16+

Бала югалганда нишләргә?

Узган җәй күргәнем һич күз алдымнан китми. Юл кырыенда бер малай елап тора. Янына кешеләр җыела башлады. Бер хатын аның исемен сорашып, биш яшьлек булуын, әнисе белән кибеткә чыкканлыгын ачыклап өлгергән иде. Үзе яхшы гына киенгән. Күпме көтсәк тә, әнисе эзләп килмәде баланы, үзе дә кайсы кибеттән чыгып югалганын күрсәтә алмады. Шуннан «ышаныч телефоны»на шалтыратып хәбәр иттек.

Бала югалганда нишләргә?

Узган җәй күргәнем һич күз алдымнан китми. Юл кырыенда бер малай елап тора. Янына кешеләр җыела башлады. Бер хатын аның исемен сорашып, биш яшьлек булуын, әнисе белән кибеткә чыкканлыгын ачыклап өлгергән иде. Үзе яхшы гына киенгән. Күпме көтсәк тә, әнисе эзләп килмәде баланы, үзе дә кайсы кибеттән чыгып югалганын күрсәтә алмады. Шуннан «ышаныч телефоны»на шалтыратып хәбәр иттек.

Еш кына балалар халык күп җыелган җирдә югала. Таныш түгел җирдә ялгыз калгач, алар нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Телефон, беләзекләр булса да, алар сүнәргә, югалырга мөмкин. Шуңа да һәр әти-әнинең бурычы – әлеге очракларда балага үзен ничек тотарга кирәклеген төшендерү. Казан шәһәрендә яшәүче Илмира Закирова өч малаена бу кагыйдәләрне күптән өйрәткән.

– Малайлар аеруча шук, шуңа да әтисе белән төп кагыйдәләрне гел кабатлап торабыз. Үзләренең исем-фамилиясен төнлә уятып сорасалар да беләләр. Бервакыт олы улыбыз Арыслан әбисе белән кибеткә чыккач югалган. Үзе, сакчы янына барып, исемнәрен микрофоннан әйттергән. Шулай ук белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә,теләсә кемнән әйбер алмаска кебек кагыйдәләрне яхшы беләләр. Куртка, портфельләренә дә алар турындагы төп мәгълүматны язып куям, – ди ул.


Әти-әни балага нәрсәне өйрәтергә тиеш?

  • Бала исем-фамилиясен, адресын, әти-әнисенең исемен белергә тиеш.
  • Якыннары белән соңгы тапкыр булган җирдән беркая кузгалмыйча көтеп тору ышанычлырак.
  • Бала полиция хезмәткәре, тәртип сакчысы, формадагы абый яки апа, кибетчене эзләп табарга, аңа мөрәҗәгать итәргә тырышсын.
  • Балалы хатын-кызлардан ярдәм сорарга була.
  • Әти-әнинең телефоны язылган кәгазь кисәген кесәсенә тыгарга, силикон беләзек ясатып алып, баланың кулына киертергә мөмкин.
  • Өлкәннәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, «мин әле кечкенә, зурлар янына барыгыз» дип каршы килергә, алып китә башласалар карышырга, ярдәм сорап кычкырырга өйрәтегез.
  • Берәр зур бәйрәмгә барганда, өйдән чыкканда баланы фотога төшерсәгез, югалган очракта, бу аны тизрәк табарга ярдәм итәчәк.
  • Саклык банкы (Сбербанк) логотибы булган банкны танырга өйрәтергә була. Ул бик күп җирдә урнашкан. Бу елның март аенда банкның бүлекчәләрендә «Куркынычсызлык утравы» дигән социаль проект эшли башлады. Барлык хезмәткәрләр шундый очракта нишлисен, ничек беренче ярдәм күрсәтәсен өйрәнгән. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәре яки полиция хезмәткәрләре килгәнче, бала куркынычсыз урында булачак.

    Лилия Гатауллина

  • Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading