16+

Анжела Вавилова фонды Оскарга ия булды

28 октябрь көнне Мәскәүдә беренче тапкыр «Подари жизнь» фонды премиясе белән бүләкләделәр. Чарада Анжела Вавилова фонды да “хәйриячелек Оскар”ы алды.

28 октябрь көнне Мәскәүдә беренче тапкыр «Подари жизнь» фонды премиясе белән бүләкләделәр. Чарада Анжела Вавилова фонды да “хәйриячелек Оскар”ы алды.

Бәйгедә Россиядән онкологик авырулар белән интеккән балалар һәм олыларга ярдәм итүче 33 коммерцияле булмаган оешма катнашты. Анжела Вавилова фонды биредә хәзерге вакытта эшли торган хосписны һәм аның төзелеп килүче икенче бинасын тәкъдим итте.

Казан проекты “Качество жизни” номинациясендә җиңеп чыкты. Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловка Нәни Принц сыны тапшырды. Танылган актриса Чулпан Хаматова сүзләренчә, бу үзенчә “хәйриячелек Оскары». Тамашачы мәхәббәте призын да безнекеләр яулады.

– Синең эшеңне үз илеңдә бәяләүләрен күрү сөендерә. Безне бүләкләгән вакытта көчле алкышларга күмделәр. Соңыннан исә башка шәһәрләрдә хезмәт иткән табиб-онкологлар яныбызга килеп, башкарган эшебез өчен рәхмәт әйттеләр. Бу киләчәктә янәдән эшләргә ярдәм итә, – дип уртаклашты үз хис-кичерешләре белән Владимир Вавилов.

Сын белән генә хосписта яшәүчеләрнең тамагы туймый, әлбәттә. Вавилова фондына 150 мең сум акча да күчерәчәкләр әле.

Бүген хосписның икенче бинасын төзү өчен барлыгы 19,5 миллион сум акча җыелган. Барлыгы 250 мең сум кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading