16+

Айгөл Имаева: «Эшемнең сыйфатлы булуы, һәркемнең канәгать калуы минем өчен акчадан да өстен»

Көннәрдән бер көнне син эшләп карамаган өлкәдә, әйдә үз эшеңне ачып җибәр, шуның белән шөгыльләнә башла, дисәләр, күпләр югалып калыр иде, мөгаен.

Айгөл Имаева: «Эшемнең сыйфатлы булуы, һәркемнең канәгать калуы минем өчен акчадан да өстен»

Көннәрдән бер көнне син эшләп карамаган өлкәдә, әйдә үз эшеңне ачып җибәр, шуның белән шөгыльләнә башла, дисәләр, күпләр югалып калыр иде, мөгаен.

Тәвәккәл булу – уңышның яртысы

Танылган тырнак ясау остасы, бүген Сабада затлы салон иясе Айгөл Имаева үзенең, якыннарының көченә ышана.

Әнисе 2009 елда шулай дип тәкъдим ясагач, озак та уйлап тормый ныклап эшкә тотына. Тәвәккәл таш ярыр, ди бит. Бүген ул үзенең зур клиентлар базасын туплаган тирә-як авыл, районнарда танылган маникюр ясаучы.

– Айгөл, ничек шулай матурлык тудыру өлкәсенә кереп киттең?
– Шәфкать туташлары әзерләүче көллиятне тәмамладым. Гел ак халат киеп эшлисем килә иде. Ул хыялым чынга ашты ди­сәм була – эш урынымда гел ак халаттан йөрим. Улым белән бала ялында булганда, без Казаннан Сабага яшәргә кайттык. Дәү әнием шушы якныкы, ул авырганга кайтырга туры килде. Ләкин кечкенәдән авылдан китәсе килмичә елый идем. Ходай шуңа да монда яшәүне насыйп иткәндер. Үзем –Казанныкы, ирем Түбән Каманыкы булса да, Сабада бик яратып яшибез. Әни шул елларда район үзәгендә чәчтарашханә ачып җибәрде дә: «Миңа бик күп кәләшләр килә, әйдә тырнак ясарга укып кайт», – дигәч, тәвәккәлләдем.

– Димәк, бу өлкәгә син берни белми килеп кердең?
– Мине өйрәтүче оста терминнарны да аңламый торганымны күргәч, башта куркып та калды. Ләкин бөтен тырышлыгымны куйдым. Өйрәткәннәрен губка кебек сеңдереп бардым.

– Өйрәнеп кайтуга, клиентлар көтеп тормагандыр?
– Юююк, нинди ул? Башта беркем юк иде. Үзем курка да идем. Телефоннан чит-ят номер шалтыратканын күреп, тырнак үстерергә киләбез димәсәләр генә ярар иде дип тели идем. Хезмәт өчен кеше үз акчасын түли бит, барып чыкмаса нишләрсең? Ниһаять, беренче кәләшкә тырнагын ясаганнан соң аның канәгать йөзен күреп, беренче акчамны алгач кына тынычландым. Шулай көннән-көн кулым күнегә барды. Медик буларак стерилизация гел беренче урында. Хәзер бу шөгыльгә башкаларны да өйрәтәм. Эшемнең сыйфатлы булуы, һәркемнең канәгать калуы минем өчен акчадан да өстен. Эшемне яратам. Бөтен көчемне кертәм, күп вакыт төнгә кадәр эшлим.

– Үз эшен башларга теләгән кызларга нәрсә киңәш итәр идең?
– Иң беренче – теләк кирәк. Аннан инде – финанс ягы, сабырлык, тырышлык. Миңа укырга килгән кызлардан: «Эшләп китәр өчен кирәк-ярак алыр­га 30 мең сум акчагыз бармы», – дип сорыйм. Юк икән, кирәге чыгар дип кенә укудан ни мәгънә? Тәвәккәл булу да кирәк.

– Киләчәккә нинди планнарың бар?
– Минем эшмәкәрлек канга сеңгән, ахры... Кечкенәдән жетоннар, шешәләр җыеп сатып акча эшли идем. Керфекләр дә үстереп карадым, макияж ясап чәчләр дә ясадым, монысы – иң ошаганы. Бәлки бизәнү, чәч ясау юнәлешендә камилләшеп эшләргә булыр.

Лилия Гатауллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    шундый аяк киеме кыз-хатынга бердэ килешми

    Мөһим

    loading