Булса – тыңлыйм. Берәр җылы сүз әйтеп, башларыннан сыйпыйм. Китапта шулай язылган. «Хәтта бернинди ярдәм күрсәтә алмасагыз да, битараф калмагыз, җылы сүз әйтегез, башыннан сыйпагыз», – диелгән.
Аннан соң вакытны хатынга бүләм. Төп-төгәл бер сәгать. Мин ул бер сәгатьнең ничек үтәчәген дә күз алдына китерә алам. Мин берәр сүз әйтәм: «җаным...» яки «матурым», «алтыным»... Тагын нинди сүзләр бар соң әле? Ярый, шундыйрак берәр матур сүз әйтәм дә... бу аңа ошамый... юк, ул башта аптырап кала... Мин хәтта аның маңгаена менгән күзләрен дә күргән кебек булам әле... Ул аптырап кала һәм минем явыз ният белән түгеллегемне сизгәч, үзе һөҗүмгә күчә һәм берәр явыз сүз әйтә дә минем тиз генә кәефем кырылмаячагын чамалап, аяусызлана төшә, бар хутына чәйнәнергә тотына, бөтен биографиямнең тискәре якларын искә төшерә, ата-анамны да мәхрүм калдырмый (ә кәк же, әйбәт килен ич), нәсел-нәсәбемне дә тарап чыга (туган җанлы ул) – шул рәвешле бер сәгать үтеп тә китә. Карале, бәлки аңа ике сәгать бүләргәдер, ә. Миңа тагын берәр сүз әйтеп калырга кирәк ич инде.
Аннан соң вакытны өй эшләренә багышлыйм. Безнең өйдә бер эш тә юк инде анысы. Барысы да үзе килә, үзе китә. Хәтта ашарга да үзе пешә, хатын плитә өстендәге табага төяп кенә тора. Бер эш тә юк. Урындык аягын төзәтәсе бар иде бугай. Тик хәзер аларның барысы да өч кенә аяклы. Берсен төзәтсәң, баланс бозыла. Барысын да рәтләсәң – озакка китә. Зал ишеге өченче ел ук авып төшкән иде. Хәзер аңа күнектеләр. Баштан ук куйдыртасы булмаган икән. Бик ямьсез дә түгел. Үткән-сүткәндә аякка бәрелмәсен өчен генә бастырып, стенага сөяп куйсаң була инде анысы. Тәрәзәнең чатнаган пыяласын былтыр ук изолента белән беркетеп куйган идем. Шәп, ныклы булды. Тагын әллә ничә ел тора әле ул. Өй эшләренә биш минут җитәр, мөгаен.
Спорт белән шөгыльләнә башлыйм. Футбол яратам. Хоккей. Хоккей да яратмаса, нинди ир-ат була инде ул. Көрәш. Штанга күтәрү. Киләсе елда болар гына җитмәстер. Мөгаен, нәфис гимнастика белән бокс та карарга туры килер. Аннан соң, бассейнга барырга яки ваннага керергә. Анда берәр сәгать булырга кирәк инде. Теге китапта да, су бик файдалы, дип язылган. Сәламәтлек турында кайгыртырга кирәк, чөнки сәламәт яшәү рәвеше – иң мөһиме. Шуңа күрә гел табигый ризыклар ашарга. Чөгендер, кишер, суган... Тагын нинди табигый ризыклар бар әле ул? Бүтән юк та бугай инде. Ә, аракы калган икән әле. Ул табигый спирттан ясала ич.
Юк, барысын да сызарга кирәк. Болай бармый. Динамика җитми. Үсеш булырга тиеш. Максат һәм аңа омтылыш. Менә мин өченче ел эшсезләр рәтендә идем. Быел эшкә урнаштым, ә киләсе елда начальник булырга кирәк. Менә бу максат. Ләкин... Болай гына начальник булып булмый. аның өчен хатыныңның зарплатасы, ким дигәндә, өч-дүрт тапкырга күбрәк булырга тиеш. Шунсыз сине беркем дә югарыга алмый. Менә сез теләсә кайсы түрәне карагыз, хатынының кереме ничек?! Барысы да хатыннары аркасында гына адәм булып йөриләр ич. Ә минеке?!. Вәт ходай бирмәгән миңа, ни хатынны, ни зарплатаны. Ә нәрсәдер эшләргә кирәк.
Бәлки, аерылыргадыр? Аерылырга да базар буйлап йөрергә: «Асрамага ир бирелә! Кайсыгыз ала?» Шунда берәр мәрхүм түрәнең аена фәләнешәр миллион табыш ала торган тол хатыны күреп калыр да... өенә алып кайтып юындырып, киендереп, адәм арасына чыгарыр... Бөтен өмет –хатыннарда хәзер.
Комментарийлар