16+

Айсылу Лерон: «Фәридә бер яшендә үк хәрефләрне белә иде»

– Фәридә җәй буе 1 сентябрьгә ничә көн калганын саный. Үзенчә әзерләнә: китаплар укый, математикадан мәсьәләләр чишә. Ул 1,5 яшьтә үк хәрефләрне белә иде, ә үсә төшкәч, укырга үзе өйрәнде.

Бар теләгем: укытучы апалары яхшы булсын. Балада уку теләген уятырлык булсын, баланың мәктәпкә һәрчак барасы гына килеп торсын иде. Беренче сыйныфта билгеләр куелмый, өй эшләре бирелми дип алдан ук әйтеп куйдылар. Баланың мәктәпкә гайрәте чикмәсен дип эшләнелгән махсус әйбердер дип уйлыйм.

Шәхсән мин үзем бик тырышып укыдым. Мәктәптән кайту белән, дәрес әзерләргә утыра идем һәм төнгә кадәр китап-дәфтәрләремнән аерыла алмый идем.

Фәридә моңынчы цирк мәктәбенә йөрде. Анда алар берьюлы берничә юнәлештә шөгыльләнде. Дәресләрдән соң вакыты калса, ары таба да шунда йөрербез дип уйлыйм. Аннары ул укыячак мәктәптә бик көчле бию түгәрәге. Шунда бик теләп йөртер идем.

Фото: www.instagram.com/iceluleron

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading