16+

"Ана ул йокламый, сабые юрганын ачса да уяна..."

Мин кечкенә чакта әниләр, дәү әниләр төнлә йокламый дип уйлый идем, чөнки төннең кайсы вакытында гына әнигә йә дәү әнигә эндәшсәм дә, аларның: “Әү, кызым”, – дип мендәрдән башларын күтәргәннәрен хәтерлим. Белмим, никадәр яшемә кадәр моңа инанып яшәгәнмендер, анысын хәтерләмим. Әмма минем моңа һич шигем юк иде: ана кешеләр төнлә йокламый!

"Ана ул йокламый, сабые юрганын ачса да уяна..."

Мин кечкенә чакта әниләр, дәү әниләр төнлә йокламый дип уйлый идем, чөнки төннең кайсы вакытында гына әнигә йә дәү әнигә эндәшсәм дә, аларның: “Әү, кызым”, – дип мендәрдән башларын күтәргәннәрен хәтерлим. Белмим, никадәр яшемә кадәр моңа инанып яшәгәнмендер, анысын хәтерләмим. Әмма минем моңа һич шигем юк иде: ана кешеләр төнлә йокламый!

Менә үскәч, мин дә йокламый торган булырмын. Ә хәзер мин бала, шуңа күрә йокламыйча булмый, дип балалык беркатлыгым белән фикерләгәнем истә.

Еллар үтте, тәмле сабый йокылары безне дә балачактан үсмер, яшьлек елларына алып килде... Без дә гаилә кордык, үзебез дә әни булдык. Әлбәттә инде, тәүге җимешемне – газиз баламны кулыма алганда мин ул вакытларда беркатлы ышануымны елмаеп кына искә ала идем. Әмма мин шуны аңладым: әни булганчы йоклаган йокылар алар бөтенләй башка булган икән. Чыннан да, хатын-кыз әни булганнан соң йокыны башка төрле кичерә икән. Аның әйтерсең дә, тәне, гәүдәсе йокласа һәм ял итсә дә, күңеле һәрчак уяу, чөнки ул тынгысыз күңел белән йөрәк парәсе арасында күзгә күренми торган җепләр үтә. Алар ялгыш кына тартылып китәләр дә, баласының һәр хәрәкәтен, фигылен бар күзәнәге аша тоялар. Хәтта төнлә дә. Шуңа да әниләр йокысы ул башка, ул үзгә, ул бик тә сизгер һәм нечкә кыллар белән уратып алынган.

Юкка гына җырларда да "Ана ул йокламый, сабые юрганын ачса да уяна..." дип җырламыйлар. Белмим, нинди серле һәм илаһи тоемлау салынгандыр Аллаһы тарафыннан әниләр күңеленә?!

Әниләр көнендә әни дигән бөек исемне йөртүче барлык хатын-кызларны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Дөрес, әниләребезне һәр көнне яратырга, аларга кадер-хөрмәт күрсәтергә, игътибарлы булырга тиешбез. Әмма тәгаен бер көне билгеләп куелгач, бу көнне тагы да игътибарлы һәм кайгыртучан булыйк.
Төнге йокыларын калдырып, йөрәк җимешләрен үстергән, тәрбияләгән, балаларын бер күз карашыннан тоеп, кочагына алып тынычландыра, җылы сүзләр таба белгән хөрмәтле әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм көне белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ике дөнья бәхете, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, кадер-хөрмәтен тоеп, аларның уңышларына куанып яшәүләрегезне телибез. Аллаһы Тәгалә төнге сәгатьләрдә җылы урыннарыгыздан торып балаларыгыз янына атлаган адымнарыгыз саен әҗер-савапларын насыйп итсен. Шул адымнар белән җәннәтләргә атлап керүләрегез насыйп булсын. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Айсылу Юлдашева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading