Яхшы күңелле кешеләр генә гөлләр үстерә, диләр. Июнь аенда 60 яшьлек зур юбилеена әзерләнүче Асия апа Закирова – кулларыннан гөлләр тамучы кешеләрнең берсе. Моның кадәр бакча тулы чәчәкне ничек тәрбияләп бетерәсез, дип кызыксынам үзеннән.
– Аның нәрсәсе бар инде, җиргә төрткән берсе тишелеп бара. Мин аларны артык хәстәрләмим, бәлки шуңа уңалардыр. Авылда иң соңгысы булып утыртам, иң беренче булып минем гөлләр чәчәк ата. Утыртканда, туфракка черемә салам, кибет химиясен кулланганым юк, – ди Асия апа.
Бакчасында нинди генә төр чәчәк юк аның. Дәлия (георгин), әллә ничә төр роза, лилия, лаләләр, хәтта Кызыл китапка кертелгән умырзая белән алтын туй чәчәгенә кадәр бар. Дөресен генә әйткәндә, ничә төр чәчәк барлыгын хуҗабикә үзе дә әйтә алмый инде. Чиксез күп алар.
– Көнем фермада бозаулар, сыерлар карап үтә. Пенсиягә чык дип куып караган булдылар, мин, эшлим әле, дидем. Чәчәкләрем бакчада гына үсә, өйгә өзеп алып кергән юк. Кеше сораса, матурлап чәчәк бәйләмнәре ясап бирәм. Иң күңелле вакыт – 1 сентябрь алды. Укучылар, хәтта укытучылар миңа килә. Чәчәкләрне Казаннан сорап килүчеләр бар. Орлык, үсенте сорасалар да биреп җибәрәм. Кул китә дигән хорафатларга ышанмыйм. Кечкенәдән чәчәкләр яратканымны әйтә алмыйм. Безнең яшь чакта бакчада кыяр да утыртмыйлар иде әле. 1993 елларда гына чәчәкләр белән «җенләнеп» киттем, – ди Асия апа.
Асия Закировадан чәчәк үстерү буенча берничә киңәш
Лалә чәчәкләрен артык якын утыртырга ярамый – чәчәкләре вак булачак. Аларны яз-көз аралап торырга кирәк.
Чәчәкләргә беркайчан да кибет химиясен кулланганы юк. Розалар – нәзберек чәчәк, шуңа да аларга, вакыт-вакыт, сыер тизәгенә болгатылган су сибә.
Пионнар җиләс, кояшы да, ышыгы да булган урынны ярата. Аны биш елга бер тамырларын аралап торырга кирәк.
Алисә Шәрәфиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар