Шәһри Казан

Астана бар, Астана юк

Безнең авыл әллә ничә тапкыр исемен алыштырган, миңа шуның алтысы мәгълүм. Ләкин күпчелеге гел шул бүре белән бәйле инде: кайбер риваятьләр буенча, беренче өй нигезе салынган урында бүре өне булган, имеш, икенчесе – бирегә «Волчий билет»лы кешеләр килеп төпләнгән дип сөйли. Ничек булса да, беренче нигезне Салих атлы ерак бабам төпләгәч, бүрелек мин дә юк түгелдер.

Бу хакта күп уйланганым бар. Әүвәл урысы, татары, чувашы, бераз гына башкорты – бөтенесе бергә бер бистәдә гомер кичереп, тора-бара милли, дини сәбәпләр аркасында рөхсәтсез-нисез, качып кына өй салып, үзе белән әүвәл җиде гаиләне, тора-бара тагын берничә дистәне ияртеп китеп, соңрак бөтен татарларны һәм кайбер чуашларны да күчереп утыртып, авыл хәтле авыл нигезләгән Салих бабай үз исемен мәңгеләштерү чире белән авырмаган. Алай йөрергә вакыты да булмагандыр, бер тыкрыктан икенчесенә хәтле булган араны биләп алып, биш улына да өй җиткерергә кирәккән бит әле. Авылдагы егермедән артык нәселнең чыбык очларын тоташтырган алтынчы буын бабабызның максаты башка булган шул – динен һәм милләтен саклау. Авылның атамасында, шәхси дан-шөһрәттәмени эш, изге ният белән йөрүчеләр беренче нигез ташын салганда ук үзләренә үзләре һәйкәл куйган – авыл хәтле авыл нигезләгән. Бүген исә бу нигездәге мәчет авылны ямьли.

Казахстан башкаласы Астананы Нур-Солтанга үзгәртү турында сүз чыккач менә шундыйрак уйлар килде башка. Исем алыштыру буенча безнең авылдан калыша әле ул. Әүвәл Акмулла, аннан соң Целиноград, кабат Акмулла, аннары Астана дип аталган бу калага беренче Президент хөрмәтенә, аның исемен бирергә карар кылынды. Җәмәгатьчелектә шау-шу кузгаткан әлеге вакыйга уңаеннан 1998 елны искә төшерделәр – Астана исеме бирелү дә тыныч кына булмаган икән, әмма халык тынычланып, ияләнеп тә өлгергән иде. Нур-Солтан белән дә шулай булачак дип ышандыра казах сәясәтчеләре. Бераз гына вакыт кирәк, әле бит карта-глобусларны, документ-мөһерләрне дә яңартасы, дәреслекләрне үзгәртәсе бар.

Реклама

Казахстан исем алмаштыра, ә чыгымнары башкаларга да төшә. Җаны теләгән – елан ите ашаган инде, ничек телиләр – шулай эшләргә хаклары бар. Әмма бу исем алмаштырулар элекеге СССР территориясендә генә һәм совет чорыннан калган гадәт бугай һәм, миңа калса, исемнәрне үзгәртү, һәйкәлләрне җимерү – бер кирәкмәгән эш. Тарихи гаделлекне торгызу кирәк, әлбәттә, ләкин кирәгеннән артыгын да тырышып куйган очраклар бар. Украинадагы совет һәйкәлләрен җимерү, Балтыйк буенда чит фамилияләргә «С» хәрефе өстәү – моның ачык мисалы. Элегрәк Казахларның демократик партиясе тагын өч шәһәрнең исемен алыштырырга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Петропавловск – Абылай-хан, Павлодар – Кенесары, Сәмәй – беренче премьер-министр Алихан Букейханов исемен йөртергә тиеш икән. Сәмәй дигәннәре – Семипиалатинск ул, аны шулай яраклаштырганнар инде. Ә Усть-Каменогорскины казахлар Өскәмән дип йөртә. Бу калаларның тарихын өйрәнеп карасаң, анда да бик кызыклы нәрсәләргә тап буласың һәм тәкъдим ителгәннәрнең дөреслеккә туры килмәгәнен күрәсең, чөнки бу шәһәрләр барысы да 18 гасырда Патша Россиясе чорында барлыкка килгән. Элек бер дәүләт эшлеклесенең исемен мәңгеләштерергә дигән тәкъдим булгач, Брежнев: «Һәрбер сәясәтченең исемен бирә башласак, шәһәрләр җиткереп бетереп булмас», – дигән булган имеш. Хаклык юк түгел бу сүзләрдә, ул шәһәрләрнең үз тарихы бар бит. Илбашчының үз исеме дә Чаллыга ябышып кала алмады.

Исемдәмени хикмәт. Кабат Салих бабайны искә төшердем әле. Исем белән мактанып йөрмәгез, җисеме белән горурланыгыз, бүре оясына авыл нигезлим, аны саклагыз дип васыять итеп калдырган бугай. Ә авыл исеме, әйткәнемчә, күпме генә үзгәрсә дә, барыбер бүре белән бәйле ул безнең, бүре белән кем горурланмас икән? Циркта биегән бер генә бүрене дә очраткан булмады әлегә.

 Фото: Информбюро.kz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: