Шәһри Казан

Аяклары да кемнеңдер – тездән, кемнеңдер – тубыктан юк...

Бөек Җиңүнең 77нче язын каршылыйбыз.  Бөек Ватан сугышы ветераннары дигәндә, күз алдына авылым бабайлары килеп баса.

Берсенең – бер аягы, берсенең – кулы, берсенең күзе юк... Аяклары да кемнеңдер – тездән, кемнеңдер – тубыктан, кемнеңдер янбаштан юк. Күбесендә агач аяклар. Шуларны күреп үскәнгә, кечкенәдән үк бабайлар әнә шулай агач аякта йөрергә тиеш дип уйлый идем. Безнең үзебезнең бабайның да уң аягы агач иде. «Тел» алып кайткан вакытта без немецларның орудие утына эләктек. Мин шулай аягымны югалттым. Өстәмә көчләр килеп җитте. Мине хәрби госпитальгә озаттылар. Анда тугыз ай яттым», – дип сөйли иде ул. Әнә шулай бер аягын югалту тарихын ачынып сөйли торган була. Соңрак без аның госпитальдәге извещение кәгазен дә таптык. Әби мәрхүмәнең ничек өзелгән аякның сызлау-сыкрауларын сөйләгәнен искә төшерсәң дә, йөрәкләр жу итә. Менә берничә агач аяк, аны мөгаен, сугыш ветераннарына бирә торган булганнардыр. Бабай үлгәнгә дә ничә ел инде, тик шул агач аякларны чүплеккә ташлап та, яндырып та булмый. Бабай белән әби куйган җирдә тора да тора алар.

Безнең Саба районы Тенеки авылыннан сугышка китеп һәлак булганнар саны 78 кешегә җитә. Кечкенә генә авылдан сугышка 112 кеше алынган. Бүген аларның берсе дә исән түгел. Истәлекләрдә, хәтер-хатирәләрдә генә яшиләр. Авылым бабайлары дигәндә, иң беренче күз алдына олпат гәүдәле, нык бәдәнле Хәтмулла абый Сабиров килеп баса. Тавышы да көр иде аның. Корбан гаетенә тәкбир әйтеп килүен ел да сагынып көтеп ала идек. «Сугышка беренче тапкыр керүем 1943 елның октябрь аенда Днепр буенда Днепропетровск шәһәрен алганда булды. Кировград шәһәрен алгач, яралардан дәваландым. Өч айдан соң госпитальдән чыгып, радиотелеграфистлыкка укыдым. Укуны төгәлләүгә, алгы сызыкка киттем. 1944 елда Варшава янындагы сугышларда контузия алдым. Житомирда госпитальдә алты ай яттым. Аннан соң мине трудармиягә җибәрмәкчеләр иде, ләкин үз частема кайтаруларын сорадым. Үз частем Висла буенда оборонада иде. Мине радист итеп билгеләделәр. 1944 елның октябрь аенда һөҗүмгә күчтек. Бреслау шәһәрен чолгап алдык, Берлинга юнәлдек. Берлинга җиткәндә, Дрезден шәһәрен алдык. Шуннан соң «За взятие Дрездена» дигән хөкүмәт бүләге тапшырылды.

Танк-десант гаскәрләре белән Чехословакия башкаласы Праганы алдык. Аннан соң Англия командующие һәм Конев белән очрашу өчен, безне Эльба буена алып килделәр. Шул вакытта Жуковны, Рокоссовскийны, Коневларны күрдем. 1945 елның көзенә кадәр Бреслауда палаткаларда яшәдек. 1946 елда Житомир шәһәренә алып кайттылар. Шуннан безнең частьны таркаттылар. Мин 117нче авыр артиллериядә хезмәт иттем. 1947 елның апрель аенда демобилизацияләндем. Сугыштагы батырлыкларым өчен медальләр белән бүләкләндем. Сугыштан соң гомерем туган авылымда үтте» – бу истәлекләр Туган якны өйрәнү музее төзелгәндә, укытучыларыбыз Рузия апа Гомәрова, Илдар абый Сафиннар кушуы буенча җыйналган иде.

Реклама

Менә тагын бер истәлек. Монысы – сугышны кичеп, аннан озак еллар авылыбызда көмеш эше белән шөгыльләнеп дан казанган Хәбибрахман абый Ганиев хакында. Аның турында истәлекләрне оныгы Энҗе барлый. «Беренче чыныгуларны алар Суслангер лагеренда үтәләр. Аларга анда ашарга ризык, ятарга урын да булмый. Алар шулхәтле бетәшеп сугышка керәләр. Сугышта алар Левин, Воронеж шәһәрләре аша немецларны куып, Кенигсберг шәһәрен узып, Петровскига хәтле барып җитәләр. Хәбибрахман бабай шунда җәрәхәтләнү ала һәм берничә атнадан соң аны Воронеж госпиталенә кайтаралар. Шунда аның, тез капкачы каты яраланганлыктан, бер аягын кисәләр. Ул 1943 елның декабрь аенда, уң аягын югалтып, авылга кайта. Аның күкрәгендә I дәрәҗә Дан ордены, 7 медаль балкый».

Бу истәлекләрне язуым юкка түгел. Бөек Ватан сугышы турында белү, кимендә үз гаиләңнән чыгып киткән бабайлар хакында сөйләү һәм аларның истәлеген барлау, аны буыннан буынга тапшыру эше даими алып барылырга тиеш.

Рәсемдә: Хәтерли белсәң генә тарихны саклап була: әби белән бабай янында абый белән икәү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: