Шәһри Казан

“Вәсилә, хәлләрең ничек?” - дим. “Әти миңа сезнең белән сөйләшмәскә кушты...”

Укучыларыбыздан бала тәрбияләү мәсьәләсендә фикерләрен сораштык.

Нурулла Гайнуллин, мәгариф ветераны:

 

- Бала динле булсын. Дин тәрбиясе алып үскән кеше начар юлга басмый. Коръән күрсәткән юл – иң дөресе, бу Изге китапта кешелек җәмгыятенә каршы булган бер генә сүз дә юк. Аллаһының барлыгын таныган һәм табынган кеше кыямәт көнендә җавап тотачагын белеп, гөнаһлы гамәлләрдән һәм хокук бозулардан барыбер дә тыела, үзенең адымнарына җаваплы карый.

 

Реклама

Нәҗибә Сафина, шагыйрь:
- Ана теленә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән тәрбия әһәмиятле. Катнаш гаиләләрдә тәрбиянең әлеге асыл җебе өзелә яки зәгыйфләнә. Әнисе – татар, ә әтисе рус булган Василисага “татар телен дә бел” дигән идем. Бер очраганда “Вәсилә, хәлләрең ничек?” - дидем. “Әти миңа сезнең белән сөйләшмәскә кушты”, - дип, русча җавап бирде Васелиса. Каршылыклы тәрбиядә үскән кешенең психикасы тотрыклы булачагына шикләнәм.

Ризәлә Исмәгыйлева, журналист:
- Атаклы педагог-язучы Василий Сухомлинский, балаларны нинди генә алымнар белән тәрбияләсәң дә, алар барыбер дә, күбрәк ата-анасының холкына охшый, дигән. Димәк, ата-ана яшь буынга һәрьяктан яхшы үрнәк булырга тиеш. Ана кеше эштә түгел, ә өйдә балаларын тәрбияләүдә булсын иде. Кызганыч, акча җитмәү хатын-кызны да эшкә чыгарга мәҗбүр итә. Ата кеше эштә булса да, аның һәр сүзе сабыйга “закон” кебек кабул ителергә тиеш.

Рәдиф Гаташ, шагыйрь:
- Сәвия малае, дип дәшәләр иде миңа. Әтием Кәшфулла Бөек Ватан сугышында һәлак булган.  Безне 1941 ел сабыйларын әниләребез һәм алабута белән кычыткан саклап калды. Тол калган аналарга рәхмәт! Алар сабыйларын тырышып-тырмашып аякка бастырдылар. Мин әнидән курыкмадым, әниемә минем аркада авыр сүз төшмәсен иде, дип курыктым. Хәзерге заман балаларын тәрбияләгәндә җаваплылык төшенчәсенә әһәмият бирергә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: