Казанда бер пенсионерның, кибеттән сатып алынган катыкны эчкәндә, тамагына тимерчыбык кисәге кадалган. Инсульттан соң авызы бик тоймый икән, шуңа да ул ят нәрсә барлыгын абайламый калган.
Скопировать ссылку
Казанда бер пенсионерның, кибеттән сатып алынган катыкны эчкәндә, тамагына тимерчыбык кисәге кадалган. Инсульттан соң авызы бик тоймый икән, шуңа да ул ят нәрсә барлыгын абайламый калган.
Катыкны эчеп бетергәч, тыны кысыла башлаган. Ул тимер чыбык кисәген косып чыгарган. Әлеге сөт продуктын җитештергән завод, гаебен танымаса да, хатынга килгән матди зыянны капларга ризалашкан.
Фәридә Төхфәтуллина,” Яңа гасыр” каналында алып баручы:
– Берсендә ипидән таш кисәге чыккан иде. Кискәндә күреп алдым. Әгәр дә ят предмет аркасында сәламәтлеккә зыян килгән икән, һичшиксез хокукларыңны якларга кирәк. Еш кына мәшәкать, дип күз йомып калабыз шул.
Алинә Сафиуллина, җырчы:
– Риызктан ят предметлар чыкканы юк. Ләкин сыйфатсыз товар белән еш очрашырга туры килә. Әле кызлар фотога төшереп җибәргәннәр иде. Бер товарның җитештерү вакыты иртәгә генә, ә ул инде сатуда. Минзәлә якларына баргач, эче күгәргән конфетлар күрергә туры килде. Күпләр хокукларын яклап йөрми. Үз хокукларыңны белү комачау итми. Берсендә кибеттә улыма башлык алдым, киштәдә бер бәя күрсәтелгән, ә кассада башка сумма әйтәләр. Закон нигезендә хокукларымны аңлаткач, мин хаклы булып чыктым. Гомумән, үзебез җитештергән товарларга өстенлек бирәм. Колбаса сатып алганым юк, эченнән нәрсә чыгасын кем белгән? Үзебез ясаган казылык кына ашыйбыз.
Айгөл Фатыйхова, Яшел Үзән, газета укучыбыз:
- Коръән ашына дип, пекарнядан кош теле алган идем. Өйгә кайткач, савытны әйләндереп карасам, эчтә чебен йөри. Көзнең соңгы ае югыйсә, күрәсең, чебен җәйдән үк кереп калган. Кызганыч булса да, кош телен ашарга җирәндем. Пекарняга барып хокукларымны яклап та йөрмәдем. Вакыт юк иде.
Комментарийлар