Алсу: Артка борылып карасаң, киемдә дә, иҗатта да үзгәртәсе килгән нәрсәләр күп инде ул... Бер ун елдан, бүгенге образларыбызга борылып карасак та, шул хәл кабатланачак. Ә ул вакытка – иҗатыбызның беренчел баскычларына карасак, чыннан да, үзгәртер нәрсәләр бик күп – анда мөмкинлекләр җитенкерәми иде, тәҗрибә аксагандыр. Әмма башкача тәҗрибә туплау да мөмкин түгел, эшләп карамаган гына ялгышмый.
- Сезне күзәтеп барган күпләрне кызыксындырган сорауны бирим әле – сезнең тандемда кем ияртә дә, кем иярүче ролендә? Ике тәкә башы бер казанга сыймавы һәркемгә мәгълүм... Алсу: Андый бүленеш юк дип беләм. Кайсыдыр сорауларда Азат башлап йөри, кайсыберләрен мин хәл итәм. Мин алҗып китсәм, „әйдә, әйдә“ дип Азат этештереп җибәрә, кайвакытларда, киресенчә, мин Азатка канат куеп җибәрәм... Азат: Кәнкрит җавап ишетелмәгәнгә, мин түгәрәкләп куям: мин ияртәм, Алсу иярә (көлешәбез).
- Шушы ук сорауны дәвам итеп: эштә дә, өйдә дә бергә булу арытмыймы? Азат: Без иҗатның башлангыч чорыннан ук бергә. Ул аксиома кебек бугай инде. Әмма, кара арытты бу, дигән уйның башка кереп чыкканы юк. Бергә булу һәм, урысчадан тәрҗемә иткәндә, бер-береңдә эреп югалу, икесе ике әйбер ич аның. Бездә андый ук эреп бетү дип әйтмәс идем. Менә Алсу берүзе Гарәп Әмирлекләренә барып кайтты, мин улларыбыз белән өйдә булдым, аннан, мин дус егетләр белән мунчага бару, утырып кайтулар була – без бер-беребезгә суларга ирек бирәбез үзе.
Алсу: Бер-беребезгә ияләшкәнбездер инде. Мин хәтта Азат өйдә булмаганда да автоматик рәвештә ике чәшкегә чәй ясап куярга мөмкин. Бергә булуга шуның кадәр ияләшкән, башкача була алу турында уйлаган да юк. Уйларга да язмасын.
- Бу сорауны атап сиңа бирәм, Алсу. Әни кеше буларак, юлдан кайтып та кермәү – ничек йөрәгең түзә, булды, өйдә, балаларым янында гына утырам, дигән вәсвәсә куып тоткалыймы? Алсу: Балалар белән ярдәм итәр кешеләребез бар. Без аларга ышанабыз. Балалар авырып торганда гына өзгәләнәм, үземнең өйдә буласым, үземнең дәвалыйсым килә. Ә болай, өйдә вакытта күп итеп видеога төшерәм, аннан шул видеоларны юлда, телефон үлеп туктаганчы карыйм... Алар безнең эшләп йөргәнне, шул рәвешле, яшәр өчен уңайлыклар булдырганыбызны аңлый. Өйдә генә ятасым килгән чаклар була, гастрольдән кайтып кереп, өч-дүрт көн өйдә торсам, чыгасы, эшлисе килми башлаган чаклар булгалый. Шуңа, иң яхшысы, туктап тормау.
Азат: Без бит кайчакта кечкенәсен үзебез белән дә алып китәбез. Аның да җырчы буласы килә. Әле берсендә алып баручыбыз Алмаз Миргаязовка үпкәләп тә йөрде: „Юньле-башлы итеп микрофонга да әйтә белми, кычкырып, бөтен зал ишетеп, кул чаба башларлык итеп әйтә белергә кирәк ич инде: „Сәхнәбез түрендә – Ильяс Фазлыыыыев!“
Комментарийлар