16+

Бала җыйган акчага кагылырга ярамый!

Балалар кечкенә чакта акча җыярга ярата да инде. Татарларда, мәҗлес үткәрсәләр, сәдака өләшү гадәте бар.

Бала җыйган акчага кагылырга ярамый!

Балалар кечкенә чакта акча җыярга ярата да инде. Татарларда, мәҗлес үткәрсәләр, сәдака өләшү гадәте бар.

Безнең якта йорт хуҗасы гына түгел, кунакка килгән һәр кеше сәдака бирә. Сабыйлар Коръән ашының әнә шул вакытын аеруча түземсезләнеп көтеп аладыр, мөгаен. Сабын, кулъяулыктан бигрәк баштан сыйпап, «тәти кулың белән ал», дип өләшенгән тимер тәңкәгә күңелләре була. Амин итүгә берәр почмакка посып, күрсәтми генә теге акчаны кат-кат саный, копилкасына салып куя. Нәрсә өчен тотачагын төгәл генә белмәсә дә, балалар кечкенәдән акча җыя.

«Әти-әни үрнәк булырга тиеш»

Җыю бер хәл, ә менә шул акчаны тоту, дөрес сарыф итү – иң катлаулысы. Финанс грамоталылыгына кечкенәдән өйрәнергә кирәк, дип саный белгечләр. Баксаң, олыларны гына түгел, балаларны акча тотарга өйрәтә торган махсус лекцияләр дә җитәрлек икән. Кайберләрен укучылар өчен бушлай да уздыралар. Уенга корылган шундый чараның берсен миңа да күзәтергә туры килде.

Хезмәт хакы, кредит, чыгымнар, коммуналь түләүләр, керем,
иминиятләштерү... Бу төшенчәләр 7-8 яшьлекләр өчен ят кебек тоелса да, барысын да җентекләп аңлатсаң, балалар тиз отып ала. Акчаны дөрес сарыф итү серләренә балаларны уен аша өйрәтәләр. Төрле сынаулар ярдәмендә балалар акча эшләүнең җиңел түгеллеген, акча җитеп бетмәгәндә нишләргә кирәклеген, экономияләү турында аңлый. Акчаны җыю өчен кешенең тормышта максаты, хыялы булырга тиеш, дип саный белгечләр. Балалар да һәрберсе уен башында үзенең хыялын әйтеп чыкты.

Исем китеп тыңлап утырдым: без балачакта велосипед, яңа күлмәк турында хыяллансак, хәзерге балаларның теләкләре бөтенләй башка. Кайсына – шәхси кунакханә, икенчесенә – чит ил машинасы, тагын берсенә 100 катлы коттедж кирәк. Балалар уен барышында билгеле бер гамәлләр өчен уенчык акчалар белән бүләкләнә, шул ук вакытта мәҗбүри түләргә тиешле хезмәтләр дә бар. Аларга коммуналь хезмәтләргә түләү, ашау-эчү, киенү, транспортта йөрү керә. Болардан тыш күңел ачу, яхшы телефон, машина, скейт, башка нәрсәләр алу мөмкинлеге дә бар. Акчаны нәрсәгә сарыф итәргә икәнен бала үзе хәл итә.

Уен барышында балалар ресторанда ашаганчы өйдә үзең әзерләсәң күпкә отышлырак булуын да аңлый, автомобиль яисә таксида йөрүгә караганда җәмәгать транспортына утыруның күпкә очсызракка чыгачагына да төшенә. Акча җитмәгәндә, кредит алырга туры килә. Банктан акча алган очракта, аны арттырып түләргә кирәклеге дә балаларны уйла­ныр­га мәҗбүр итә. Уен бер сәгатькә исәпләнгән.

«Страхование жизни» иминият компаниясенең сату эшләре буенча менеджеры Александр Семеряков әйтүенчә, финанс яктан грамоталы булып үссен өчен, баланы акча тоту серләренә 7-8 яшьтән өйрәтә башлау иң яхшысы.
Балаларга бу катлаулы теманы төшендерүнең иң отышлы юлы – уен аша.

– Акча саклаганны ярата. Шуңа да аны әрәм-шәрәм итәргә, юк-барга туздырырга кирәк түгел. Бу мәсьәләдә беренче чиратта, балаларга, әлбәттә, әти-әнисе үрнәк. Кызганыч, безнең илдә күпләр кредит сазлыгында. Финанс грамоталылыгы аксый. Акчаны дөрес куллану өчен, гаилә бюджетының керем-чыгымнарын контрольдә тотарга ярдәм иткән махсус кенәгә булдыру мөһим. Моны кәгазьдә дә алып барырга була, шулай ук электрон формада, телефондагы махсус кушымта ярдәмендә дә эшләргә мөмкин. Бюджетны алып барудан тыш, кешенең максатлары була. Пенсия яшендәге тормышыңны яшь чакта кайгырта башларга кирәк. Кеше бу көн белән генә яшәргә тиеш түгел. Иминиятләштерү өлкәсенә дә игътибар итү сорала, бу кайчакта көтелмәгән чыгымнарны киметергә ярдәм итә, – ди Александр Семеряков.

«Яхшы укыган өчен акча түләү – хата»

Балаларга ничә яшьтән акча бирергә була соң? Бу хакта психолог Галия Гыймадиева белән сөйләштек. Аның фикеренчә, бала үз бюджетының керем белән чыгымнар китабын алып барырлык хәлдә икән, аңа аз-азлап акча бирә башларга була.

– Акчасын да бирерсең, ә ул аны юк-барга сарыф итә башласа нишләргә?
– Акчаны биргәнче, балага аларны нинди максатларда кулланырга ярый, нәрсә өчен тотарга ярамавын аңлатырга кирәк. Әйтик, сәламәтлеккә зыян китерә торган ризыклар алмавың хәерлерәк булуын. Тик бала – бала бит инде ул. Тәмле ашыйсылары да килә, кайчак файдалы булмаган ризык та алалар. Мәсәлән, туңдырма, пирожный алды, ди. Бу очракта ачуланыр­га ашыкмагыз. Ул акчасы белән үзе идарә итәргә хаклы. Аның акчасына кысылмагыз, нәрсә өчен тотылганын үзе аңласын. Бары акчаны сарыф итеп кенә, ул акчаның кадеренә төшенә.

– Кайбер әти-әниләр мәктәптә әйбәт укыган өчен, өй эшләрендә булышканга акча бирә. Бу дөресме?
– Көндәлек өй эшләрендә әти-әнигә булышкан өчен, мәктәптә яхшы укыганга акча түләү – зур хата. Шул рәвешле без балада эчке мотивацияне бетерәбез. Бала чисталыкка, тәртипкә өйрәнергә тиеш. Акча түләгән өчен генә эшләнми бу. Өйне тәртиптә тотуны һәр гаилә әгъзасы кайгыртырга тиеш. Бу баланың үзе өчен кирәк. Мәктәптә уку – аның бурычы. Бала белемнең ни өчен кирәклеген аңларга тиеш. Укыган өчен акча түләсәң, балада җавап­лылык югала.

– Балага күпме акча бирергә?
– Аның төгәл суммасы юк. Мөмкинлегеннән чыгып, бу сумманы һәр гаилә үзе хәл итә. Ул акчаның суммасын киметергә, арттырырга мөмкин. Әйтик, гаиләдә кемдер эшен югалтса, хезмәт хакы кими. Зур әйбер сатып алганда, акча күп кирәк була. Бу очракта гаилә бюджетын кысыбрак тотарга кирәклеген бала да аңларга тиеш.

– Акча җыюда, аны сарыф итүдә балага нинди киңәшләр бирергә була?
– Бала акчаның бер өлеше төрле кирәк-яракларга тотылуын белергә тиеш. Бер өлешен зуррак әйбер алыр өчен җыярга була. Әйтик, бала нәрсәдер алырга хыялланадыр яки кемгәдер бүләк ясарга телидер. Акчаның бер өлешен хәйрия эше өчен тотарга мөмкин булуын да аңлатырга кирәк. Бу гадәт кечкенәдән формалашса яхшы. Бала бүлешә белергә өйрәнә, юмарт булып үсә. Иң мөһиме – бала җыя торган акчага кагылмагыз, ул аларны нишләтергә икәнен үзе хәл итсен. Әлбәттә, бала өчен үзегез үрнәк булыгыз.

...Акчаның кешегә зыян китерүе турында да кечкенәдән аңлатырга кирәктер, мөгаен. Элекке заманда акчаны юкка гына «кара көч» дип атамаганнар. Зур акча аркасында кешедә көнләшү, саранлык хисе туарга мөмкин, җинаятьләр, алдаланулар җиңел акчага кызыгудан килеп чыга. Акчага йорт, дәрәҗә, дару, китап сатып алырга була, ләкин гаилә, кешенең ихтирамы, сәламәтлек, акыл, мәхәббәт акчага сатылмый.

Балага кайчан акча бирергә? (Психолог киңәшләре)
– 4-5 яшьтә балага акча җыю тартмасы бүләк итәргә була. Бала анда, мәсәлән, үзе теләгән уенчыгы өчен акча җыя ала.

– Мәктәпкәчә яшьтәге бала акчаны әти-әнисеннән башка кулланмаса яхшырак.

– Бала финанс мәсьәләләрен аңлый башлагач, аңа вак-төяк әйберләр алырга акча бирә башларга була.

– Мәктәп яшендәге баланы кибеткә ипи, сөт алыр­га җибәрергә була, транспортта барганда билетны да үзе алсын.

– Әгәр балага акча бүләк иткәннәр икән, әти-­әни ул акчага кагылырга тиеш түгел.

– Балигъ булган балага үзенә акча эшләү мөмкинлеге бирегез: җәйге каникулда, мәсәлән, вакытлыча эшкә урнашырга була.

– Бала үзе акча эшли башлагач, аңа акча бирмәсәгез яхшырак. Ул акчаның нинди авырлык белән килүен һәм аны юк-барга сарыф итәргә ярамаганлыгын аңларга тиеш.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading