16+

"Аны сагынабыз": Габдерәхимнең  ел ашы

Габдерәхим белән бәйле истәлек-хатирәләр күп яңарды. Һәркем үз күңелендә калган хезмәттәшен сагынып та, юксынып та искә алды. Мәҗлескә шулай ук хатыны Лилия һәм кызы Чәчкә дә килгән иде. Газета редакциясенең бу күркәм гамәле Габдерәхимнең рухына дога булып барып ирешсен, үзе әйткәнчә, каберләре нур белән тулсын.

Ифтарларны күп үткәрәләр, аннан җыелышып фотога төшәләр, дип тә тәнкыйтьлиләр хәзер бездә. Моннан 20-25 ел элек кенә дә мондый хәлне күз алдына китереп булмый иде. Бер төркем  татар зыялыларының җыелышып  догалы мәҗлесләрдә утырырлар, бергәләшеп кул күтәреп дога кылырлар дип уйлый да алмый идек. Шөкер, ул көннәр килеп җитте.

“Акчарлак” газетасы үзләрендә эшләгән журналист  Рөстәм Юнысов, ягъни Габдерәхимнең ел ашына ифтар мәҗлесен оештырды. Редакция бергә эшләгән хезмәттәшләре генә түгел, Габдерәхим белән еш аралашкан дус-танышлары, студентлар да чакырылган иде. Бер ел үтеп тә киткән. Габдерәхимсез эшләүнең ничек авыр да, күңелсез дә булуын редакция кызлары күз яшьләре аша сөйләде. 

Габдерәхим турында берничә хатирәне искә аласым килә. Ул бик итагатьле, тәмле телле була белә иде. Һәркемнең күңелен күтәрердәй сүз әйтеп, әңгәмәдәшенең йөрәгенә үтеп керә ала иде. Менә шунда сөйләшмәгәннәр дә сөйләшеп, соңгы серен дә газета журналистына ачып сала иде. Габдерәхим исә шул текстны, туры сорауга туры җавапларны чәчми-түкми укучыларына да җиткереп барды. Газета укучыларына бу  язмалар, әлбәттә, бик ошый иде. Ә геройлары арасында үпкәләп калучылар да күп булды аның. Соңрак ул алардан матбугат аша гафу да үтенде. 

Габдерәхим үз стилен, үз почеркын булдырган кеше. Аның башкаларга өләшердәй энергиясе көчле иде.
– Ишектән үк биеп-җырлап шау итеп килеп керә иде. Менә бер ел без аннан башка эшләдек, яшәдек, иҗат иттек, әмма ләкин аның кебек кеше юк. Аны сагынабыз. Аның кебек булып булмый. Аның кебек язып булмый. Аның урыны буш. Ул кабатланмас иде. Алыштыргысыз кешеләр булмый диләр. Тик  Габдерәхим кебек үк булып булмый, – дип сөйли Татарстаннның атказанган артисты, “Акчарлак” газетасын гамәлгә куючы җырчы Габделфәт Сафин. – Аңа ирекле булу кирәк иде. Башта ук әйттек: бездә сиңа 8 сәгать утыруың мәҗбүри түгел. Төнлә язасыңмы, иртүк торып язасыңмы, биш минутта язасыңмы, көне буе язасыңмы – анда эш юк, безгә синең язмаларың кирәк. Һәм ул эшләде. Коллективка зур рәхмәт, аның шулай эшләткәннәре өчен. Рәхәтләнеп эшләп китте ул. Без аны аңладык, без аны өйрәнеп беттек. Ул бер очынып чаба-чаба эшләп ала да, беразга югалып, көч җыеп кире идеяләре белән әйләнеп кайта.

Габдерәхим белән бәйле истәлек-хатирәләр күп яңарды. Һәркем үз күңелендә калган хезмәттәшен сагынып та, юксынып та искә алды. Мәҗлескә шулай ук хатыны Лилия һәм кызы Чәчкә дә килгән иде. Газета редакциясенең бу күркәм гамәле Габдерәхимнең рухына дога булып барып ирешсен, үзе әйткәнчә, каберләре нур белән тулсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading