16+

«Авылыбыз янында ике урманда да аюлар йөри»

Татарстанда кешеләрнең аю белән очрашу очраклары ешайган. Юл аркылы чыгучы аю турындагы видео тиз арада социаль челтәрләрдә таралды.

«Авылыбыз янында ике урманда да аюлар йөри»

Татарстанда кешеләрнең аю белән очрашу очраклары ешайган. Юл аркылы чыгучы аю турындагы видео тиз арада социаль челтәрләрдә таралды.

Халык кыргый хайваннар авылларга төшмәсме дип борчыла башлады. Без Кукмара районы Ятмас Дусай авылында яшәүче Виктория Рәхмәтуллина белән хәбәргә чыктык. Ул да аюларның саны артканга борчыла.

– Урманга барырга куркабыз. Авылыбыз янында ике урманда да аюлар йөри. Авылга төшмәсеннәр инде. Мин почтада эшлим. Газета-журналларны таратыр өчен башка авылларга да барырга туры килә. Ә юлым урман яныннан үтә. Аюлар Төркәш платинасына су эчәргә төшәләр. Нырты авылы юлларында да күренәләр. Җәяү йөрергә куркыныч. Урманда гөмбә җыю турында әйтәсе дә юк, – диде почта хезмәткәре Виктория Рәхмәтуллина.

Аюларның саны арту сәбәпле Балык Бистәсе районында юлсыз урында ярышу буенча машина йөртүчеләр бәйгесен дә үткәрмәскә булганнар. “Распутье” бәйгесе 20 ел уздырылган, соңгы 6 елда ярышлар Татарстанда республика кубогы кысаларында үткән. Быел да бәйгедә 60ка якын машина йөртүче катнашырга тиеш иде. Оештыручылар сүзләренчә, урман аша үткән юл нәкъ аю өненә килеп чыккан. 

– Безнең урманнарда аюлар, чыннан да, бар. 42 мең гектар урманыбызда 16 аю яши. Аюлар безнең ярдәмчеләребез. Аларның саны арткан саен, кешеләр урманда азрак йөри. Аюлар күбәю пошиларның кимүенә китерә. Пошилар яңа утырткан наратларны ашап бетереп бара иде. Халык аюлар күп дип зарлана. Тик хайваннарның кешеләргә зыян китергән очраклары юк. Урманда кеше йөрмәгәч янгын чыгу куркынычы, чүп-чар кими, – диде Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Тазмеев.

Аюлар республиканың төньяк өлешендә  Мамадыш, Балык Бистәсе, Теләче, Балтач, Яшел Үзән, Саба һәм Кукмара районнары урманнарында яши. 

– Татарстанда җәйге айларда 80-120 көрән аю йөри. Кышка таба аюлар Киров өлкәсе тарафларына китә, ә 30 аю Татарстанда кышлап кала, – дип әйткән иде Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.

Искәртеп үтәбез, көрән аюлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Кыргый хайван белән очрашсагыз тынычлык саклагыз. Йөгерергә, аюга арка белән борылып басарга ярамый. Хайван якынлашса, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз.

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading