16+

Бакчага шашлыкка гына түгел, бәрәңге үстерер өчен дә барырлар дип ышанасы килә 

Барыбыз өчен дә җаваплы чор. Алда безне озын май бәйрәмнәре һәм бакча, кыр эшләре көтә. Быел исә бик күпләрбакча эшенә җитдирәк карарга җыена кебек.

Бакчага шашлыкка гына түгел, бәрәңге үстерер өчен дә барырлар дип ышанасы килә 

Барыбыз өчен дә җаваплы чор. Алда безне озын май бәйрәмнәре һәм бакча, кыр эшләре көтә. Быел исә бик күпләрбакча эшенә җитдирәк карарга җыена кебек.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда, халыкның кереме арту сәбәпле дә, кибетләрдә бөтен яшелчә, продуктлар җитәрлек булганга да, күпләр бакчаларыннан баш тартты. Ә узган елгы корылык күктән төшкәнне генә көтеп утырырга кирәк булмавын искәртте. Хәтерләсәгез, җәй башында кишернең бәясе бананныкыннан да артып китте. Яшелчә һәм бәрәңгенең үзебезне туендырылык күләмдә булмавын шуннан да сиздек. 

Шәһәр халкы да бакчаларына шашлык кыздырырга гына түгел, кишер, бәрәңге үстерер өчен дә барыр дип ышанасы килә.   
Бүгенге көндә республиканың 23 районында 950 коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте эшли. Аларның 90 процент чамасы Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан һәм 30 мең гектар җирне биләп торалар. Барысы 376 мең бакча кишәрлеге исәпләнә. 

– 2017-2022 елларда бакчачылык ширкәтләренә республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан артык сум акча бүлеп бирелде. Аерым алганда, узган елны инфраструктура төзелеше һәм капиталь төзекләндерү өчен 550 миллион сум акча тотылды. Аның 300 миллионы юллар ремонтлауга, 100 миллионы электр линияләрен яңартуга һәм 150 миллионы су белән тәэмин итүгә һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын урнаштыруга сарыф ителде, – дип сөйләде ул бакчачылык ширкәтләре үсешенә багышланган матбугат очрашуында. 

Бакчачылар союзының Питрәч районы бүлеге башлыгы Наил Гайнуллин сүзләренчә, бакчачылар дәүләт программасына каравыл йорты, видеокүзәтү булдыру, коймаларны рәткә китерү мәсьәләләрен дә кертергә тели икән. 

– Илдәге икътисади вазгыять белән бәйле рәвештә, дәүләт беренчел чыгымнарны гына каплый ала, анысына да әле сөенергә генә кирәк, – дип белдерде аңа Ришат Хәбипов. 
Шул ук вакытта авыл халкының зират коймаларын үзара салым акчасына торгызуларын да билгеләп үтте.

Фото: https://www.pexels.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading