Татарстан эшмәкәрләре РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев белән очрашып, кызыксындырган сорауларын бирде.
“Республика халкының 1/3 өлеше диярлек урта һәм кече бизнес өлкәсендә эшли. Алар халыкка 750 мең чамасы эш урыны бирә. Республика өчен бу мөһим юнәлеш булып тора. Әйе, хәзер заманалар җиңел түгел”, - дип сүз башлады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Шуңа да карамастан, узган ел салынган нигез ярдәмендә кече һәм урта бизнес яшәвен дәвам итә. Моңа федераль дәрәҗәдә бирелә торган ярдәм дә өстәлә.
“Реаль нәтиҗәләргә ирешү өчен без эшмәкәрләр белән очрашып, сөйләшәбез”, - дип искәртте министр.
Фәрит Габделганиев узган ел эшмәкәрләр өчен авыррак ел булуына басым ясады.
“Пандемиянең беренче елы күбрәк аңлашылмаучанлыклар, безнең адреска канәгатьсезлекләр белән узды”, - ди Фәрит әфәнде.
2020 елда эшмәкәрләрдән 18 меңнән артык мөрәҗәгать килгән булган. 2019 ел белән чагыштырганда бу ун тапкырга күбрәк. Ә 2021 елда мөрәҗәгатьләр бермә-бер кимегән. Мөрәҗәгатьләрнең төгәл формалашкан булуы да моңа ярдәм иткәндер, дип саный вәкаләтле вәкил.
Шуннан соң эшмәкәрләрнең гозерләрен тыңладылар.
Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе урынбасары Артур Николаев чүпләр өчен нормативлар буенча түгел, факт буенча түләү мәсьәләсен күтәрде.
“Пандемия вакытында бик зур счетлар килде. Мине рестораторлар да хуплар. Чүп чыгарган өчен түләүләрне факт буенча эшләп булмасмы?”, - диде Артур әфәнде.
“Пандемия вакытында гына түгел, логик яктан караганда, ул һәрвакыт бушлай булырга тиеш дигән фикердә мин. Күпме күп барлыкка килсә — шуның өчен түләргә”, - диде Айдар Метшин һәм бу мәсьәләне Дәүләт Думасында күтәрергә вәгъдә бирде.
Яшел Үзәннән Маргарита Зиновьева займ түләү мәсьәләсенә тукталды.
“Без эшмәкәрләргә республикада бик зур ярдәм күрсәтелә. Мин барысыннан да диярлек файдаланам. Ассортиментны арттыру максатыннан, дәүләт биргән займны алган идем. Ул өч елга бирелде һәм мин аны ноябрьдә түләп бетердем. Хәзер тагын заявка бирдем. Әмма займ түләү срогы ике елга гына калган.Түләү срогын кабат өч елга кадәр озайту мөмкин түгелме?”, - дип үтенечен җиткерде эшмәкәр.
“Түләү срогын ике елга кыскарту ул бит шулай ук кемгәдер начар булсын өчен эшләнелмәгән. Ике ел эчендә акча тизрәк кайтып, әйләнешкә керә һәм күбрәк эшмәкәрләргә ярдәм итәргә мөмкин. Бу проблемадан без чыгу юлын табарга тырышырбыз”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов сорауга җавап биреп.
Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе җитәкчесе Зөфәр Гаязов пандемия вакытында гына булса да аренда өчен түләүләрне киметү гозере белән чыкты.
Айдар Метшин мэр булган вакытта мондый тәҗрибәне үзе җитәкчелек иткән шәһәрдә куллануын билгеләп узды.
“Хакимият органнары бу мәсьәләдә ярдәм итә ала. Мин мэр булган чорда без локдаунга кердек һәм сез күтәргән мәсьәлә арендатор, субарендаторлар өчен үлем белән яшәү арасын хәтерләтте. Административ яктан чик куеп, бер проблеманы чишеп, икенчесен барлыкка китерү дөрес түгел. Әгәр дә финанс -икътисад ягыннан арендага бирүченең мөмкинлеге бар икән, уртак тел таба идек. Берсүзсез хәзер җәмәгать туклану өлкәсендә сүз исән калу турында бара.
1,5-2 ел элек безнең өскә бу афәт ишелеп төшкәч, без ничек эшләргә һәм яшәргә белми идек. Куркуны күрсәтмәскә тырыштык, әмма кыенлыкларны аңлый идек.
Хәзер безнең күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә бар. Бизнес — ул кешеләр, кешеләр язмышы, гаиләләр. Моның ни дәрәҗәдә мөһим икәнне без барыбыз да аңлый. Әгәр дә депутат буларак минем ярдәм кирәк икән, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итү ихтыяҗы бар икән, мин ул мөрәҗәгатьне җиткерермен”, - диде Метшин.
“Без бу теманы 2020 елда ук күтәргән идек. Баланс булырга тиеш. Анда аренда бизнесы, бинаны тәртиптә тотарга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һ.б. кирәк. Монда рестораннар, кафелар... Шуңа да баланс табу сорала. Уртага салып тагын бер сөйләшик һәм ярдәм итү чараларын карыйк”, - дип фикерен җиткерде икътисад министры.
Моннан тыш Зөфәр Гаязов Яңа ел төнендә һәм бәйрәм алдыннан эшләргә мөмкинлек биреп, таләпләрне “йомшарту”ны сорады.
“Әлбәттә, әгәр дә сез кагыйдәләрне үтәгәнсез икән, сезгә эшләргә мөмкинлек булырга тиеш. Бәйрәмнәр буенча мин сезнең белән килешәм... Бу йомшарту түгел. Тиешле кагыйдәләр кысаларында эшләү генә. Мисалга, фитнеска эшләргә рөхсәт ителә, ә батутларга юк. Әгәр дә кече бизнес “егылса”, ул аякка баса алмаячак”, - дигән фикердә Айдар Метшин.
Эшмәкәрләр кредит, субсидия алу кебек мәсьәләләрне дә күтәрде.
Комментарийлар