16+

Айрат Фәрраховның әтисе Зәки ага: «Балалар уңышы – мактаныр өчен сәбәп түгел»

Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче сугыш ветераны, 55 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Зәки ага Фәррахов бу көннәрдә матур бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылый. Хәер, тормышның ачысын-төчесен дә, мәшәкать-борчуларын да, сөенеч-куанычларын да күп күргән Зәки агага һич кенә дә 90 яшь биреп булмый.

Айрат Фәрраховның әтисе Зәки ага: «Балалар уңышы – мактаныр өчен сәбәп түгел»

Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче сугыш ветераны, 55 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Зәки ага Фәррахов бу көннәрдә матур бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылый. Хәер, тормышның ачысын-төчесен дә, мәшәкать-борчуларын да, сөенеч-куанычларын да күп күргән Зәки агага һич кенә дә 90 яшь биреп булмый.

Егетләр төсле төз гәүдәле, ачык йөзле, аңлы-зиһенле яңа танышыбыз, ихластан елмаеп: «Шөкер, Аллаһы Тәгалә барыбызга да озын һәм бәхетле гомер насыйп иткән. Туганнарымның барысы да 80-85 яшьләр тирәсендә вафат булдылар. Безнең арадан киткәндә, әнигә – 90, әтигә 86 яшь тулып узган иде. Озын гомерле булуымның сәбәбен кешеләр белән аралашып, ярдәмләшеп яшәвемдәдер дип уйлыйм. Бервакытта та горур, мин-минлекле була белмәдем», – диде.

Һәм мин аңа ышандым. Ике сәгатькә якын аралашып утырганда, аның горурланырлык, күкрәк кагып мактанырлык, «менә бит!» дип әйтерлек эш-гамәлләре, уңышлары булса да, берсенә дә басым ясамады. Аеруча гаиләсе, балаларының уңышларына бәйле сорауларга бик тыйнаклык белән генә җавап бирде.

Яшьлек һәм сугыш еллары

– Мин 1927 елның 5 декабрендә Әгерҗе районының Кичкетаң авылында дөньяга килгәнмен, – дип, тормыш йомгагын сүтә башлады Зәки ага. – Гаиләдә өч малай һәм бер кыз тәгәрәшеп үстек. Апа колхозда баш бухгалтер булып эшләде. Энекәш тә шахтада җитәкче кеше булды.
Зәки ага мәктәпне 1941дә – сугыш башланган елны тәмамлый. Минзәлә педучилищесына укырга керәм дип канатланып йөргән яшь-җилкенчәкнең планнарын сугыш кына үзенчә хәл итә, чөнки авыл ир-атларының күпчелеге фронтка китеп баргач, урамнар да моңсуланып, бушап калгач, тормыш йөген тарту менә шушы әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган малайлар җилкәсенә төшә.

– Сыйныфташ биш кыз укыр­га кереп кайтты, ә минем кулыма ике ат тоттырдылар да: «Акыллым, син колхозда эшлә инде», – дип, җибәрмәделәр. Шулай итеп, 1944 елның октябренә кадәр, ягъни армия сафларына киткәнче, мин шул атлар белән дүрт-биш ел лабогрейкада (урак машинасында) эшләдем. Малкайларны ял иттерә-иттерә эшләтсәк тә, үзебезгә анысы тәте­мәде, – дип искә ала ул чакларны Зәки ага.
Шуннан соң яшь егет, армия саф­ларына алынып, ЭЭМ частенда Латвия, Литва, Эстониядә хезмәт итә. Брест, Грондо тирәсендә дошман белән көрәшкән вакытта, 1948 елның 23 февралендә бик каты яралана. Грондо шәһәрендә алты ай гос­питальдә ятканнан соң, яшь солдатны өенә озаталар.

– Ике солдат мине хәрби комиссариатка алып кайтып ­куйды. Әгерҗедән исә ат белән туган авы­лым Кичкетаңга илттеләр. Солдатлар кайтып киттеләр, ә мин, ике култык таягы белән, авылда калдым. Әти бер тын үземә карап торды-торды да: «Ай, улым, сине шифаханәгә урнаштырырга кирәк», – диде. Юллама турында сүз дә юк иде. Бер тананы сатып, әти мине Варзи-Ятчә шифаханәсенә урнаштырды. Анда 24 көн дәвамында ләм белән дәваландым. Хәлем күзгә күренеп яхшырды. Шуннан соң табиблар әлеге ләмне үзем белән авылга алып китәргә дә рөхсәт иттеләр. Өйгә кайткач, әни, көн саен мунча ягып, мине шул ләм белән дәвалады. Шушы дәвалануларның файдасы булып, бер ел дигәндә, аяк­ка бастым, – дип, хатирәләре белән уртаклаша Зәки ага.

Бу елларда авылның ир-аты да, хатын-кызы да Красный Бор районында (Мәгълүмат өчен. 1960 елның 28 октябрендә Красный Бор районы мөстәкыйль административ район буларак бетерелә һәм Әгерҗе районы­на кушыла. – Авт.) урман кисү эшендә була. Сугыштан яраланып кайтып, аякка баскан егеткә дә җаваплы эш тапшыралар: ул урманда эшләгән кешеләрнең эшләрен учетка алып, шулар буенча исәп-хисап тотарга тиеш була. Шуннан соң да Зәки ага төрле җаваплы эшләр башкара. Райком комсомолының беренче секретаре итеп тә билгеләнә.
 
Шулай да кайчандыр сугыш чәлпәрәмә китергән хыялын да тормышка ашырырга карар кыла: читтән торып булса да, Минзәлә пед­училищесына укырга керә. Соңыннан Алабуганың педагогика институтын тәмамлый.
– Район мине РОНО мөдире итәргә дип көтеп тора иде, шуңа күрә педагоглык хезмәтемне шуннан башладым. Эшләгән елларда күп йөрергә, ерак аралар узарга туры килде. Бу мине бераз арытып та җибәргәндер, бәлки, шуңа күрә 1964 елда Әгерҗенең 34нче мәктәбенә кайтып, директор булып эшли башладым. Тарих фәнен дә укыттым. Ул чагында мәктәпләр зур. Татар мәктәбендә 1280 бала укыды. Татар сыйныфлары белән бергә рус сыйныфлары да эшләп килде. Үзем дә тик тормый идем, ләкин миңа ярдәм итүчеләр дә бик күп булды. Котельный төзү, мәктәпкә су кертү проблемасын хәл итү өчен күпме борчылырга, КПСС райкомы, Мәгариф министрлыгы тупсаларын таптарга туры килгәнен, «акча юк» дип кире борып чыгарганда, йөрәгемнең ничек өзгәләнүләрен үзем генә беләм. Әмма бу зур эшләрне ерып чыккач, мәктәпне җылылык, су белән тәэмин иткәч, ничек шатланганымны белсәгез иде! – ди мәгариф системасында 55 елдан артык хезмәт стажы булган педагог.

Гаилә һәм балалар

Балачак, яшьлек еллары, эш – кеше гомеренең бер этабы гына. Чираттагы, тагын да якынрагы, кадерлерәге – гаилә һәм балалар. Зәки ага белән Роза апа соңлабрак гаилә кора. Ул чагында гаилә башлыгына – 35, ә Роза апага 31 яшь була. Әйтергә кирәк, Фәрраховлар – бик белемле, укымышлы, затлы гаилә. Роза апа – 40 ел гомерен медицинага багышлаган югары категорияле, ихтирамлы табибә, Россиянең сәламәтлек сак­лау отличнигы. Кызганыч, нәкъ биш ел элек ул каты авырудан вафат булган. Хис-кичерешләрен кулында тота белә, артык чәчелеп-түгелеп китми торган Зәки ага да, хатынын телгә алгач, күз яшьләрен тыеп кала алмады.

– Ун ел элек Әлдермешкә күчендек. Бераз торырбыз да кабат туган ягыбызга әйләнеп кайтырбыз дигән идек. Розамны гына яман чир алып китте... Улыбыз Айратның сәламәтлек саклау министры булып эшләгән чак­лары иде ул. Бик тырышсак та, нинди генә табиблар дәваласа да, кызганыч, алып калып булмады. Бу безнең өчен бик авыр югалту булды, – дип башын аска иде.

55 ел гомер иткән, кайгыда да, шатлыкта да бергә булган пар кана­тың каерылу, ай-һай, авыр шул. Бүген Зәки ага ялгызы гына гомер итә. Балалары, оныклары гел кайтып, әтиләренең хәлләрен белешеп тора.

Балалар дигәннән, Роза һәм Зәки Фәрраховлар өч бала тәрбия­ләп үстерә. Беренчеләре – Гүзәл – әтисе юлыннан китә: тарихчы. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Әгерҗе районының Исәнбай авылында яши. Икенчеләре – игезәкләр Айрат белән Әлфия. Айрат Фәррахов – барыбызга да яхшы мәгълүм шәхес. Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы, бүгенге көндә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты. Әлфияләре Чаллыда яши. Институтта укыта.

– Әгерҗедә торган вакытта балалар бакчасы якында гына иде. Мин аларны анда күтәреп алып керә торган идем. Ике игезәк бергә үскәндә авыр да булгандыр инде. Элек бит балага алты ай тулу белән үк, әни кешегә эшкә чыгарга кирәк иде. Үзебез эштә чагында балаларны әти-әни тәрбияләргә булышты. Айратны исә минем әти-әни карашты. Аларның өчесе дә холыклары белән үземә охшагандыр, күрәсең. Тыныч булдык без. Балалар, аеруча игезәкләр, бик яхшы укыдылар. Ләкин мин аларга «тегеләй булыгыз, болай итмәгез, теге яки бу һөнәрне сайлагыз» дип әйтмәдем шикелле. Гүзәлне тарих укытырга дип үз укытучысы «кодалады». Әлфия тел белгече булып китте. Ә Айрат, әнисе һәм аның туганнарының юлын сайлап, табиб булды, – ди Зәки ага.

Шуннан соң акыллы, тырыш балалар үстергән, аларга югары белем биргән әти кеше белән горурлык темасын күтәрәбез. Ә ул исә, үтә дә тыйнак итеп кенә:
– Шулай булырга тиеш. Минем өчен ул гадәти хәл. Ата-ананың балалары белән мактануы яхшы түгел, – дип куя.
Ул көнне Зәки ага белән озак­лап-тәмләп сөйләшеп утырдык без. Без килүгә авыл тарихын, төрле истәлекләрне барлаган берничә китабын да әзерләп куйган иде ул. Арада «Истәлек дәфтәре» дип исемләнгәне дә бар. Роза апаның да хатирәләре сакланган шундый ук дәфтәре бар икән. Ул аны улы Айрат Зәкиевич киңәше белән, үзенең вафаты алдыннан, каты авыруларын аз гына булса да онытып торыр өчен язган. Зәки ага рөхсәте белән, әни кешенең кайбер истәлекләрен газета укучыларына да җиткерәсебез килә.

«Балаларыбыз тырыш булдылар. Юкка-барга акча яки башка төрле әйберләр сорап йөдәтмәделәр. Хәтта студент чакларында да сорамадылар. Булганына шөкер итә белделәр. Киенүләре тыйнак, ә ашаганнары гади иде. Югары сыйныфларда һөнәр сайлау мәсьәләсе күтәрелгәч, балаларыбызга тулы ирек бирдек. Бары тик бер тапкыр гына мин: «Берегез дә табиб булмас микәнни инде? Картайган көнебездә безгә укол кем кадар икән соң?» – дип соравымны хәтерлим. Аларның өчесе дә безгә бернинди дә мәшәкать тудырмый гына укырга керде һәм укыдылар. (...)
Без менә шундый гади гаилә идек. Бәхетле әти-әниләр. Ләкин бу гаиләдә балалар бәхетле булды микән? Шикләнәм... Миңа калса, кечкенә чакларында аларга мәхәббәт һәм наз җитмәде, ә үсә төшкәч, коры һәм кырыс идек. Гүзәл: «Әни эштән кәефе төшеп кайта, сөйләшми иде», – дип искә төшерә. Чыннан да, без эшкә бик нык бирелгән идек һәм моның шулай булуына хәзер үкенәм...»

 

Зәки ага безне капка төбенә ка­дәр озата чыкты.
– Җәй көне кунакка кайтыгыз сез. Җәен монда бик матур була. Көзен-кышын гына бераз ямансу. Күршеләр белән дус яшибез. Балалар да, дәвалаучы табибым да гел шалтыратып, хәлемне белешеп тора, – ди ул. Аннан соң, кабат озын гомер темасына күчә: – 90 яшемә кадәр килеп җиткәнмен икән, монда Розамның өлеше бик зур. Сәламәтлегем яхшы булды. Розам табибның да ниндие генә иде бит! Моның өстенә, бик гадел кеше булды. Бер-беребезгә гел ярдәм итәргә тырыштык.
Язмамны исә Роза Фәррахованың «Истәлек дәфтәре»ннән бер өземтә белән тәмамлыйм.
«Без лаеклы яшәдек дип уйлыйм. Намуслы хезмәт иттек, балаларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштык, сәламәт яшәү рәвеше алып бардык... Заманалар үзгәрә, тормыш бер урында гына тормый. Әмма өч хакыйкать үзгәрешсез кала: беренчесе – сәламәтлек, икенчесе – тырышлык, өченчесе – кешелеклелек».

Биектау, Әлдермеш

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading