16+

Ана күңеле - балада? Яки Президент пособиеләрен аналар нәрсәгә тоткан?

“Гомер уза, кием туза...” дигәндәй, җәйнең кыл уртасына килеп басканыбызны чамаладыгызмы соң? “Туза” дигәннән, кием генә түгел, күп нәрсәләр туза бит ул. Мәсәлән, акча...

Ана күңеле - балада? Яки Президент пособиеләрен аналар нәрсәгә тоткан?

“Гомер уза, кием туза...” дигәндәй, җәйнең кыл уртасына килеп басканыбызны чамаладыгызмы соң? “Туза” дигәннән, кием генә түгел, күп нәрсәләр туза бит ул. Мәсәлән, акча...

“Акча тота беләбез лә, булсын гына иде әле менә!” – дип тагын бер уйлап куйган  укучыларыма берничә кызыклы хәбәрем бар. 
Хезмәт хакына бер генә караш
 “Перспектива” фәнни-техник үзәге 18 яшьтән узган 1,5 мең кеше арасында “Кеше башына күпме керем аласыз?” темасына телефон сораштыруы уздырган. Соңгы дүрт ай эчендә ил буйлап 15 мең сумнан азрак керемгә яшәүчеләр саны илнең яртысын диярлек тәшкил иткәнлеге – 6,5 процентка артып, 44,6 процентка җиткәнлеге ачыкланган. 

Ә сез 5 000 сумнан да азрак керемгә яшәүчеләр бар икәнен белә идегезме? Андыйлар саны июньдә ил күләмендә 8,1 процентка кадәр арткан диләр. Кеше башына 100 000 сумнан да артык керем алучы ватандашларыбыз да үрчегән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, андыйлар саны бүген бөтен ил халкының 2,1 процентын тәшкил итә.

Ана күңеле – “алло”да
Хәтерегездә булса, Илбашыбыз фәрманы белән, 1 июнь һәм 1 июль иртәләрен төрле төсле якты нурларга күмеп, 16сы тулмаган һәр бала башына 10ар мең сум таратып чыкканнар иде. “Коммерсант” порталы исә әлеге акчаның балаларга “нинди төстәге күлмәк-ыштаннар алуга” киткәнен тикшереп карамакчы булган... Ләкин бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә тап булган. 

Баксаң, алганчы бу акчаны бала киемнәренә, ашауга, уенчыкларга тотарга җыенган халыкның күбесе акчаны... яңа телефоннарга туздырып бетергәнлеге ачыкланган. 

Июньнең беренче атнасында бәяләре якынча 10ар мең сум торган мобиль җайланмалар сату күләме 1,5 (!) тапкырга арткан. Июльнең беренче берничә көне дә якынча шундый нәтиҗәләр биргән... Әби-бабайларның “ыштансыз бер җиргә каеш” дип көлә торган урыны шушыдыр инде. 

...Пандемиянең алдан көтелгән нәтиҗәләре инде күзгә үк күренә башлаган булырга тиеш... Ни өчен дигәндә, күзәтүләр күрсәткәнчә, карантинга якын катгый чикләүләр бетерелгәннән соң, халык кибетләргә туй күлмәкләре алырга чыгып чапкан. Шул рәвешле июнь аенда гына да туй күлмәкләре сату күләме өч тапкырга арткан ди. 

Социаль дистанцияне сакламау көтелмәгән нәтиҗәләргә китерәчәген әйтеп тордылар, ләбаса!

Үзегезне һәм социаль дистанциягезне саклагыз, дуслар. Саулык – иң зур байлык теләп, мин, Әмир Исламов дип белерсез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Экият, балалары бугеннарга кулмэк туй кулмэге нигэ ди

    Мөһим

    loading