16+

Аттестатны мәктәпкә йөрми генә алып буламы?

Россия Конституциясенең 43нче маддәсе нигезендә, безнең илдә һәркем бушлай гомуми урта белем алырга хокуклы. Гаилә кодексында, баланы укыту, тәрбияләү – әти-әнинең бурычы, диелгән. Баксаң, өй шартларында гына укып та аттестат алырга мөмкин икән. Ул турыда ишеткәнем булса да, ничек икәнен күз алдына китерми идем. Диния нәзарәте йортында узган семинарда баланы гаиләдә укыту турында сөйләштеләр.

Аттестатны мәктәпкә йөрми генә алып буламы?

Россия Конституциясенең 43нче маддәсе нигезендә, безнең илдә һәркем бушлай гомуми урта белем алырга хокуклы. Гаилә кодексында, баланы укыту, тәрбияләү – әти-әнинең бурычы, диелгән. Баксаң, өй шартларында гына укып та аттестат алырга мөмкин икән. Ул турыда ишеткәнем булса да, ничек икәнен күз алдына китерми идем. Диния нәзарәте йортында узган семинарда баланы гаиләдә укыту турында сөйләштеләр.

Ислам дине өлкәсендәге психолог Хәят Ибраһимова, иң беренче психолог буларак, малайларның һәм кызларның укуны үзләштерүдәге аермалыкларын аңлатты. Баксаң, ир-егеткә мәсьәләнең җавабын белү аның чишелеш барышын аңлатып бирүгә караганда җиңелрәк икән. Шулай ук күп очракта малайлар ярты дәрес беткәч кенә тема белән кызыксына башлыйлар. Ә кызлар бу яктан алдыра. Аларга уку, бер үк әйберне сөйләү, кабатлау җиңелрәк. Билге өчен ир-егетләр белән ярышу, яхшырак булырга омтылу хатын-кызда мин-минлекне арттыра. Шуңа да кызлар белән малайларны аерым укыту системасы нәтиҗәлерәк дип саный психолог. 

Әлеге үзенчәлекләрне күз алдында тотып, баланың мөмкинлеген, сәләтен арттыру, үстерү өчен, гомуми мәктәп программасын гаиләдә укытырга да була. Гаилә мәктәбенең берничә төре бар: белемне әти-әни бирә; үз мәнфәгатьләреңә туры килгән шәхси мәктәптә укырга була; берничә гаиләнең баласы берләшеп, махсус укытучы яллый; интернет челтәре аша тьютор, ягъни уку процессын контрольгә алып, өйрәтүче белән эшләү һәм интернет-мәктәптә укырга була.

– Минем улым алты кешелек группада укыса, кызым «Жасмин» дигән интернет-мәктәптә онлайн белем ала. Ә еллык аттестацияне үзебез теркәлгән мәктәпкә барып бирәләр. Нинди генә вариантны сайласалар да, төп җаваплылык – әти-әни өстендә. Иң мөһиме – алар укыту режимы төзеп, шуннан тайпылмаска, яхшы нәтиҗәләр булсын өчен, тырышлыкны үз кулларына алырга тиеш. Бер елны Казанда гаиләдә укучыларның күбесе имтиханнарын бирә алмады. Моның сәбәбе – мәктәпкә йөрми башлагач әти-әни рәхәтлеккә чыгып, баланың укуына игътибарын киметүендә. Дәрес әзерлисе юк, белемнәрне тикшермиләр, – ди Хәят ханым.

Гаиләдә укыта башлау өчен иң беренче үзеңә туры килә торган мәктәпне сайлап гариза язарга, аннары район мәгариф бүлегенә барып хәбәр итәргә кирәк. Укыту планын, нинди фәннәрдән аттестацияне кайчан тапшыру тәртибен мәктәп җитәкчелеге белән килештерергә туры киләчәк. Шәһәребездә хисап тоту елына бер тапкыр – апрель-май айларында уза. Бер сыйныфтан икенчесенә күчү өчен ел саен имтихан бирү мәҗбүри түгел икән. Аның барысын бергә җыеп тапшырырга, бер елны берничә сыйныф программасын үтәргә дә була. Ә менә 9нчы һәм 11нче сыйныфтан соң Бердәм дәүләт имтиханын бирү мәҗбүри. Ләкин опека органнарының игътибарын җәлеп итмәс өчен, һәр аттестацияне тапшыргач белешмә биреп торсаң яхшырак булуын да искәртте белгечләр.
Казанда беренчеләрдән булып гаиләдә белем бирүгә алынган, кызын тугыз ел укыткан Әминә Саттарова әйтүенчә, балаларыбызда әхлак тәрбиясенең югары булуы мөһим. «Кызымның тәртибенә, дини һәм дөньяви белемне белү дәрәҗәсенә тел-теш тидерерлек түгел. Иптәшләре белән дә аралаша, үз яше өчен кемнең кем икәнен дә яхшы аера. Әлеге эшне башлаганда, күп нәрсәне белеп бетермәү нәтиҗәсендә, авырлыклар булды. Шуңа да киңәшем – гаиләдә укытырга алынасыз икән, берничә әти-әни берләшегез, киңәшләрегезне башкаларга да җиткерерлек итеп эшләгез, аралашыгыз. Сездән соңгыларга җиңелрәк булыр», – дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты ул. 

Уку өчен тотыла торган финанс чыгымнары да чагыштырмача күп түгел. Танышым Раниянең малае – 4нче, кызы 1нче сыйныфта гаилә мәктәбендә укый. 
– Безнең балалар интернет-мәктәп аркылы белем ала. Шәхси репетиторга, укытучыларга йөрмәгәндә, акча күп тотыла димәс идем. Мәсәлән, бер танышым гадәти мәктәптә балаларның туклануы өчен аена икесенә 4 меңгә якын акча тота. Әни кеше үзе укытса,балалар бушлай ашый. Ләкин әни үз ролендә калырга тиеш, ул укытучыны алыштыра алмый. Мин аларның уку барышын, дәрес вакытында компьютер каршында утыруларын, өй эшләрен әзерләүне, имтиханнар тапшыруларын контрольдә тотам. Шулай ук төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөртәм. Аларга шундый урыннарда үз яшьтәшләре белән аралашу җитә. Гаиләдә укуның иң зур плюсы – баланың үзе теләгән шөгыльләренә күбрәк вакыты кала. Улыбыз физика, химияне яратып үзлегеннән дә укый. Аңа электрон җиһазларны өйрәнү бик ошый, – ди Рания. 

 Ә менә шәһәребезнең 8нче гимназия укытучысы Альбина Ваганова фикеренчә, бала үз яшьтәшләре белән аралашып, төрле чараларда катнашып үсәргә тиеш.
– Әти-әнисе укытучы булмаса, алар баланы төрле яклап үстерә алмый. Ә укытучыларны өйгә чакырырга, күп урыннарга йөртергә кесәң калын булу кирәк. Гаиләдә укуга мин каршы, – ди Альбина Ваганова. 

Лилия Гатауллина, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading