16+

Арталар! Коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Ни кызганыч, коронавирус безнең белән, әлеге чирдән үлүчеләр саны арта. Авырып терелүчеләр дә аның ни чаклы мәкерле, авыр чир икәнен һәрдаим сөйләп торалар. Әмма көлеп кенә каручылар да, барлык саклану чараларын кулланмаучылар да бар. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, янәсе.

1948 елгы хатын-кыз Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә ике яклы полисегмент пневмониясе белән хастаханәгә озатылган. Моннан тыш, җитди хроник авырулар барлыгы да ачыкланган.Ә коронавирус инфекциясе булуы лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.

Саба районында яшәүче, 1946 елгы ханым Казан шәһәренең 2 нче номерлы клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелгән. Хәле хроник авыруларының кискенләшүе аркасында начарланып киткән. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус үзенчәлекле.

Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

30 сентябрьгә СОVID-19тан үлеп китүнең 76 очрагы теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading