны төзәткән кебек төзәтеп булмый шул сине, җаныкаем-бәгырькәем.

Тәнгә доктор булса да, җанның докторы юк аның, юк. Тулып-ташып, чикләреннән чыккач, тәнне ташлый да китә ул 9 грамм, саубуллашып та тормый. Кайвакыт кешене озак йок­лады нигәдер дип, барып уятыйм дисә... Күкләргә ашкан 9 грамм. Без күрә алмый торган чикне узган. Ул чикнең теге ягында ниләр булганын без – калганнар белә алмыйбыз, безгә – исәннәргә – моны белү мөмкин түгел әлегә. Ә киткәннәр иң соңгы мизгелдә ниләр кичергәннәрен шулай ук сөйли алмыйлар.

Ике арада күзгә күренмәслек чик һәм дөньялыкта чакта сине сөйләткән, уйлаткан, көлдергән, елаткан, ә бу мизгелдә тәнне ташлап киткән 9 граммлы җан. Менә шул мизгелдә тыңлый-ишетә алсаң икән аны! Адәм баласы күпме ялгышлыклар ясамыйча калыр иде гомер агышында, гомер барышында.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир


 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading