16+

Ат курыкмасын өчен, күзе янына куян койрыгы бәйләгәннәр

Сабантуйның күрке ат булган. Ат ярышлары уздырылган. Электән үк авыл малайлары ярышларда беренчелекне алу өчен чапкан. Беренче һәм соңгы килгән атка атап бүләкләр бирү дисеңме...

Ат курыкмасын өчен, күзе янына куян койрыгы бәйләгәннәр

Сабантуйның күрке ат булган. Ат ярышлары уздырылган. Электән үк авыл малайлары ярышларда беренчелекне алу өчен чапкан. Беренче һәм соңгы килгән атка атап бүләкләр бирү дисеңме...

Соңгы вакытта ат ярышында осталар гына көч сынаша, аргамаклар янына махсус өйрәнмәгән булсаң, бик якын китермиләр. Кайбер авылларда, дөресен генә әйткәндә, ат ярышлары элеккечә үткәрелми дә инде. Ә менә түгәрәк мәйданга бизәлдерелгән атлар белән керүдә бернинди чик куелмаган. Бу матур гадәт әле дә яшәп килә. Һәрбер хуҗалык, һәрбер авыл җирлеге атларны үзенчә бизи, аларга матур тасмалар үрә.

Әтнә районы Күңгәр мәдәният йорты директоры Райлә Галиева әйтүенчә, алар кыш-яз көннәрендә атларга бизәклек тасмалар, җәймәләр үрсәләр, Сабантуйга бүләк җыйганда да, бәйрәмнең үзендә дә ат бизәү  аерым бер бәйрәмгә әверелгән.

“Без Сабантуйга “Ат бизәү” йоласын төшердек. Дугага чиккән һәм кызыл башлы сөлгеләр бәйли торган булганнар Бу күбрәк атка күз тимәсен, халыкның күзе иң беренче шунда төшсен дип эшләнгән. Атлар бизәү өчен чукларны хатын-кызлар эшләсә, атны киендерүне  ир-атлар башкарган. Иң ахырдан – кыңгыраулар тагыла. Арбага йомшак печән салына, шушы эшләр башкарылгач, атлылар да, җәяүлеләр дә мәйданга ашыга. Гармуннар уйнатып, түгәрәк мәйдан килеп керәләр”, – дип сөйли ул.

Атны бизәү йоласының үзенчәлекләре булган. Мәсәлән, ат курыкмасын өчен, атның күзе янына куян койрыгы бәйләгәннәр.

Фото: apastovo.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading