16+

Аягың җиңел булсын, Ркаил!

Татарстанның Язучылар берлеге элек-электән язучы белән укучы арасында якынайтып-тоташтырып торучы күпер ролен үтәгән. Бүген дә шул ук  әһәмиятле зарури миссияне башкара ул.

Аягың җиңел булсын, Ркаил!

Татарстанның Язучылар берлеге элек-электән язучы белән укучы арасында якынайтып-тоташтырып торучы күпер ролен үтәгән. Бүген дә шул ук  әһәмиятле зарури миссияне башкара ул.

Аның өчен Язучылар берлегенең үз  бинасы һәм анда Тукай клубы да бар. Бик күп җыр-моңнар, шигырьләр һәм акыллы сүзләр ишеткән аның диварлары. Бик күп тантаналы кичәләрнең шаһиты булган. Каләмдәшләрнең туган көннәре,  юбилейлары шунда зал тутырып шаулап-гөрләп аз узмады. Ләкин тормышыбызны баштанаяк үзгәрткән замана чире таҗлы вирус бу матур аралашуларны гына түгел, тамашачылар санын да нык киметте.

Моңа 65 яшьтәгеләрнең хокулары чикләнү дә, вирус тимәсә дигән шикләнү дә, куар кодлар булмавы да сәбәп, билгеле. Ләкин бит тормыш дәвам итә. Исәннәргә  ничек тә яшәргә кирәк. Шуны истә тотыптыр инде, Язучылар берлеге "Гомер чалымнары" дигән яңа очрашулар проекты оештырган. Аның идея авторы танылган шагыйрә, берлек рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова.

Аны 19 январь көнне тиздән алтмыш яшьлек юбилеен каршы алучы Ркаил Зәйдулла башлап җибәрде. “Нигә ул?” дигән сорау урынсыз. Ркаил әдәбиятыбызны саллы әсәрләре белән баетучы шагыйрь-прозаик һәм драматург та. Тукай прмиясе лауреаты. Халык шагыйре. Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Татарстан Дәүләт Советы депутаты да. Аның  да үз укучысына әйтер сүзләре шактый җыелган булып чыкты.

Кичә бер тында ике сәгать буе барды. Үз шәкертләрен тыңларга һәм горурланырга остазлары - әдәбиятыбыз аксакаллары  Хатыйп ага Миңнегулов, Рабит ага Батулланың да килүе әлеге очрашуны бик җанлы һәм гамьле итте. Ә инде Гөлзада Сәфиуллина тавышы әлеге очрашуны моңга күмде. Ркаил балачагын да, яшьлеген дә хәтерендә урап-урап кайтып, гомер йомгагын сүтеп  чорнады. Тамашачы (кызганыч, бик аз иде ул) шагыйрьнең дә шул ук кеше булуын, ул да шундый ук сыйфатларга ия булуын тыңлап, үзе белән язучы арасының якынаюын тоеп утырды. 

Мондый очрашулар ай саен булачак икән. "Аягың җиңел булсын, Ркаил!" -   диясе килә. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading