16+

Арендалы торак белән районнарга җәлеп итәләр

Югары Ослан районында читтән килеп эшләүчеләр шактый. Хезмәткәрләрне вакытлыча фатирлар белән тәэмин итү мөмкинлеге булу да күпләрне бирегә җәлеп итә. Эшкә килгән кеше өчен яшәү шартлары, уңайлы торак булу мөһим.

Югары Ослан районында читтән килеп эшләүчеләр шактый. Хезмәткәрләрне вакытлыча фатирлар белән тәэмин итү мөмкинлеге булу да күпләрне бирегә җәлеп итә. Эшкә килгән кеше өчен яшәү шартлары, уңайлы торак булу мөһим.

Бу өлкәдә районда арендалы торак дәүләт программасы уңышлы эшли. Программа кысаларында, былтыр районда 12 фатирлы торак йорт куллануга тапшырылды.

Аңа кадәр салынган арендалы торакта яшәүчеләр дә бик канәгать. Биредә укытучылар, табиблар, хөкемдарлар урнашкан. Ел саен торак өчен килешү төзиләр. Районда эшләгән вакытта бу фатирда яшәргә хаклары бар. Ай саен аренда өчен акча түләп баралар. «Вакытлыча фатир алып торсаң, шактый зур сумма кирәк булыр иде. Читтән килгән белгечләрне торак белән тәэмин итүләре сөендерә», – ди арендалы торакта яшәүчеләр.

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2010 елдан бирле арендалы торак программасы тормышка ашырыла. Арендалы торак буенча районнарда аерым йортлар төзелә. Бу программада күбесенчә торыр урыны булмаган, читтән җәлеп ителгән белгечләр катнаша. Арендалы торакта яшәүче кеше коммуналь хезмәтләргә һәм ай саен аренда бәясен түләп барырга тиеш. Бәяләр төрле җирдә төрлечә.

2010 елдан 2017 елга кадәр Татарстанда барлыгы 2177 фатирга исәпләнгән 102 йорт куллануга тапшырылган. Алар бар яктан да җитеш, җиһазландырылган, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бу фатирларны сатып алып булмый, аларда вакытлыча яшәргә генә мөмкин. Ел ахырына кадәр Татарстанда 182 торак йортны файдалануга тапшырырга җыеналар. Бу – 545 яңа фатир дигән сүз. Иннополиста өч йорт сафка басар дип көтелә.

Сорау-җавап

Расих Закирҗанов, Саба районы башлыгы урынбасары:

– Бездә арендалы торак буенча барлыгы 40 йорт куллануга тапшырылды. Анда күбесенчә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, социаль сферада эшләүчеләр, укытучылар яши. Шәхси йортлар, күп фатирлы тораклар да бар. Алар Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә төзелде. Фатирларда читтән килгән табиблар урнашты. Торак белгечләргә 11 айга бирелә. Алар йортны, фатирны сатып ала алмый. Шулай ук хосусыйлаштыру мөмкинлеге дә юк. Арендалы торак күпмедер дәрәҗәдә районга җәлеп итү юлы да. Елгалар диңгезгә кушылган шикелле, районнан табиблар Казанга, башка шәһәрләргә китә, шуңа да яшь белгечләрне кызыксындыру өчен, аларга яшәү шартлары тудырырга тырышабыз. Укытучылар башта арендалы торакта яшәп, социаль ипотека программасына басар дип уйлыйбыз. Кыскасы, төп максатыбыз – белгечләрне районда калдыру, яшәү, эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру. Шәхси йортларның мәйданы 72 квадрат метр. Алар заманча җиһазландырылган, мунчаны хәтерләткән юыну бүлмәләре дә бар. Арендалы торакка ихтыяҗ бар. Әле менә Кече Шыңар авылында авыл хуҗалыгы комплексы – мега ферма төзергә уйлыйлар. Бу нисбәттән, анда читтән дә хезмәткәрләр җәлеп ителәчәк. Аларны торак белән тәэмин итү өчен арендалы йортлар төзергә ниятлибез. Заявкалар буенча, Кече Шыңарда биш йортка ихтыяҗ бар. Гомумән, киләчәктә арендалы торак программасы буенча районда тагын 25 йорт төзергә уйлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading