16+

Астма тыныңны кысса

Бөтен дөньяда ел саен май аеның беренче сишәмбесендә астма авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу юлы ул 5 майга туры килде.

Астма тыныңны кысса

Бөтен дөньяда ел саен май аеның беренче сишәмбесендә астма авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу юлы ул 5 майга туры килде.



Астма – сулыш юллары авыруы. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган статистика нигезендә, Россиядә бронхиаль астма белән халыкның 10 проценты авырый.

1980 еллардан алып астма белән авыручылар сизелерлек арткан, сәбәбен илдәге экологик вазгыять белән дә бәйләп аңлаталар. Астмалы кешене гадәттә өянәк тотып ала, тыны кысыла башлый. Бу берничә минуттан берничә сәгатькә кадәр дә дәвам итәргә мөмкин. Әлеге авыру кешегә тулы тормыш алып барырга комачауласа да, астма белән яшәүчеләр җитәрлек.

Сәбәпләре
Сулыш юллары ялкынсынуын вакытында дәваламаган очракта авыру астмага әйләнергә мөмкин. Табиблар астма нәселдән күчә дип тә әйтә. Әгәр әти-әнинең берсендә астма булса, 50 процент очракта балаларында да бу авыру күзәтелергә мөмкин.
Астма китереп чыгара торган иң төп сәбәпләр – аллергеннар һәм триггерлар. Аллергия китереп чыгара торган факторларга чәчәк серкәсе, ризык, дарулар, төрле исләр, күгәрек, гөмбәчекләр, хайван йоны, тузан, башкалар керә. Ә триггерлар дип экологияне, һава торышының үзгәреп торуын, авырулардан өзлегү, тәмәке тарту кебек сәбәпләрне атарга була.
 

Билгеләре:
Йөткерү
Тын кысылу
Сөйләү авырлашу
Муен, күкрәк мускуллары кысылу
Кайбер очракта иреннәр зәңгәрләнү.

Дәвалану
Кызганыч, астмадан бөтенләй котылып булмый. Ләкин авыруны контрольдә тоту, саклык чараларын күрү уңай нәтиҗәләр бирә. Астманы гадәттә дарулар белән дәвалыйлар. Тын кысылганда сулыш алуны җиңеләйтү өчен ингалятор, спейсер, небулайзер кебек җайланмалар кулланыла.
 

Кисәтү
Организм аллергеннарга сизгер икән, аллергия китереп чыгара торган әйберләрдән ераграк булырга кирәк. Әйтик, яз көне агачлар яфрак ярганда, үсемлекләр чәчәк аткан вакытта паркларда йөрергә киңәш ителми. Йорт хайваннарын өйдә асрамасаң яхшырак.
Дөрес тукланырга тырышыгыз. Аллергия китереп чыгара торган ризыклар ашамагыз. Гадәттә, йомырка, балык, апельсин, лимон кебек җиләк-җимеш аллергия китереп чыгара.
Колак, борын, тамак, башка йогышлы авырулар күзәтелгәндә аларны ахырга кадәр дәвалап бетерергә кирәк.
Астмалы кешеләргә артык эссе, яки киресенчә салкын урыннарда яшәргә киңәш ителми.
Зур шәһәрләрдә, тузан, төтен, завод-фабрикалар эшләп торган районнарда яшәү дә хәлне катлауландыра.
Начар гадәтләрдән арынырга тырышыгыз. Тәмәке тарту тын юлларына тискәре тәэсир итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading