16+

Буа театры директоры Раил Садриевны яклап, 16 театр коллективы ачык хат язган

Раил Садриев 21 майда кулга алынды. Ул «Дәрвиш» спектакле өчен билетларны хатыны исеменә теркәлгән шәхси предприятие аша сатуда гаепләнә

Раил Садриев 21 майда кулга алынды. Ул «Дәрвиш» спектакле өчен билетларны хатыны исеменә теркәлгән шәхси предприятие аша сатуда гаепләнә

Россия театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлеге, кулга алынып, суд тарафыннан чикләү чараларына дучар ителгән Буа драма театры директоры Раил Садриевны яклап, Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга ачык хат язган.

  • Раил Садриев 21 майда кулга алынды. Ул «Дәрвиш» спектакле өчен билетларны хатыны исеменә теркәлгән шәхси предприятие аша сатуда гаепләнә. Сүз 450 мең сум акча турында бара. Вахитов районы суды 22 майда Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Алар арасында Раил Садриевка театрга килү тыела дигәне дә бар.

Хатта театр дөньясының Раил Садриев кулга алыну сәбәпле борчылуы әйтелә. Раил Садриевны харизматик актер, тәҗрибәле җитәкче, оештыручы буларак беләбез. Без аны Татарстан мәдәнияте үсешенә әйтеп бетергесез өлеш керткән кеше буларак беләбез. Аның аркасында Россия театр дөньясы Буаны белде, ул Татарстанны Россия һәм чит ил сәхнәсендә күрсәтте, диелә хатта.

«Нәкъ менә аның аркасында нибары 20 мең кеше яшәгн шәһәрдә кыска араларда заманча театр ачу мөмкинлеге туды, ул Татарстан гына түгел, Россия профессиональ театр тамашачында танылу тапты, бу хакта ил буйлап масштаблы гастроль эшчәнлеге, республика, бөтенроссия, чит ил фестивальләрендә катнашу раслый», – диелә хатта.

Раил Садриевның күпсанлы премияләре санап кителә. Шул исәптән, «Дәрвиш» спектакленең «Алтын Битлек»тә номинант булуы әйтелгән.

«Театр дөньясы килеп чыккан хәлгә нык борчулы. Ләкин! Без монда начар ният булган дигән фикердән ерак торабыз. Бар да булырга мөмкин, әмма нечкәлекләренә кадәр уйланылган афера гына түгел! Без моңа ышанабыз», – ди хатны язучылар.

Театр әһелләре берлеге, Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул ителеп, аңа театрга керү тыелганы хакында искәртә һәм моның театр өчен катастрофа булуын әйтә. «Сезон ябылмаган, коллективның тамашачы алдында бурычлары бар. Бурычларны үтәмәү безнең барыбыз өчен дә күләгә булып ята», – диелгән хатта.

Театр әһелләре берлеге Валерий Липскийдан Раил Садриевны профессиональ эшчәнлеккә кайтаруга мөмкинлек бирүне сорый. «Театрга җитәкче кирәк, җитәкче кичекмәстән эшкә керешергә тиеш!» – дип тәмамлана хат.

Хатны Театр әһелләре берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев имзалаган. Хатта барлыгы 16 театрның имзасы бар: Камал театры, Кәрим Тинчурин театры, «Әкият» курчак театры, опера һәм балет театры, Яшь тамашачылар театры, татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Түбән Кама яшь тамашачылар театры, «Созвездие-Йолдызлык», «Живой город» фонды, Чаллыдагы курчак театры, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә театрлары.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bua-teatry-direktory-rail-sadrievny-yaklap-16-teatr-kollektivy-acyk-xat-yazdy-5888114

Язмага реакция белдерегез

3

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading