16+

“Австралия уеныннан соң Россиягә ышаныч артты”

“Казан Арена” стадионында узган Франция – Австралия матчы уен башланганчы инде хәл ителгән кебек иде. Франция Дөнья чемпионатының фавориты, иң көчле командаларның берсе. Ә Австралия бу чемпионатка гомумән эләкмәс тә иде. Төп сайлап алу этабында җиңелгәннән соң, ул чемпионатка билетны җиңелгән командалар арасында җиңеп кенә отты. Ләкин Австралия андый ук гади команда булып чыкмады.

“Австралия уеныннан соң Россиягә ышаныч артты”

“Казан Арена” стадионында узган Франция – Австралия матчы уен башланганчы инде хәл ителгән кебек иде. Франция Дөнья чемпионатының фавориты, иң көчле командаларның берсе. Ә Австралия бу чемпионатка гомумән эләкмәс тә иде. Төп сайлап алу этабында җиңелгәннән соң, ул чемпионатка билетны җиңелгән командалар арасында җиңеп кенә отты. Ләкин Австралия андый ук гади команда булып чыкмады.

Аз гына тарих
Мундиальнең төп фаворитларының берсе булган Франция беренче тапкыр чемпионатта 1930 елда катнашкан. 1998 елда чемпион статусына ия булган. 2001, 2003 елларда Конфедерацияләр Кубогы беренчелегенә чыга. Французларның данлыклы Зинетдин Зиданы гына да тарихка кереп калган иң яхшы футболчыларның берсе. Хәзер исә француз футболының йолдызы –хөҗүмче Антуан Гризман. Бу матчта ул иң яхшы футболчы дип тә билгеләнде әле.

Австралия беренче тапкыр Чемпионат уеннарында 1974 елда катнаша. 2006 елда финалның 8/1енә эләгә. 1997, 2001 елларда Конфедерацияләр Кубогында көмеш һәм бронза медальләренә ия булалар. Без футбол дип йөрткән уен Австралиядә бөтенләй башка спорт төре. Ә гадәти футболны алар “сокер” дип йөртә.

Аншлаг булмады
Конфедерацияләр Кубогындагы күзәтүләремнән чыгып әйтә алам, команданың җиңүгә өмете никадәр азрак, стадионда шуның кадәр күбрәк җанатарлар җыела. “Казан Арена” стадионындагы трибуналар да кулларына кенгуру уенчыгы тоткан сары фанатарлар белән тулган иде. Стадионга автралиялеләр җирле халыктан да күбрәк җыелган иде кебек. Ни кызык, французларга күбрәк кытайлар җан атты. Франциянең элекеге Президенты Николя Саркози да уен карарга килгән иде.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов стадионда аншлаг булачак дип вәгъдә иткән иде. Ләкин уенга көтелгән кадәр халык җыелмады. 45 меңнән артык кеше сыйдырышлы стадионга 41 279 кеше генә килгән иде. Халык күбрәк иң арттагы, очсызрак урыннарны өстен күргән. Күрәсең, 15-20 меңгә билет алганчы татарстанлыларның күбесе матч көнендә авыл-районнарда уздырылган Сабантуйларына баруны өстенрәк күргән. Шулай да стадионда җыелганнары футболның иң тугры фанатлары иде. Алар беренче матчтан чын бәйрәм ясадылар.

Caption


Владимир Серичев футбол карау өчен улы Максим белән Киров өлкәсеннән үк килгән. Кем өчен җан атасыз дип сорауга, “Россия өчен инде!” дип уйлап та тормыйча җавап кайтарды алар. 
-Россиядән кала беркем өчен дә җан атмыйбыз. Мин җиде яшемнән бирле футбол җанатары, хәзер улым миннән үрнәк ала. Чит илдән килгән иң көчле командаларның уенын стадионда карау үзе бер бәхет. Бүгенге уен бик уңайлы вакытта оештырылган. Австралиялеләрнең иң көчле командага каршы торуларын күрдем дә, күңелдә өмет уты кабынды. Безнекеләр дә бит шулай уйный ала, - диде Владимир.


Бездән мондый уенны берәү дә көтмәде
Элек аутсайдерлар рәтендә йөргән австралиялеләр чыннан да үзенә зур хөрмәт уятты бу көнне. Беренче тайм дәвамында алар французларга гол кертү өчен бер мөмкинлек тә тудырмады. Франция җыелмасы төп тренеры Дидье Дешам да уеннан соң “Без чыннан да Австралиялеләр белән ни эшләргә белмәдек” диде. 
-Австралиялеләрне шундый ук гади команда димәс идем. Без яхшы башладык. Ләкин безгә тизлек җитмәде. Австралия шуннан яхшы файдаланды, - диде Дидье Дешам.
  Австралиялеләр 2:1 белән җиңелсәләр дә, тренерлары Берт ван Марвейк үз командасын мактады. 
-Миндә хәзер горурлык хисе генә. Бездән мондый уенны берәү дә көтмәгән иде. Без 93 процентка яхшы уйнадык. Кичә генә миңа “сез 5:0 исәбе белән җиңелерсез дип курыкмыйсызмы?” дигән сорау бирделә. Бүген без нәрсә эшли алганыбызны күрсәттек, - диде Берт ван Марвейк. 


       Казан кабат тарихка керде
     “Казан Арена”да чемпионат тарихында беренче тапкыр арбитр видео-повтор караганнан соң пенальти карарын кабул итте. Хөкемдарның видео ярдәмчесе футбол дөньясында күптәннән зур бәхәс алып бара инде.
-Видео ярдәмчеләр футболның техник яктан камильләшүенең башы гына әле. Безгә күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар. Мин андый әйберләр турында сөйләшергә яратмыйм, миңа футболның үзе кызык, - ди Берт ван Марвейк.
Француз командасы видеопросмотрларга түгел, ә “Казан Арена”дагы газон халәтенә зарланды. 
-Бәлки газон корырак булгандыр, үлән дә нормадан биегрәк иде. Ләкин бу безгә генә түгел, ике командага да тәэсир иткәндер дип уйлыйм, - ди Дидье Дешам.  


Татарстан башкаласы Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Корея – Германия (27 июнь, 1/8 финалы матчы (30 июнь) һәм ярымфинал (6 июль) уеннарын кабул итәчәк.
 

Фото - Илдар Мөхәммәтҗанов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X