16+

Айлин: “Аллаһка шөкер, авырлыкларны җиңеп чыга алдым”

Тышкы кыяфәте белән ул Голливуд йолдызларын хәтерләтүче, күпләр өчен җырчы, башкалар өчен актриса буларак таныш Айлин белән очраштык.

Айлин: “Аллаһка шөкер, авырлыкларны җиңеп чыга алдым”

Тышкы кыяфәте белән ул Голливуд йолдызларын хәтерләтүче, күпләр өчен җырчы, башкалар өчен актриса буларак таныш Айлин белән очраштык.

Ул безне тәмле чәй, тәм-томнар белән каршы алды. Мөлаем, ачык күңелле Айлин белән ихлас әңгәмә кордык. Үзгәреш җиле җырчының бар тормышына кагылган икән.

- Айлин, сез тумышыгыз белән Башкортстаннан дип беләм. Әмма гаиләгез турында ачык чыганакларда артык мәгълүмат юк. Гаиләгез, балачагыгыз турында сөйләгез әле.
- Минем балачагыма ак көнчелек белән карарлыктыр. Әти һөнәре буенча төзүче, әни - хакимият органнарында хезмәт итте: ул җәмәгать туклану объектларын тикшерә иде. Әти төзүче булгач, үзебезнең фатирыбыз булды, ә Советлар союзы чоры өчен бу - мул тормыш билгесе. Әнием бик оста тегә иде, ул минем рәсемнәрдәге әкияти күлмәкләрне чынга ашырып бирде. Туган көнгә матур күлмәк һәм таҗ кию үзе бер гореф-гадәткә әйләнде. Балачактан әнием миңа “патшабикәм” дип яратып эндәшә иде. Әтием кечкенәдән чәчәкләр бүләк итте. Ә сеңелләрем миңа “безнең йолдызыбыз”, - дип әйтә иде, чөнки кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясадым. Шулай да әти-әниләр һәрвакыт эштә булдылар. Әлбәттә, алар безнең өчен тырышып яшәделәр. Әмма әти-әнинең назы, игътибары җитеп бетмәде. Балачагым әби кочагында узды. Ул 99 яшендә вафат булды, “мировой”, үрнәк хатын-кыз иде. Ашарга пешерергә дә, эш рәтенә дә әбием өйрәтте. Кече сеңлем йөрәк өянәге белән тугач кына, әни эштән китте. Миңа ул чакта 13 яшь иде. Сеңлемә операция ясадылар, Аллаһка шөкер, барысы да җайланды, ул мәктәпкә укырга керә алды. Аның сәламәтлегенә куркыныч янамагач, әни янәдән эшкә урнашты. Без бик мөстәкыйль балалар идек. Балалар бакчасында шигырьләр сөйләдем, мәктәптә укыганда бию һәм җыр белән шөгыльләндем. Нәселебездә дә барысы җырлый дип әйтә алам. Хәтта беренче әлифбам да, Айдар Галимовның җырлары тупланган китап иде. Шулай кечкенә чагымда “Ага чишмә, чылтыр-чылтыр” җырын өйрәнеп, туган көндә башкардым. Алкышларны ишеткәч, гомеремне сәнгать белән бәйләргә теләвемне аңлап алдым.

- Тик сезнең беренче белемегез инглиз теле укытучысы. Иҗат белән юлларыгыз ничек кисеште соң?
- Иҗатны бик яратсам да, чит телләрне дә яхшы белгәч, әти-әниләр укытучыга укырга керергә өндәделәр. Педагогия институтында белем алсам да, гел иҗади чараларда катнаштым. Укытучы дипломын алгач, гомерем буе үкенмәс өчен актер һөнәренә укырга булдым. Әле дә хәтерлим, Камал театрыннан студентларны карар өчен Фәрит Бикчәнтәев килгән иде. Мине тыңлаганнан соң ул: “Казанга кил, без сине көтәбез”, - диде. Уку тәмамланганда имтихан буларак спектакль уйнадык. Анда Уфаның рус драма театры режиссеры килде. Спектакльдән соң режиссер: “Без сезне эшкә алабыз”, - дип әйтте. 3 ел дәвамында ул театрга беркемне дә эшкә алмадылар, шуңа күрә бу хәл һәркем өчен шок булды.

- Казанга ничек күчендегез соң?
- Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. 4 ел очрашып йөргән егетем, гаиләм, эшем Уфада булгач, Казан турында уйламадым да. Ә язмыш үзенчә хәл итте. Сөйгән ярым: "Мин гаилә корырга әзер түгел әле", – диде. Укуны тәмамлагач гаилә корам дигән хыялларым чәлпәрәмә килде. Бер ел җитди мөнәсәбәтләрем булмады. Казан белән мине мәхәббәт кавыштырды дисәң дә була. Отпуск вакытында Казанга ял итәргә барып кайтырга булдым. Һич көтмәгәндә булачак иремне очраттым. Танышуга 3 генә көн иде, ул миңа тәкъдим ясады: “Эшеңне ташла, Казанга кил. Минем синнән балалар телим”, - диде. Ә мин уйнап кына: “Бу урыннан фатир аласым килә”, - дип матур гына бинага төртеп күрсәттем. Шулай Уфадагы тормышны калдырып, Казанга гаилә корырга килдем. Ирем миңа теләгән фатирымны алып бирде, ә мин аңа 3 бала таптым.

- Ни өчен никах укытырга ашыктыгыз? Бу бер караштан ярату булдымы?
- Безнең очрашуыбыз кинолардагы кебек булды. Казанга килгән генә көнем, Бауман урамыннан үтеп барышым. Шулай бер ир-ат белән җилкәләребез бәрелеште. Борылып карадым да: “Игътибарлырак булырга кирәк”, - дип горур караш ташладым һәм юлымны дәвам иттем. Ул мине шунда ук ошаткан, артымнан барган. Көтмәгәндә каршыма ике гәүдәле генә ир-ат килеп чыкты. “Әйдә танышабыз. Ник оялып торсың?” - дип бәйләнә башладылар. Куркудан күзләрем томаланды, әйтерсең, урамда бер кеше дә калмады. Арендага алган фатирымның адресын да оныттым. Шул мизгелдә күзем читтә торган ир-атка төште. Аның янына йөгереп килдем дә, үпкән кыяфәт ясап, фатирның адресын әйтеп, анда ничек барып җитеп була, дип сорадым. Ул ир-ат ярдәм итәргә сүз бирде, аның машинасына утырдым. Бераз тынычлангач, йөзенә карасам, ул Бауманда очрашкан егет булып чыкты. Аралашып киттек: “Сезне кәһвә белән сыйларга мөмкинме?”, - диде. Ә мин ул көнне бернәрсә дә ашамаган идем, килү белән затлы күлмәк сатып алдым, акчам бетте. Матурлык, зәвык өчен соңгы акчаларымны да кызганмыйм, шундый кеше мин. Ресторанга кереп киттек. Шундый итагатьле, тәрбияле ир-ат очратканмын икән. Телефон номерларын алыштык, икенче көнне дә күрештек. Дуслар гына булырбыз дип уйлаган идем. Чынлап әйтәм, тәкъдим ясагач, шаккаттым, “шаярасыңмы әллә?” - дип тә куйдым. “Бизнесым да, акчам да бар, гаилә корасым килә”, - диде. Уфага кайтып театрдан киттем, Казанга күчендем. Беренче эш итеп, Камал театрына Фәрит Бикчәнтәев янына бардым. “Без сине көттек, килмәдең бит. Хәзер ул урынга кеше алдык инде”, - диде. Шулай да эш табып карарга сүз бирде. Ә ул вакыт гаилә корган мизгелгә туры килде, ирем белән Дубайга сәяхәткә киттек. Мин Фәрит Рәфкатовичны кисәтмәдем. Шул гамәлем өчен хәзер дә оялам. Камал театрында эшләргә язмаган, күрәсең. Әмма үкенечләрем юк, чөнки барыбер Камал театры актерлары белән бергә кинода төшү насыйп булды.

- Бала тапкач, гомумән, югалып тордыгыз. Ни өчен?
- Бер-бер артлы 3 бала таптым. Балачагымда әти-әни игътибары җитеп бетмәде, алар һәрвакыт эштә булды, шуңа күрә үземне балалар тәрбияләүгә багышладым. Гаилә кору, балалар үстерү зур бәхет бит. Аллаһка шөкер, йорт эшләре буенча ярдәмчеләрем булды. Мин бар күңелемне балаларыма гына бирдем. Рәхәт, бәхетле тормышыма куанып яшәдем. Барысы да яхшы иде, тик көтмәгәндә әнием вафат булды.

- Бу хәл ничек килеп чыкты соң?
- Әни үз машинасына таба юл тотканда, аны машина бәреп киткән. Ул һәлакәт урынында ук җан бирә. Әни белән хушлаша да алмадык. Студент чакта күз алдымда хатын-кызны бәреп киткәннәре булды. Бу хәл әни белән дә булыр дип кем уйлаган? Әнинең вафаты турында белгәч, аяк астыннан җир киткән кебек булды. Әни белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы иде. Мин аның вафатын кабул итә алмадым. Хәтта хисләремне дә сүз белән аңлатып бетерә алмыйм: бу дөньяның барлыгы турында оныттым, чөнки юлымны яктыртучы кояшым сүнде. Әнине җирләп кайткан идек кенә, кызым чак кына батып үлмәде. Без аның бассейнга таба киткәнен күрми калганбыз. Аллаһка шөкер, вакытында коткардык. Ул көнне искә төшергән саен, йөрәгем әллә нишли. Башка төшкән авырлыкларны күтәрә алмадым, төшенкелеккә бирелдем. Бер ел буе беркем белән сөйләшәсем килмәде. Шул вакытта ирем миңа хыянәт итте. Бу хәл минем өчен тагын бер сынау булды.

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading