Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән 8 еллап таныш без. Шушы азмы-күпме еллар дәвамында иң якын дусларга әйләндек. Дуслар шатлыкта һәм кайгыда сынала, диләр. Әйе, кайгылы вакытларда бер-беребезгә терәк без, әмма андыйлары булмасын иде. Ә шатлыклы чакларда бер-беребез өчен сөенә беләбез.
Айгөл белән Линарның уллары Камилнең Мәскәүдә ГИТИСта укуын күпләр белә. Хәзерге вакытта ул 3нче курста белем ала. Һәм алар - студентлар “Коломба” француз әсәрен сәхнәләштерде. Айгөл мине дә Мәскәүгә спектакль премьерасына чакырды. Әлбәттә, ризалаштым. Камилнең тәүге премьерасын үз күзләрем белән күрәсем килде.
Безнең белән шулай ук Айгөлнең икетуган апасы белән гаилә дусты да барды. Шунысы гына кәефне кырды: Казан аэропортында 2,5 сәгатькә самолет тоткарланды. Мәскәүдә бозлы яңгыр яуган икән. Сизәм, Айгөлнең эче поша. Спектакльгә өлгерсәк ярар иде, дип хафалана. Әмма өлгердек, Аллаһка шөкер.
“Коломба” Мәскәүнең драматургия һәм режиссура үзәгендә үтте. Камил төп рольне - Жульенны уйнады. Бик авыр роль. Гомумән, спектакльнең жанры да, эчтәлеге дә катлаулы. Яшь студентларның аны җиренә җиткереп башкарып чыгарулары үзе бер могҗиза. Ә эчтәлеге болайрак: Жульенга армиягә повестка килә. Ул баласы белән хатынын әнисенә калдырып китә. Әнисе Жульенны гомере буе кагып яшәгән, чөнки аны яратмаган кешедән тапкан булган. Жульенның әтисе – мәрхүм офицер. Жульен армиядә булганда, хатыны кулдан кулга йөреп, фахишәгә әйләнә. Менә шундый фаҗигале язмыш...
Айгөл спектакль буе борчылып, дулкынланып утырды. Бер күренештә Камил әнисенең каршына диярлек (махсус түгел, шулай туры килде) килеп басты да, “Мама!” дип кычкырды. Бу мизгелдә спектакль белән чынбарлык тоташкан сыман булды, чөнки ана белән улның карашлары очрашты. Айгөл улын кызганып елады, ана йөрәге түзәмени соң? Хәер, ул гына түгел, бөтен зал елады. Димәк, Камил үз ролен тамашачыга җиткерә алды, артистның төп максаты да әнә шул бит. Аны башкарып чыгарга күпме көч һәм энергия кирәк! Ә бит ул баланың башына болай да күпме кайгы төште. Әтисе дә аңа күкләрдән көч биреп торгандыр, аның өчен ихластан сөенгәндер.
Ни әйтсәң дә, Мәскәү каласының режиссура дәрәҗәсе нык аерыла. Безнең театрларда мондый спектакль куелмаячак. Беренчедән, биредә музыкаль бизәлеш тере тавышка башкарылды. Шушы ук студентлар төрле музыка уен коралларында уйнап, үзләре җырлады, үзләре биеде. Икенчедән, спектакльдә паузалар булды. Ягъни студентлар теге яки бу режиссер, тәнкыйтьче образына кереп, театр турында төрле акыллы фикерләр сөйләде. Спектакльдә интим күренешләр дә булды. Татар театрларында үбешүләр бик кабул ителмәсә дә, урынлы булган очракта, моны кертергә мөмкин дип саныйм. Кыскасы, ГИТИС студентлары бер спектакль эчендә утны да, суны да кичте. Афәрин!
Җәй көне Камил катнашындагы бер фильмны караган идем. Сүз уңаеннан, ул тиздән “Россия” каналында күрсәтелергә тиеш. Шунда ук Камилнең чын актер булып тууына инанган идем. Ә бит ул балачагында артист булырга хыялланмаган. Бары чыгарылыш сыйныфларда укыганда гына әти-әнисенә әйтми-нитми театр түгәрәгенә язылган. Камилгә сайлаган юлыннан тайпылмыйча барырга, зур үрләр яуларга насыйп булсын. Иң мөһиме – үз эшен яратып башкарсын. Дәү әтисе Шамил Бариев кебек халык мәхәббәтен яуларга язсын.
Кыскасы, премьерадан зур кичерешләр белән кайттык без. “Үз уңышларың баланыкы янында берни түгел икән ул. Синең дә улларың зур уңышларга ирешеп, сине сөендерүләрен телим”, - диде Айгөл. Амин! Әйтергә онытып торам, Айгөл Мәскәү студентларына Казаннан 50 өчпочмак һәм 40 өлеш алып барды. “Студентлар һәрвакыт ач алар, шуңа күрә моннан да яхшысы булмас дип уйладым”, - ди дустым.
Чынлап та, студентларның сөенгәннәрен белсәгез! Казан күчтәнәчләре өчен Камилнең әнисенә мең рәхмәт җиткерделәр. “Күптән татар ризыгы ашыйсы килә иде. Премьераның моннан да яхшырак тәмамлануын күз алдына да китерә алмыйбыз”, - дигәннәр. Менә бит.
Бу матур, күңелле сәяхәт өчен Айгөлгә зур рәхмәтемне белдерәм. Алда куанычлы, бәхетле көннәрең күп булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар