16+

Авыл чеби көтә, тал чыбыгыннан каз оялары үрә

Тал чыбыгыннан үрелгән каз оялары хакында ишеткәч, балачактагы каз утыртып, бәбкә чыгарган вакытлар искә төште.

Авыл чеби көтә, тал чыбыгыннан каз оялары үрә

Тал чыбыгыннан үрелгән каз оялары хакында ишеткәч, балачактагы каз утыртып, бәбкә чыгарган вакытлар искә төште.

Актанышның Уразай авылында яшәүче 80 яшьлек Роберт Локманов тал чыбыгыннан каз оялары үрә икән. Уразай авылында электән кәрзин үрүчеләр күп булган.

“Талларны, яфрагы коелгач, көз көне үк өйгә алып кайтып куям. Бу шөгыльгә мәктәптә укыганда ук өйрәндем. Дөньяны алып бару өчен кирәк иде”, – дип сөйли ул.

– Роберт абый талларны күл буйларыннан үзе кисеп алып кайта. Аның кул эшен төрле күргәзмәләргә куябыз. Элекке кирәкле һөнәрне дәвам итүче кешебез ул. Куллары алтын, – ди аның турында Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов.

Ул ике каз оясын бер көндә үреп чыга икән. Тавык-үрдәккә дигәненең капкачын да талдан чорный. Кош-корт оясы гына түгел, вак кәрзиннәр дә ясап куя. Ә язга чыгуга каз оялары үз ияләрен таба.

Тал чыбыгыннан үрелгән каз оялары хакында ишеткәч, балачактагы каз утыртып, бәбкә чыгарган вакытлар искә төште. Мартта казларның күкәй салып йөргән вакытлары бит. Соңгы вакытта авыл да инкубаторга күчте.

Өйдә каз утыртып, бәбкә чыгаручылар калмады диярлек. Халык күбрәк бер көнлек бәбкәләргә алдан ук язылып куя. Шулай ук иртә яздан чеби алып үстерүчеләргә дә вакыт җитеп килә.

Саба районы Кече Кибәче авылында яшәүче Сания Әхмәтгаязова гыйнвар аенда ук 80 баш чебигә язылып куйган. “Саба инкубаторыннан март азагына таба чебиләр кайтачак.

Авылыбыз белән чеби үстерәбез. Күршеләрдә дә күпләп каз-үрдәккә язылучылар күп. Үземнең дә үрдәкләр алырга исәп бар”, – диде ул. Бер көнлек чебинең бәясе 60 сумга төшкән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading