16+

Антон Лукаш: «Ялган таратканчы, һәрбер мәгълүматны тирән тикшерү кирәк»

Татарстан сайлау кампанияләре вакытында һәрвакыт активлык күрсәтә һәм бу инде ниндидер бер традициягә әйләнеп бара.

Антон Лукаш: «Ялган таратканчы, һәрбер мәгълүматны тирән тикшерү кирәк»

Татарстан сайлау кампанияләре вакытында һәрвакыт активлык күрсәтә һәм бу инде ниндидер бер традициягә әйләнеп бара.

Шулай ук республикада сайлаулар вакытында җитди хокук бозулар күзәтелми, кайсыбыр төбәкләрдә еш күзәтелә торган фейклар куллану да бездә юк дәрәҗәсендә. Хәбәрдарлык, ачыклык һәм активлык республиканы бизи торган күренешкә әйләнеп бара. Бу хакта федераль дәрәҗәдәге экспертлар да һәрдаим билгеләп үтә.

Социология фәннәре кандидаты, “Чиста сайлаулар” Корпусының Башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш соңгы елларда Татарстанда уза торган сайлау кампаниясенең даими эксперты санала. Менә бу юлы да ул республикада уза торган сайлау кампаниясе турында турыдан-туры эфир аша үзенең фикерләрен ирештерде:

"Татарстанда сайлауларда вәзгыять тотрыклы күрсәткечләр кысаларында тора. Бик уңай новацияләр арасында җәмәгать фикере лидерлары булган һәм турыдан-туры сайлау участогыннан трансляция алып бара алган 100 блогерның катнашуын билгеләп үтәм. Минемчә, бу – граждан җәмгыятенең һәм республика сайлау системасының зур казанышы», – дип ассызыклады спикер.

Экспертның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Чөнки Татарстан һәрбер сайлауларда ачыклык һәм хәбәрдарлык максатларында ниндидер бер яңалык кертә. Быел блогерларның күзәтү процедурасында катнашуы практикада кулланыла, алар сайлау участокларыннан турыдан-туры трансляцияләр алып бара. Антон Лукаш фикеренчә, мондый системалар хакимиятне бик җитди дисциплиналый, һәм бу башлангычны бөтен Россиягә таратырга кирәк.

Белгеч шулай ук сайлау кампаниясе вакытында еш баш калкыта торган ялган фейклар таратуга да тәнкыйди карашта булуын белдерде. Аңлы рәвештә мондый ялганнар таратканчы һәрбер мәгълүматны тирән тикшерү кирәклеген асссызыклады.

                                                                                                                          Фәрит Нурмөхәммәтов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X