16+

«Чын герой, әтисенең горурлыгы иде. Без аны беркайчан да онытмабыз...»

Азнакай егете Украинада махсус операция барышында һәлак булган. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Гаян Муллажанов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнәчәк.

«Чын герой, әтисенең горурлыгы иде. Без аны беркайчан да онытмабыз...»

Азнакай егете Украинада махсус операция барышында һәлак булган. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Гаян Муллажанов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнәчәк.

20 апрель көнне Украинада һәлак булган Гаян Муллаҗановны җирләячәкләр. Спецназда хезмәт иткән 21 яшьлек хәрби егет белән туган авылы Азнакай районы Зур Сукаеш авылында хушлашачаклар. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Гаян үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.

Гаян 2001 елда туган. Азнакай районы Зур Сукаеш авылының тугыз еллык мәктәбен тәмамлаган. Шуннан соң Бөгелмә машина төзелеше техникумына укырга кергән. Аны тәмамлагач, хәрби хезмәткә алына, Ульяновск өлкәсендәге хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Контракт төзеп хәрби хезмәтен дәвам итәргә була. 

Гаян укыган Азнакай районы Зур Сукаеш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рөстәм Хәбибуллин аның җаваплы, тырыш, булдыклы егет булып үсүен әйтте. «Гаян безнең мәктәпнең якты йолдызы һәм иң яхшы укучыларның берсе иде. Безнең күңелләребездә мәңгегә шулай истә калыр ул. Чын герой, әтисенең горурлыгы».

Директор әйтүенчә, Гаян искиткеч дисциплиналы булган, яхшы укыган, һәр чарада актив катнашкан, янып торган егет булып үскән. Һәркемгә ярдәм итәргә тырышкан.
—  Ул безнең күз алдыбызда үсте. Әтисе Илдар аны берүзе тәрбияләде, әтиле-уллы бик дус яшәделәр. Илдар улы өчле алса да, ни булды, әллә предметына әзер түгелме, дип борчыла, сораша иде. Мин аларны ОБЖ, черчение, технология буенча укыттым. Бик тырыш укучы, 4-5ле билгеләренә генә укыды. Шук-шаян түгел иде, һәрчак гадел, туры сүзле булды. Әтисе биргән тәрбия дә үз җимешен бирми калмагандыр, чын ир булып үсте. Без аны беркайчан да онытмабыз. Авылыбыз өчен олы кайгы, фаҗига бу. Һәммәбез дә шок хәлендә», — диде Рөстәм Җәүдәтович.

Алда әйткәнебезчә, Гаян Муллаҗанов Бөгелмә машина төзелеше техникумында белем алган. Уку йортының ВК сәхифәсендә кайгылы хәбәр урнаштырылган. 
«Дуслар, бүген безнең йортка, безнең техникумга, кайгы килде... Студентыбыз Гаян Муллаҗанов Украинадагы хәрби махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.
Сүз дә юк, фикерләрне туплап булмый, күңел бу хәбәрне кабул итүдән баш тарта...
Гаян - ирек яратучан, беркемгә дә охшамаган, һәрвакыт үз фикере булган һәм аны ахыргача яклаган студент. Тыныч, төпле егет.
Гаянның әтисе Илдар Хөрмәтович, аның туганнары, якыннары, дуслары, төркемдәшләр һәм педагоглар өчен авыр югалту бу.

Техникумны тәмамланганнан соң, 2021 елның июнендә, Гаян контракт нигезендә хезмәт итәргә калган. Ул чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте.
Соңгы тапкыр Гаян үзенең сыйныф җитәкчесенә, Мария Георгиевнага, 4 апрельгә шалтыраткан. Кәефе шәп булган, көлгән, шаярткан. Еш кына үзенең формадан йөрмәгәне, шаярганы өчен тиргәүләрен искә алган. Барлык укытучыларга һәм студентларга бик зур сәламен һәм изге теләкләрен җиткергән. Ә тагын Мария Георгиевнага, беркайчан да үз Ватанын шулай нык яратырмын дип уйламавын һәм Украинадан кайтканда, чик буе пунктында рус киртәсен күрүенең нинди бәхет икәнен сөйләгән...

...Күңелдә кинәт: «Ул безнең белән, монда, һәрвакыт булачак!»-дигән уйлар пәйда була. Гаян укытучылары, курсташлары һәм башка студентларның хәтерендә үз принципларына тугры калган, намуслы, ышанычлы, гаҗәеп көчле холыклы кеше булып кереп калачак. Техникум администрациясе, укытучылары һәм студентлары Гаянның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Без сезнең белән бергә кайгырабыз һәм олы кайгыбызны уртаклашабыз».
Курку белмәс солдатның урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!

Фотолар: Рөстәм Хәбибуллин архивыннан

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урынын жэннаттэ булсын бала

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрэк жЭл, урыны жэннэттэ булсын, ожмах кошы

      Мөһим

      loading