Шәһри Казан

Анастасия Завьялова: «Инвалид булмавымны исбатлап яшим»

Бердәнбер баласының тууын әнисе, табиблар сүзенә дә карамый, өметен өзми, 18 ел буе көтә. Ә инде озак көтелгән сабыйның кыз да буласын белгәч, шатлыгы чиктән аша. Әнисенең үзен озак көткәнен йөрәк астында яралган җан да сиземли, күрәсең, кызчык дөньяга килергә ашыга: алты айдан ук аваз сала.

Көтеп алынган кыз

Кызы туган шатлыктан күкнең җиденче катында булган ана кеше бөтен авырлыкларга да түзә. Настя үзе дә яшәр өчен туган бала була, тормышка теше-тырнагы белән ябыша. Бераз үсә төшкәч, баланың физик мөмкинлекләре чикләнгән булуы ачыклана. Аның аяклары хәрәкәтләнүенә, йөреп китүенә табиблар бернинди дә гарантия бирмиләр. Настя, балалык акылы белән баштарак үзен, башкалардан берни белән дә аерылмыйм дип уйлый. Ләкин үсә төшкән саен, тәгәрмәчле арба этеп йөрүче әнисен бик кызгана. Төшеп йөгерәсе, туп артыннан чабасы, күбәләкләр куасы килсә дә, аяклары йөрмәгәч, хыялларына да, иң аянычлысы – әнисенә дә берничек тә ярдәм итә алмый. Ә менә балачагындагы бер мизгел Настяның тормышын баштанаяк үзгәртә.

Вәгъдә

Кызга сигез яшьләр чамасы була. Әнисе белән автобуста баралар. Шунда йөртүчегә кондуктор: «Ишекне ач! Монда бер хатын инвалид бала белән!» – дип кычкыра. Кондукторның «инвалид» сүзе кызның йөрәген телеп үтә бу мизгелдә. «Ул – инвалид?!» Бу сүзнең иясе – кызчык аңында ярдәмгә мохтаҗ, үзенең берни дә хәленнән килми торган, башкаларга бер бәла булып күз алдына килә. «Мин инвалид түгел, инвалид булмыйм!» – дип, шул көнне үз-үзенә сүз бирә һәм бүгенгә кадәр шушы вәгъдәсендә тора Анастасия Завьялова.
Сүз бирү – бер нәрсә, аны үтәү – бөтенләй икенче. Бу вәгъдәсенең күпмегә төшкәнен кыз үзе һәм әнисе генә беләдер. Инвалид булмас өчен, табиблар артыгын өметләндермәсә дә, кыз операция өстәленә пычак астына ятарга да ризалаша. Һәм могҗиза – әллә катлаулы операциянең ярдәме тия, әллә инде кызның үҗәтлеген, тырышлыгын күреп язмыш агай бераз мәрхәмәтләнә, Настя тәгәрмәчле арбадан төшеп, култык таяклары ярдәме белән булса да, үз аякларында йөри башлый.

– Җиргә аягың белән басып йөрүнең бөтен рәхәтлеген үзе моны кичергән кеше генә аңлый аладыр. Мин тәпи киткәч, әнием дә арба этеп йөрүдән котылды. Мин дә инвалид булудан туктадым, – ди Настя, ул көннәрне искә төшереп.

Максатка илтүче адымнар

Шушы тәүге җиңү кызны яңа уңышларга да канатландыра. Ул башкалабызның 78нче мәктәбе каршындагы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү үзәге «Форватер»ны – көмеш медальгә, аннары Казаныбыздагы Россия Дәүләт хокук университетын кызыл дипломга тәмамлый. Диплом алганда, бүтәннәргә эш урыны тәкъдим итеп, аны коры калдырып, тагын бер тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән икәнен искә төшерәләр кызга. Тырышканыңны күрсә, Ходай да ярдәменнән ташламый икән ул үзе. Бүген Настя Завьялова шәһәр мәгариф үзәгендә юрист булып эшли. Үз эшен ярата. Инвалид булмавын тагын бер тапкыр шулай исбатлый. Әлеге үзәк башкалабызның биш мәктәбендә «Шәфкатьлелек дәресләре» үткәрә. Бу проект Россиянең җиде шәһәрендә уңышлы эшләп килә. Аның берсе – Казан. Үсмерләр каршында дәресләрне мөмкинлекләре чикләнгән, ләкин тормышта үз урыннарын тапкан егет-кызлар үзләре уздыра.

– Беркем дә, мин иртәгә инвалид булмам, дип әйтә алмый. Тумыштан ук төрле чирләр белән җәфаланганнар янына көн саен төрле фаҗига-һәлакәтләр корбаннары булганнар да өстәлә. «Менә шундый көтелмәгән хәлләрдә калганда, яшәүне дәвам итәрлек көчне ничек табарга?» Үсмерләрне шушы сорауларга җавап бирергә өйрәтәбез. Безнең дәресләрдән соң алар игелеклерәк, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак, ярдәмчелрәк була башлыйлар, шунысы сөендерә, – ди Настя, дәресләрнең нәтиҗәсенә тукталып.
«Юность» мәдәният сарае каршында эшләп килүче театр студиясенә дә шуңа – кешелекне мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата мәрхәмәтлерәк булырга өйрәтү өчен йөри. Настя катнашкан (ул анда хуҗасы җәберләгән һинд курчагын уйный) «Ватылган уенчыклар» спектаклендә катнашу өчен бөтен Казан буенча шул максат белән йөри.

Әни кызы бәхете

Реклама

– Язмышыма үпкәләмим, ул миңа дөньядагы иң әйбәт әнине бирде, мин моның белән дә бик бәхетле. Авыру булсам да, мине ташлап калдыру уе әнием башына беркайчан да кереп карамаган. Ә бит әниләрне сайлап алмыйлар, таза-сау нәниләрен калдырып киткәннәре турында да ишетеп торабыз. Ә минеке: «Баламның-җаным кисәгенең кайдадыр читтә, миннән башка газаплануын белеп, мин ничек тыныч күңел белән яшәргә тиешмен?!» – дигән. Мондый тәкъдимне әниемнең җәфаланганын, тормыш йөген берүзе сөйрәвен күреп торган «яхшы» күңелле кешеләр биргән булган, – ди Настя.
Әйе, алар бөтен авырлыкларны да, шатлык-уңышларны да әниле-кызлы бергә күтәрәләр. Ике иңгә бүлгәч, авырлыклар әллә ни авыр да тоелмый, ә шатлыклар тапкырлана. Янәшәңдә сине яраткан кешең, синең аңа кирәк булуыңны тою иң авыр, түзә алмаслык чакларда да кызның өметен сүндерми. Ә бит авырлыклар аны көтеп чират торганнар диярсең.

Дөнья караңгылангач...

13 яшьлек чакта дәвалау физкультурасы күнегүләрен башкарганда, Настя, егылып, башын бик нык бәрә. Аңын югалта. Дөньяга ашыгып килгән, җитлекми туган балаларның болай да күз һәм күрү проблемалары була. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, егылып, Настя күзләренең челтәр сыман катлавын җәрәхәтли. Дөнья яктысын күрер өчен, тагын дүрт тапкыр операция кичерергә туры килә кызга.
Настя белән сөйләшкәндә, мин аның оптимизмына шаккаттым. Хыяллары-максатлары белән уртаклашканда, күзләрендә очкыннар җемелдәгәнен дә күрдем, җаны исән кешедә генә була ул. (Аптырамагыз, җаны сау булмаганнар, хәтта үлгәннәр шактый хәзер.) Баксаң, бер күз белән генә карап яши икән ич 24 яшьлек кыз! Ләкин күңел күзең сау булса, шул бер күз дә дөньяның матурлыгын да, яшәүнең ямен дә күрә ала икән. Икенчесен табиблар күрә башлар дип өметләндермәсәләр дә, Настя үзе башкачарак уйлый:
– Шөкер, әлегә берсе күрә. Кемнәрдер минем кадәр күрүдән дә мәхрүм бит әле. Табибларга рәхмәт. Аннары медицина бер урында гына тормый ич. Икенчесен дәвалауның да берәр юлын табарлар.
Дөрес әйтә: бу яшьтә тормыш диңгезендә батмый калу өчен, өмет җилкән булырга тиеш. Настя моны яхшы аңлый. Һәм иң мөһиме: үзенең эш гамәлләре белән башкаларга да аңлатырга тырыша.
 
I канал фатихасы

Тормышы гел караңгы төсләрдән генә тормый кызның. Анда шатлыклы мизгелләр дә шактый. 2009 елда Казанга беренче канал журналистлары килеп, өйләрендә кунакта булган көнне мәңге онытасы юк Настяның. Наталия Метлина, Мария Киселева, Сергей Колесников, Дон Петров һәм башка журналистлар өйләренә килеп, бүләк-күчтәнәчләр калдырып, хыялының тормышка ашуын теләп китәләр.

Настяның юрист булу теләге телевизордан бара торган хөкем тапшыруларын карый башлагач бөреләнә. Телевидениедән килгән апа-абыйлар белән дә шул хыялын уртаклаша кыз. Ә тегеләре, үз чиратларында, аның тормышка ашуын телиләр. Хәзер ул күңелле мизгелләр турында фоторәсемнәр сөйли.
 
Максатчан энҗе

Настяларның гаилә альбомында горурланып күрсәтә торган фотосурәтләр шактый. Быел аларның саны тагын да артты. Әле күптән түгел генә декабрь аенда узган мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызларның «Татарстан энҗесе – 2017» IV республика конкурсында катнашуын мәңгеләштергән мизгелләр. Әйе, быел Анастасия Завьялова, бу мәртәбәле конкурста катнашып, «Татарстанның иң максатчан энҗесе» дигән исемгә лаек булды.
– Конкурс турында белгәч тә катнашасым, үземне сынап карыйсым килде. Шундый инде мин. Тиктормас, – ди Настя, оялчан елмаеп. – 40лап кыз арасыннан уныбыз финалга үтте. Алар арасында мин дә бар идем! Оештыручыларга рәхмәт: без әлеге конкурска әзерләнгәндә дә, аның барышында да үзебезне сау-сәламәт кешеләр итеп тойдык: җырладык та, биедек тә, бүтәннәрдән ким булмавыбызга башкаларны да, ә иң мөһиме, үзебезне инандырдык.
Конкурс финалында катнашучылар бу кызны хәтерлиләрдер әле. Бөек рус шагыйре Пушкинның «Евгений Онегин» әсәрендә Татьянаның Онегинга язган хатын Настя тыңлаучының һәр күзәнәге зыңлап китәрлек итеп укыды. Гыйшык утында янган геройның, яшь кызның хисләрен бөтен тулылыгы белән ачып салырга тырышканын жюри да күрде, билгеле.

Кызны жюри бик дөрес бәяләгән. Настя Завьялова бүген дә зур хыяллар, олы максатлар белән яши. Диссертация яклап, магистр дипломына ия булырга уйлый кыз. Моның өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Инглиз телен ныклап өйрәнә. Балачактан ук дуслашкан китаплары белән дә элемтәсен ныгыта гына бара. Бүген инде ул үзенә акыл-зирәклек тупларга, тормыш кыенлыклары алдында каушап калмаска өйрәтә торган китапларны сайлый. Дуслары да күп Настяның, алар барысы да кызның әлеге конкурста җиңүенә үз өлешләрен керткән, интернет-тавыш биргәндә, нәкъ менә Настяны сайлаганнар.

– Элек безнең кебекләргә бик кыен иде. Әниемнең мин утырган арбаны этеп баскычтан менәргә тырышуын әле дә оныта алмыйм. Хәзерге замандагы төрле социаль программалар мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итә. Махсус күтәргечләр, пандуслар яшәвебезне җиңеләйтә. Аннары мин үзем «Забота» («Кайгырту») такси хезмәтенә дә бик рәхмәтлемен.
Настя – рус кызы, татарча сөйләшә алмаса да, аңлый. Мәктәп ярдәм иткән. Бүләк итеп алып килгән китабымнан шигырьләр дә укып алды.

– Инвалидлык – кешенең аңында. Кем үзен ничек хис итә бит. Кемдер аяк-кулы сау-таза килеш тә елап-сыктап яши. Язмышыма да үпкәм юк. Аллаһ кеше күтәрә алмаслык кайгы да, авырлык та бирми. Миңа шундый сынаулар төшкән икән, димәк, минем аны узарлык көчем бар. Һәркемнең гомере бер генә, аны үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Мин шуны һәм инвалид булмавымны исбатлап яшим, – диде яңа танышым, сүзләренә катгыйлык өстәп, саубуллашканда.

Бу очрашуга яңа аяк киемем кырып, нык авырттырганга аксаклап барган идем. Сызланудан, исәнләшкәндәге елмаюым да бик ихлас чыкмагандыр. Ә инде күңелендә яшәү дәрте, кешеләргә рәхмәт хисләре ташып торган 24 яшьлек Настя Завьялова белән сөйләшкәч, мин аның яныннан яшәүнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлап чыктым. Рәхмәт сиңа моның өчен, көчле рухлы яңа танышым.

Елена ГРЕДЮШКО фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: