16+

Айрат Мәрдиев: “Юлга кузгалганда бисмилла әйтәм”

Согуд Гәрабстанында быелның гыйнварында узган “Дакар-2021” ралли-марафонында йөк машиналары узышында өченче урынны Айрат Мәрдиев яулады. Татарстанның Чаллы шәһәрендә 1987 елның 1 гыйнварында туган егетнең беренче генә җиңүе түгел бу.

Айрат Мәрдиев:  “Юлга кузгалганда бисмилла әйтәм”

Согуд Гәрабстанында быелның гыйнварында узган “Дакар-2021” ралли-марафонында йөк машиналары узышында өченче урынны Айрат Мәрдиев яулады. Татарстанның Чаллы шәһәрендә 1987 елның 1 гыйнварында туган егетнең беренче генә җиңүе түгел бу.

Төрле елларда “Хазар даласы”, “Ефәк юлы”, “Дакар”, “Себер тракты” марафоннарында алдынгы урыннарга ирешкән инде ул.
 Гаҗәеп тыйнак кеше Айрат, мактану-масаюны белми.
— Техника “җене” миңа әтидән күчкәндер инде. Ул мине ияртеп “КАМАЗ-мастер” машиналары гаражына алып бара иде. Унбер яшьтән картинг бәйгеләрендә катнаша башладым, машиналар арасында 23 ел кайныйм инде,-дип җавап кайтарды ул әңгәмә башында “Машиналарга тартылу каян килә?” дигән соравыма.
 Айрат - танылган ралли-марафончы Илгизәр Мәрдиевның улы. Кызганыч, 2014 елда Илгизәрнең гомере юл һәлакәтендә өзелде. Айрат 2015 елда Буэнос Айреста “Дакар” марафонында яулаган җиңүен әтисе Илгизәр Мәрдиевка багышлаган.


— Тизлек синең- хиссият, машинада гел шулай кызу йөрисеңме?
 — Юк инде, әлбәттә. Гомүм кулланыштагы автотрассаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтим. Кагыйдәләр автоинспектордан бигрәк, үзең өчен бит ул. Кыланмышланып югары тизлектә барып, башкалар гомеренә дә куркыныч тудырасың. Ралли-марафоннарда да һәм юлларга чыкканда да һәрвакыт бисмилла әйтеп кузгалам.

—Быелның сентябрендә Россиядә җанисәп алу үткәрелә. Айрат, син үзеңне кайсы милләттән күрсәтәчәксең?
—Татар! - дип кистереп җавап бирде спортчы Айрат Мәрдиев.- Дөрес, мин татар телендә авыррак сөйләшәм, ләкин, барыбер дә татар бит мин.

Дамир Бәдриев фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading