16+

«Бала 20гә кадәр саный белсә, намаз укырга өйрәтә башларга кирәк

Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:

«Бала 20гә кадәр саный белсә, намаз укырга өйрәтә башларга кирәк

Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:

– Галимнәр әйтүенчә, бала егермегә кадәр саный һәм уңны белән сулны аерса белсә, балага намаз укырга өйрәтә башларга кирәк. Монда сүз намазның догалары һәм хәрәкәтләре белән таныштыру турында сүз бара. Хиҗри белән җиде яшьтә инде намазга бастырабыз. Ислам динендә без хиҗри ел исәбен (ай календаре) кулланабыз. Өч һәм бер ел дигән хөкемнәр бар икән диндә, алар барысы да хиҗри ел исәбе белән санала.

Сүз уңаеннан: мөселманнар еллар исәбен хәзрәти Рәсүлнең Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрәгә күчкән вакытыннан башлап хисаплыйлар. Бу вакыйга милади ел исәбе буенча 622 елның 17 августында булган. Мөселманнар елны ай йөреше белән исәплиләр. Кояш баеганнан соң, күктәге ай бик нәзек алтын урак кебек булып күренгән вакыт ай башы булып санала. 29 яки 30 көн үткәннән соң икенче ай күренгәч, яңа ай башлана. 12 ай бер елга хисаплана. Ай хисабында тәүлекнең башы кояш баеганнан соң башлана.

Фото: uspevai7ya.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading