Шәһри Казан

Бакчаның бөтен ямен алып киттеләр...

Аллага шөкер, кичә нинди әйбәт яңгыр явып үтте. Көне буена кунак булып килде дә, лепер-лепер, лепер-лепер, аннан бераз ял итеп ала да тагын лепер-лепер.

Әкрен генә бакча сукмагыннан кайтып киләм. Ә яңгыр мине озатып йөри. Рәттән тезелеп утырган биш карлыган куагына читтән генә күз салып үтәм. Әле яфраклары иркенләп үсеп, зураеп бетмәгәннәр, куаклар арасы буш, җәй көне алар дәү яфрак булгач, биш куак бергә кушылып, бер зур куак хасил итәләр. Әлегә һәр куак үзенә аерым булып утыра. Читтән генә күз салам, монда ни хәлләр бар икән? Былтыр уртадагы куакка оя корган кошчык быел әйләнеп кайттымы икән? Бәлки былтыргы урыныннан ерак та китмәгәндер. Шуңа күрә ул тирәдә бик чуалмыйм. Көне буе түтәлләр тирәсендә йөргән бабайга ияләнеп тә беткәндер инде ул. Ә бакча тирәсен көненә берәр генә урап үткән кешедән, бу нинди таяклы карачкы дип куркып, оясын ташлап китсә ниш­ләрсең?

Төрле елда төрле җирдә оя кора инде ул. Әле кызыл карлыган куагында, әле кара карлыганда. Әле бер елны крыжовник арасында оя корган иде. Ул елны шул балакайны жәлләп үлә яздым. Көненә ничә тапкыр шул инәләргә тырнала-тырнала, балаларына җим ташырга кирәк бит! Аналар кайда да аналар инде ул, үзләре бөтенесенә дә түзә, тик балаларына гына куркыныч янамасын. Хәзер инде шушы карлыган куакларын үз итте, монда үзенә куркыныч янамаганына ышангандыр.

Берзаманны бабай, зур ачыш ясаган шикелле, мине бакчага дәшә. Соң бик чакыргач, ярар инде дигән булып, ялындырып кына чыгам. Ике бармагы белән карлыган куагының иң очындагы ике ботагын әкрен генә аерып җибәрсәме?! И Алла, уч төбе кадәр ояда биш авыз. Әниләре кайтты дип белделәр бугай дип, тизрәк ике ботакны кушып куя.

Реклама

И, сакаллы сабый. Күзләре балкый, әллә ничек үзе дә яшәреп киткән шикелле. Менә шатлык ичмасам, бакчаңда бер кошчык биш бала чыгарсын әле! Ләйсән тугач, роддом тәрәзәсеннән карап, «Ә ул елый беләме?» – дип сораганы исемә төште дә, күңелем тулып китте. Гомернең кыскалыгы. Бакчадагы кош балаларына сабый бала шикелле сөенеп йөр инде. Әле бик озак сөенә дә алмыйсың, көннәрдән бер көнне керә бабай, сөмсерләре коелып, «Киткәннәр, әле кичә генә балаларын очарга өйрәтә иде, ә бүген оялары буш». Бакчаның бөтен ямен алып киттеләр.

Аннан тормыш үз эзенә кайта, көз якынлашканда, болай да бакчаның ямьнәре кими һәм көннәрдән бер көнне көзге җил яфракларын очыртып бетергән карлыган куагында уч төбенә сыярлык кош оясы җилпенә, җил иркенә бирелеп. Ә син уйларга чумасың, киләсе язлар, җәйләрдә исән-имин әйләнеп кайта алырмы ерак сәфәрләрдән үзе дә уч төбенә генә сыяр­лык кошчык. Ерак сәфәрләргә кошчыклары белән бергә кузгала микән ул, озын юлда балаларын югалтып сызлана микән? Әллә инде әниләре юлда арып калып, туган бакчаларына кошчыклары кайтып оя корамы икән? Алар кайтканда, бу бакчада кемнәр йөрер дә кемнәр йөрмәс...

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 июнь 2019 - 14:53
    Без имени
    😍😍😍😘👍👍👍👍