Шәһри Казан

Айдар Галимов оныгының фотосурәтен күрсәтте!

Айдар Галимов үзе социаль челтәрләрдә утырмаса да, фан-аккаунтлары бар һәм алар һәрдаим җырчының яңа фотосуртәләре белән тулыланып тора. Мәсәлән, бүген җырчы оныгы белән төшкән фото «элде» һәм ул тиз арада йөзләгән лайк җыйды.

Фото астына җырчының концертларда яратып сөйләгән сүзләре язылган: "Оныгым туганнан соң бер танышымны очраттым, ул: “Хәзер җырчы, депутат статусларың төшеп кала, син хәзер – картәти”, - диде. Чынлап та, кадерле статус икән ул", - диелгән.

Сафиягә әле 1 яшь һәм 8 ай. Биергә бик ярата икән. Нинди генә көй ишетмәсен, шундук биергә керешә ди. Айфон, планшет кебек техниканы картәтисенә караганда да яхшырак белә. Быел Кыш Бабай кызчыкка бик күп уенчыклар һәм матур күлмәк алып килгән. Ə картәтисе, кайда барса да, Сафияга күз явын алырлык киемнәр алып кайта.

Реклама

Айдар Галимов оныгы турында интервьюларда да еш сөйли.
- Сафия туганын хәбәр иткәндә мин стадионда, футбол карый идем. Шулкадәр сөендем, 0:3 җиңелеп килгәнебезне дә оныттым хәтта. Балалар табу йортының баш табибы рөхсәтен алып, Гүзәл һәм Сафия янына шул көнне үк палатага кердек.

Ул вакытта әти дәваханәдә, Уфада иде. Икенче көнгә аның янына бардым да: “Әти, мин дә картәти булдым бит”, - дидем. Бер нәрсә дә дәшмәде. Карыйм, күзенә яшь тулды. Бу яңалыкны үзенчә шулай кабул итүе булгандыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 27 май 2018 - 11:42
    Бакча җиләген ничек туендырырга? 1 стакан көлгә 1-2 литр кайнар су салып суытырга. Шуңа 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод өстәп, яфраклар чыланганчы сибәргә.
    48
    0
    1
Ночной режим