16+

Арзанга дәвалану кайлардан табасы?

Казанда узган ел 52 сәламәтлек саклау учреждениесенә капиталь ремонт үткәрелгән.

Казанда узган ел 52 сәламәтлек саклау учреждениесенә капиталь ремонт үткәрелгән.

Ике ел рәттән медицина учреждениеләрен төзекләндерү буенча Татарстан Президенты башлангычындагы программаны гамәлгә ашырабыз. Шушы эшләр өчен Казанга 1,5 миллиард сумга якын акча бирелде. Медицина учреждениелрендә шартлар яхшыра, инде хәзер безгә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәм кулай бәяләре мәсәләсендә эшләргә кирәк, - диде башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиевнең чыгышыннан аңлашылганча, медицина хезмәте күрсәтү яхшырачак, ләкин, кызганыч “кулай бәя”нең кайчан булачагы гына әлегә әйтелмәде.
Быел Казанда капиталь ремон исемлегенә 16 учреждение алынган. Биналар төзекләндерелгәннән соң, яңа җиһазлар белән җиһазландырыла. Узган ел 264,2 миллион сумга җиһазлар алынган иде, быел шушы максатларга 93,3 миллион сум тотылачак, - диде Илнур Хәлфиев.

“Салават күпере” микрорайонындагы ата-аналар балаларын Юдино бистәсендәге сырхауханәгә алып барырга мәҗбүр иде. Быелның декабрендә “Салават күпере”ндә педиаторлар һәм гомүми гамәли күнекмә табиплары офисы ачыла. Илнур Хәлфиев, бер табип 800 сабыйга медицина хезмәте күрсәтәчәк, диде. Әгәр өлгермәсә, тагын бер педиатор билгеләнәчәк.

Шушындый ук офислар “Кояшлы шәһәр” (“Солнечный город”) микрорайонындагы Ахунов урамы, 16а һәм Урманче урамындагы, 5 нче йортларда да булачак. Аларның проект-смета документларын әзерләү башланган. Казанның 1 8нче сырхауханәсендә травмпункт төзелә, ул Совет һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтәчәк. Шәһәрнең 18 нче һәм 16 нчы сырхауханәләрендә амбулатор ЛОР-үзәкләр оештырыла. Әлеге үзәкләрне медицина аппаратлары белән җиһазландыру өчен республика бюджетыннан 80 миллион сум акча бирелгән.
Казанның Мирный бистәсендә (Рыбацкая урамы,2) ашыгыч медицина ярдәме подстанциясе, Салмачы бистәсендә (Сәйдәш урамы,38) педиатор һәм гомум гамәли күнекмә табибы офисы, Борисково бистәсендә (Пожарная урамы,56) фельдшер-аккушерлык пункты төзелешләрен 15 ноябрьгә  тәмамлау ниятләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading