16+

Арбага җиктек ишәк, алга ыргылдык кисәк

Мин кабул итү бүлмәсенең ишеген ачканда, идарә башлыгы кабинетына кереп бара иде. “Ой, Фәлән Фәләнеч, сезнең чалбар балагыгызга нидер буялган!”, - дип, сәркатип хатын йөгереп килеп тиз генә тегенең чалбарын уып, сөртеп алды. Затлы костюм кигән түрә җилкә аша гына күз төшерде дә, ишек тоткасына үрелде. Рәхмәт әйтеп торыш юк, гадәти хәл ахры бу, беренче тапкыр гына уышмыйлар күрәсең. Кырык бишләрне узган сәркатип зур эш эшләгән кыяфәт белән, тәгәрмәчле урындыгына барып утырды – әлеге урынга ябышып ятар өчен чалбар балагын булса да уа белү кирәк икән. Бөтен хикмәт - ул балакның кемнеке булуында.

Арбага җиктек ишәк, алга ыргылдык кисәк

Мин кабул итү бүлмәсенең ишеген ачканда, идарә башлыгы кабинетына кереп бара иде. “Ой, Фәлән Фәләнеч, сезнең чалбар балагыгызга нидер буялган!”, - дип, сәркатип хатын йөгереп килеп тиз генә тегенең чалбарын уып, сөртеп алды. Затлы костюм кигән түрә җилкә аша гына күз төшерде дә, ишек тоткасына үрелде. Рәхмәт әйтеп торыш юк, гадәти хәл ахры бу, беренче тапкыр гына уышмыйлар күрәсең. Кырык бишләрне узган сәркатип зур эш эшләгән кыяфәт белән, тәгәрмәчле урындыгына барып утырды – әлеге урынга ябышып ятар өчен чалбар балагын булса да уа белү кирәк икән. Бөтен хикмәт - ул балакның кемнеке булуында.

Орбитаны дөрес сайлау 
Читтән караганда бик примитив, бик ясалма күренеш бу. Фигуралы шуу булса, артистлык өчен югары баллга өметләнергә юк. Бу очракта ярый да инде, түрәсенең ташлары бер-берсенә ышкылып, комы коелырга тора, мимылдап торган тәнен күлмәк эченә кысып-кысып сыйдырган сәркатипнең дә әллә ни кызыгырлык җире юк. Ялагайлану дисездер инде, сез нәрсә, хәзер андый сүз юк бит, минем кебек үткән заманнарда яшәп калгансыз бугай, эчкерсезлек, ихласлык дигән нәрсә сезгә дә чит түгелдер. Ә теге сәркатипнең чалбар балагын ышкуы - яраклашу дип атала. Башка нәрсәң белән алдыра алмыйсың икән, ышкып булса да утыр. Бәлки берәр нәрсә тамар. Берәүләр - башы, икенчеләре теле белән көн күрсә, башкалар кулы белән булса да сыйпаштырып алып бара тормышын. Бу очракта та ихласлык юк дип әйтеп булмый, бар ул, ләкин чалбар балагын пычратучыда. Ул әлеге хатын аны ярата, ихтирам итә дип уйлап, шуңа ихластан ышана. Башка эшкә, пенсиягә киткәннән соң кәнәфине икенчесе били. Мимылдап торган сәркатип хатын аңа да ярарга тырышачак, ләкин тегесе чалбарын буяп, теләсә кая теләсә нәрсә тамызып йөри торган кеше булмаса, яраклашуның башка әмәлен табасы була. Тәҗрибәле кеше тапмый калмый. Аннан соң элеккеге башлык үткәндә-сүткәндә кергәләп-чыккалап йөрсә дә, аның балагына игътибар итүче булмый инде. Теләсә кемне сыйпап йөрергә, сәркатип хатын бит тиле түгел, ул хәзер башка кешенең орбитасында әйләнә.

Заманы гына түгел, табигать үзе шулай корылган: һәрбер җан иясе үзенә игътибар иткәнне, сыйпаганны ярата. Адәм баласын мактап, аңа җылы сүз ишеттерәләр икән, эшлисе килү дәрте унҗидедәге мәхәббәт төсле дөрләп кабына да, ул көрәген алып җирен дә казый башлый, кәйләсен ныграк тотып ташын да вата. Җитәкче, хезмәттәшләр авызыннан яхшы сүзләр йөрәккә май булып ягылганда озын-озын киртәләрне алып, Айга менәр өчен баскыч та әмәлли башлавы бар. Ихласлык бөтенләй юк түгедер инде ул, әмма айга менеп җитә алган кешене дә очраткан юк.

Бүген тормыш ялагайлык белән икейөзлелек арбасында бара. Шул арбага эләгә алсаң – утырып барасың, юк икән – сөйрәп баручы ишәк ролендә каласың. Арбадагылар синең хәлеңә кереп, аңларга тырышып карамаячак, әле бер генә ишәкнең дә арбага менеп утырганы юк. Ләкин ишәксез дә булмый, чөнки арба тәгәрмәчләре үзлегеннән тәгәрәми. Арба тизлек җыеп салмак кына барганда, дилбегәне кулында тотучыга битлеклеләр мактау сүзләрен яудырганда, хуҗаның игътибары югалып, чынбарлыкка дөрес бәя бирү сәләте кимергә мөмкин. Ул гына да түгел, ярарга тырышучы бер кулы белән дилбегәгә үрелеп, арбаның юнәлешен үзенә кирәкле якка бора башлый. Битлеклеләр төшеп, арба җиңеләеп, дилбегә хуҗа кулында гына булганда, ишәккә дә җиңелрәк, барасы җиреңә дә тизрәк барып җитеп булыр иде. Киресенчә булганда, күчәрләр сынарга, ишәк хәлдән таеп туктарга мөмкин. Ярарга тырышучы бәлки күчәрне майлаган булып, үз өеннән дегет ташыйдыр? Дилбегә хуҗасы моны хуплаячак, башкаларга үрнәк итеп куячак. Тегесе исә бер дегетне бише белән кире кайтарачак. Нәтиҗәдә - олау бара, арбадагылар шат, ишәк сөйри. Шул рәвешле, кечкенә генә, арбада гына булса да, иерархия оеша. Ләкин бар нәрсә дә ачыктан-ачык булмый бит әле. Ул сүз-гамәлләрнең ихластанмы, әллә үз мәнфәгатен кайгыртудан чыгып кына эшләнгәнме икәнен ничек белергә? Моның белән көрәшүе җиңел түгел, кемнең чыраенда нәрсә икәнен кайдан белеп бетерәсең? Ярый белүченең гамәлләре бераз уйландырырга мөмкин. Бу очракта дилбегә хуҗасының үзенә ярдәм кирәк, һәркемгә дә чалбар балагын ышкулары ошап та бетмәскә мөмкин, пөхтә кеше аны үзе дә чистарта. 

Иерархия
Пирамида рәвешендәге иерархия һәрбер коллективта бар, бу – биологик үзенчәлек, ул хәтта хайваннарда да була. Бу очракта әлеге пирамиданың аскы – хокуксызлар өлешендә калмас өчен, һәркем югарыга – дилбегә хуҗасына якынрак булу, аңа ярарга тырышу белән мәшгуль. Моның ысуллары күп, һәркем хәленнән килгәнчә тырыша. Ялагайлар өске катламга үрмәләгәндә, бернинди уңай нәтиҗәгә ирешелми, ул чалбар балагын ышкып йөргән төсле примитив. Астагы “кыерсытылганнар” нишли? Моны мәгълүм мәзәктәгечә, тәмугътагы татарларны салып кайнату өчен куелган казан белән чагыштырып була – берсе үрмәләп казаннан чыга башласа, аны икенчеләре сөйрәп төшерә. Инициативалар, яңа алымнар, үз фикереңне белдерүләр әйдаманга якынрак елышканнар тарафыннан туктатылып, үзгәртелеп, тискәре формада күрсәтелеп торганда,  астагылар өчен бердәнбер юаныч – әләкләшү, хөсетлек, бер-берсен буяу һәм шуның бәрабәренә үз бәясен күтәрергә омтылу. Шуны ук эчке орбитада әйлүнүчеләр – хуҗага якын булучылар да эшли, чөнки аларга дегет белән майлана торган примитив күчәргә заманча - шариклы, майланмый торган ябык типтагы подшипник тәкъдим итүче һәм аны куя белүчеләр кирәкми. Демократик алымнар белән нәтиҗәле эшләүче профессионаллар коллективы ярый белүчеләрдән торганыннан һәрчак өстен булачак. 

Иерархия белән көрәшеп буламы? Әйдаманга якынаерга тырышучыларның сүз йөртеп, хөсетләнеп, ялагайланып йөрүен туктатуның бер алымы – алар арасында гадел көрәш булдыру. Бу очракта пирамиданың өске өлешендә төрле авырлыкларны җиңеп, башкаларны берләштерә алырлык, уртак эш өчен кызыклы булган идеяларны тормышка ашырырга әзер булган профессионаллар урын алачак. Әйдаман белән диалог төзеп, уртак эш өчен һәркемнең фикеренә колак салынганда тиешле нәтиҗәгә ирешелә. Әмма парадокс шунда – “кыерсытылган”нарның һәркайсының “өе кырыйда” булу сәбәпле, берсе дә беренче булып диалог башламаячак, ә дөреслекне ярып салучы ярык тагарак алдында калырга мөмкин. Күп очракта ул шулай була да инде, әмма бу гына мәшәкатьтән коткармый. 
Ялагайлык – диагноз?

Ялагайлану ике төрле була икән: тумыштан һәм тора-бара бу сәләткә ирешелгән. Беренчесе, фән аңлатуынча, геннарның буталуы, хромосомаларның ябышуы һәм баланың исерек халәттә яралуы. Бу – тумыштан килә торган психик тайпылыш. Мондый кеше үзенең дәрәҗәсен төшереп, һәрчак кемгәдер ярарга тырышачак. Икенчеләрен күзәтү күпкә кызыграк. Боларның хромосомалары ябышмаган, яши-яши барлыкка килгән андый рефлекслардан Павлов эте үзе көнләшерлек. Берничә ел элек япон галимнәре махсус шундый койрыклар уйлап чыгарганнар дип язганнар иде, кеше ялагайлана башласы – койрык селкенә башлый. Ул японнар ниләр генә уйлап чыгармас, әмма безгә килеп җитмәгән әле һәм кирәге дә юк – болай да яхшы күренә. Ялагай булу кемгәдер бик җиңел кебек тоеладыр. Әйләнгән саен арбага утыртып алып баручыга мактау сүзләре яудырып, дәрәҗәңне аяк астына салып таптатып, тузан туздырырлык итеп койрыгыңны болгасаң – шул җитә. Бу вакытта андый кеше үзен ничек хис итә икән? Туганда нормаль булып туып, тора-бара флюгерга әйләнгәндә – бу авыр хезмәт һәм психиканы көчләү. Өстәвенә, моны башкалар күреп-белеп тора һәм койрык бутап йөрүченең ачыктан-ачык үзенә әйтмәсә дә, алар аны күралмый, әмма бәйләнешәсе дә килми. Чөнки ялагайлык артында ялган һәм куркыныч уен. Димәк, ябышкан хромосомалылар алга таба да яхшырак яшәячәк, күбрәк алачак, тәмлерәк ашаячак. Ә бар нәрсәдән өстен торучы рухи принципларга ышанганнар Югарыда хөкем чыгаручының барлыгына, һәр нәрсәнең бизмәннәргә салыначагына өметләнеп, үз-үзен юатачак. Ялагай булып, чырайга битлек капларга теләгәндә, уйлап карагыз әле, аның бөтен күңел кайтаргыч гамәлләрен дә кабул итәргә әзерме сез?  Тормыш - бумеранг дип белми генә әйтелмәгән бит ул, кире кайтачагын да беләбез, мисалларны да күпләп китереп була. Бу дөньяда бар нәрсә дә тигез – күпме аласың, шулхәтлесен үк бирәсең дә. Үзе өлгермәсә, бурычларны кайтару дәвамчыларына калачак инде. 
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай шул. Коллективта ялагайларны курэ алмасак та, дэшми идек. Эйтсэн узенэ хужы була.

    Мөһим

    loading