16+

“Әниең акылдан шашкан”

Танышым сөйләгәннәрне сезгә дә бәян итәргә булдым.

“Әниең акылдан шашкан”

Танышым сөйләгәннәрне сезгә дә бәян итәргә булдым.

Барысы да әниемнең күршесе шалтыратуыннан башланды.

– Кояш, сәлам.
– Сәлам, Зәйнәп апа, - дидем мин гаҗәпләнеп.
– Исән-саулармы, балалар ничек? - дип дәвам итте ул.
– Барысы да әйбәт, рәхмәт, - дидем дә, борчыла ук башладым. 

Күршебез бер дә юкка шалтыратмый, берәр сәбәбе бардыр моның. Сиземләвем мине алдатмаган.
– Кояш, ә син әниең белән күптән күрештеңме?
Шул вакытта мине гаеп хисе урап алды. Авыр сулап куйдым. Әнием икенче шәһәрдә яши. Арабыз 300 чакрым юл. Улым быел бердәм дәүләт имтиханнары бирергә әзерләнә, икенчесе балалар бакчасына йөри. Еш чирли. Менә шулай гаилә ыгы-зыгысына чумып, тәмам онытылганмын. 
– Күптән, Зәйнәп апа, – дидем авыр сулап. - Менә шимбә көнне кайтырга җыенган идек. 
– Ә син әниеңнең тавышында, яки үз-үзен тотышында бернинди дә сәерлек сизмәдеңме? - күрше апа сак кына сорап куйды. 
– Юююк, Зәйнәп апа, бар да тәртиптә кебек.

– Бәлкем, кысылырга да тиеш түгелмендер, алай да әйтим. Әниең картлык көнендә акылдан шаша, - дип тезеп китте күрше апа. – Бер ир-ат белән чуала. 
– Юкны сөйләмә, Зәйнәп апа, әнигә җитмеш яшь, ниткән гыйшык-мыйшык.
– Ии, балам, - дип үпкәләп җавап бирде күрше апа. - Мин нәрсә турында сөйләгәнемне беләм! Барысын да үз күзләрем белән күрдем! Әниең миңа барысын да сөйләде! Кичә без аның белән урамда очраштык. Баштан күрми узып китте, дәшәргә туры килде. Ә ул миңа: "Гафу ит, Зәйнәп, мин бик ашыгам, балык сатып алырга телим. Ничек уйлыйсың, хекмы, әллә минтай тәмлерәкме?" – ди миңа. "Сания,  син балык яратмыйсың бит " дим. Ә ул миңа: "Бу минем өчен түгел, ә Василий өчен. Ул үтереп балык ярата, аның өчен әзерлим". Ну, Кояш, аңлыйсыңмы, хәзер?!

– Аптырашта калдым әле, бәлки ул танышы гынадыр, – Ә үзем әниемнең дуслары, элекке хезмәттәшләре арасыннан берәр Василий исемле ирне искә төшерергә тырышам. 
– Картлык көнендә ниндидер Василийны тапкан, алай гына түгел,   йортка керткән. Хәзер бу Василий аның фатирында яши, күз алдыңа китерәсеңме? Ә бәлкем ул бомж, элекке зек, алкаш яки маньяктыр? Әллә кемнәр бар. 
Ишеткәннәрдән тынып калдым. Ә Зәйнәп апа тезде генә.

– Әйе, әйе, әйе! Сания үзе шулай диде! "Урам буйлап барам, карыйм, ә ул җирдә ята, күзләре белән мөлдерәтеп миңа карый үзе. Мине күргәч, башын күтәрде, якынлашты. Хәер, кеше кыяфәтенә керттем аны. Юындырдым, сырпаланып йөри хәзер. Дөньям тулыланып киткән кебек булды
– Рәхмәт сезгә, - дидем дә мин, трубканы куйдым. 
Яңалыклардан шаккатып, фикер йөртү сәләтемне югалттым. Калтырый башладым. Нинди эчкече, нинди бомж. Башым чатнап авырта башлады. Картлык көнендә әни мондый адымга бара алмас иде. Өйдә ирем белән бу хакта сөйләшеп алдык. Ул да шаккатты. Икәүләшеп, тиз арада җыендык та, юлга, әни янына кузгалдык. Коткарырга кирәк. Болай булмый. Күз алдыма йолкыш, сакал-мыегы үскән, киемнәре ертылып беткән, сасы ис бөркеп торучы бер олы яшьтәге ир-ат килде. 

– Сәлам, - әни безне ишек төбендә гаҗәпләнеп каршы алды. 
– И, и кызым, әллә бер-бер хәл булдымы? Ник атна уртасында кайтып төштегез. Кияүнең дә, синең дә кәефең юк.  
–  Әни, – дидем сак кына, - син үзең генәме?
– Юк, – ул елмаеп җибәрде, - Мин Василий белән. 
 Димәк, барысы да дөрес!
– Ә ул кайдан килгән? - дип сорадым, тавышымдагы калтырауны басарга тырышып.
– Мин аны урамда таптым, - Әни бер тамчы да оялмыйча сөйли башлады. – Яңгыр астында калган, шундый мескен кыяфәттә, ярдәмчесез. Мин үтеп китә алмадым. Бик кызганыч булды. Ләкин хәзер мин ялгызым түгел. Өйдә ир-ат пәйда булды.

Мин әнине тыңлый-тыңлый аш-су бүлмәсенә үттем. Чыннан да, әллә әни акылдан шашкан инде. 
– Әни, алай булмый бит, – дидем мин ачуланып. – Теләсә кемне өйгә алып кайтмыйлар бит инде. Бәлкем, ул карак яки җинаятьчедер. Куып җибәр! Кайда соң ул үзе. 
– Кунак бүлмәсендә кәнәфидә йоклый, - дип аптырап җавап бирде әни. – Ә нәрсә булды? 
Ирем инде кунак бүлмәсенә кереп китте, ә мин аның артыннан.
Әниемнең кәнәфиендә зур гына йонлач, кап-кара мәче йоклап ята иде.  
– Таныш булыгыз, бу минем Василий, - диде безнең арттан кергән әнием.

– Бу мәче бит! - гаҗәпләнеп иремә карадым. 
– Әйе, мәче. Ә сез нәрсә уйладыгыз? - әниебез безгә карап көлә башлады.
“Кеше сүзе кеше үтерә”, - дип, белми әйтмәгәннәрдер шул инде.

Кояш Әминова
 

Язмага реакция белдерегез

4

19

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading