16+

Архивта бүләк итү көне узды

Менә инде өченче ел Татарстанның Дәүләт архивында «Бүләк итү көне» уздырыла. Быел архивка тарихи кыйммәткә ия 1000нән артык документ тапшырылды.

Архивта бүләк итү көне узды

Менә инде өченче ел Татарстанның Дәүләт архивында «Бүләк итү көне» уздырыла. Быел архивка тарихи кыйммәткә ия 1000нән артык документ тапшырылды.

Документлар китерүчеләр арасында танылган татар язучысы Марс Шабаевның хатыны Роза ханым Шабаева да бар. Ул иренең гаилә архивында сакланган шәхси документлары белән бүлеште.

Кыйммәтле истәлекләр арасында шагыйрь, язучының фотолары, танылган язучылар белән алышкан хатлары, шулай ук рус шагыйре Евгений Евтушенко шигырьләренең тәрҗемәсе дә бар. Чарада Марс Шабаевның оныгы бабасының шигырен дә укыды. 

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева менә инде икенче ел бүләк итү көнендә катнаша. Былтыр ул Дәүләт архивына бер машина язмалар тапшырган иде. Нәкыя апа иренең күп истәлек әйберләрен язучының 165нче мәктәп музеена да бүләк иткән. Истәлекләр җитәрлек: Гыйләҗевләргә интервью алырга баргач, шкаф тулы китаплар, фотолар, картиналар, Аяз Гыйләҗевнең үзе исән чагында җыеп барган хатлары, мәкаләләре, әсәрләренең нөсхәләрен күреп шаккаткан идек. Казах далаларыннан җыеп кайткан кылганнарга кадәр саклана. Чын француз хушбуе флаконы да истәлек булып тора. Баксаң, аны Аяз Гыйләҗев хатынына Мәскәүдән алып кайткан булган. Нәкыя апа истәлекләрнең күбесен музейларга, архивларга бирергә теләми, «Аязымнан аерыласым килми, безнең нәсел әдәбиятка, тарихка битараф түгел, бу истәлекләрнең киләчәге ышанычлы кулларда», – ди Нәкыя апа. Шул ук вакытта, илебез тарихын баету өчен кайбер документларны архивка теләп тапшыра. Бу юлы ул Аяз Гыйләҗевнең роман, повесть, хикәя, пьесаларының кульязмаларын бүләк итте.

Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының беренче директоры һәм режиссеры, актер, куючы режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллинның хатыны Гөлфия Хәбибуллина дәүләт архивына иренең иҗатын чагылдырган дркументлар: язмаларын, режиссер эшчәнлегенә кагылышлы кульязмаларын китерде. Күпләр Фәрит Хәбибуллинны коллекционер буларак та белә. Архивка бүләк ителгән коллекцияләрнең берсе – кызылармеецларның «Тревога» газетасы һәм «Ватан намусы өчен» фронт газеталары тупланмасы. Шулай ук Казан театр училищесы, колхоз-совхоз театрлары, башка иҗат берләшмәләре сәхнәләштергән спектакльләрнең афишалары җыелмасы да игътибарга лаек. 

ВЛКСМ Казан шәһәр комитетының беренче сәркатибе Ирина Донская исә үзенең шәхси архивында сакланган документларга таянып язылган «Казан шәһәр комсомолы оешмасы тарихыннан» китабын бүләк итте. 

Татарстанның дәүләт архивы хезмәткәрләре уникаль документ китерүчеләргә бик рәхмәтле. «Безнең тормыштагы горурланырлык вакыйгалар турында киләчәк буын белергә тиеш», – ди хезмәткәрләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading