16+

Аулак базарда таләпләр катгый, продукцияләре сыйфатлы

Казанның үз кадерен белгән кешеләре азык-төлекне, биек агачлар артына яшеренгән, бер базардан ташый. Серне пыштым гына ачабыз – Совет районының Аграрная урамындагы “Казан” агросәнәгать паркы ул.

Аулак базарда таләпләр катгый, продукцияләре сыйфатлы

Казанның үз кадерен белгән кешеләре азык-төлекне, биек агачлар артына яшеренгән, бер базардан ташый. Серне пыштым гына ачабыз – Совет районының Аграрная урамындагы “Казан” агросәнәгать паркы ул.

 

– Татарстан предприятиеләре, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән продукция төп урынны били бит бездә. Итнең дә, сөтнең дә әле парлары чыгып тора, чөнки, иртәнге савым, ә терлек берничә сәгать элек кенә чалынган. Кыяр белән помидор да түтәлдән яңа гына өзелгән – үзебезнең Татарстан теплицаларыннан. Лаештан һәм Чистайдан китерелгән балыклар, суга салсаң, йөзеп тә китәргә мөмкин. Лаеш, Арча, Питрәч һәм башка районнар умартачыларының 12 павильонында бал сатыла. Яңа өлгергән яки әзерләнгән азык-төлек, әлбәттә, тәмле була инде, – ди агросәнәгать паркының коммерция бүлеге җитәкчесе Татьяна Чернечкова.

Ит белән сөт, шулай ук ит һәм сөт продуктларына шушындагы лабораториядә ветеринария-санитар тикшерү үткәрелә.

– Санитария мәсьәләсендә таләпләр катгый, – ди Татьяна Чернечкова. – Агропаркның берьюлы 2 мең тонна продукция сыйдырышлы суыткычы бар. Ит һәм сөт продуктлары сатканда өстәл-суткычлар файдаланыла.

“Казан” агросәнәгать паркында бина эчендә 426 сәүдә мәйданчыгы исәпләнә, урыннар инде 95 процентка тулган. Урын алып, сәүдә эшчәнлеге башлаган эшкуарга беренче өч айда 50 процент аренда ташламасы каралган. Хәзер үк инде агросәнәгать паркында 1200 кеше эшли.

Балтач районының Борбаш авылыннан Нияз Кәлимуллин, Буадан Рәмис Хисаметдинов, Яңа Чишмәдән Рамил Шәйдуллин – фермерлар. Атлар, үгезләр, сарыклар үстерә икән бу тырыш абзыйлар. Агросәнәгать паркында үзләренең сәүдә урыннарын да булдырганнар.

– Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре безнең сатып алучыларны киметеп тора, билгеле. Каршы төшеп әйтү түгел, ярминкәләр оештырылсын, башка малайлар да сату итсен, теләктәшлектә эшләргә кирәк. Булганына шөкер, – дигән сүзләре күңелгә хуш килде.


“Казан” агросәнәгать паркының автомобильләрне куеп тору урынының зурлыгы – үзе бер бәхет, кая кысылыйм икән, дип хәсрәтләнмисең. Банкоматлар, Wi-fi зона, кафе эшли. Тиздән балалар уен почмагы ачырга җыеналар.

“Шәһри Казан” газетасының бу саны сезнең кулга дүшәмбе көнне килеп эләксә, мәкаләне укуга ук чыгып йөгермәгез. “Казан” агросәнәгать паркында дүшәмбе – ял көне.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading