16+

Автобиографик этюдлар

* * *

Автобиографик этюдлар

* * *

Эзләү һәм табу

Егермедә 
Дөнья кайный, мин кайныйм.
Тормышка аек карыйм.
Кесәдә акча саныйм,
Кулын тотар кыз сайлыйм.

Яши торгач, танышлар да
Күбәеп, артып киткән.
Барысына тик миннән
Зур ярдәм кирәк икән.

Утызда
Кызыл байрак кулларда –
Чат саен дуслар тора.
Утыз яшьлек ир-егет 
Тормышка план кора.

Һәркайсы киңәш итә,
Кул кыса, иңнән кага.
Шул уңайдан үзенә дә
Бер нәрсә алып кала.

Кырыкта
Яшел байрак кулларда –
Милләт дип чабышабыз. 
Дуслар уртак, дошман күп –
Шулай дип ялгышканбыз...

Халык өчен яшим, имеш,
Хаклык өчен көрәшү!
Күрәм шулчак: бар яшәеш
Хөсетлек һәм көнләшү. 

Илле яшьтә 
Эзләдем берәр дусны
Җылы сүз ишетергә.
Җанга бик авыр чакта –
Яшь җитә бит иллегә!

Алар беткән – тапмадым,
Әллә сүзләр суынган?!
Җылынып киттем шулчак –
Онык килеп сарылган...

                      Зиннур ХӨСНИЯР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading