16+

«Балабызда яман шеш икәнен белгәч, ирем белән икебез дә намазга бастык»

Интернет, социаль челтәрләр аша авыруларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән игъланнарны шактый еш күрергә туры килә. Сер түгел, аларның барысына да игътибар биреп бетереп булмый, хәер, бу мөмкин дә түгелдер дип уйлыйм. Ә менә Сабада яшәүче 3 яшьлек Аделина Абдуллинаның авыруы турында белгәч, игътибар итмичә булдыра алмадым. Чөнки бу сөйкемле, матур, шук баланың кечкенә иңнәренә бик зур сынаулар төшкән.

«Балабызда яман шеш икәнен белгәч, ирем белән икебез дә намазга бастык»

Интернет, социаль челтәрләр аша авыруларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән игъланнарны шактый еш күрергә туры килә. Сер түгел, аларның барысына да игътибар биреп бетереп булмый, хәер, бу мөмкин дә түгелдер дип уйлыйм. Ә менә Сабада яшәүче 3 яшьлек Аделина Абдуллинаның авыруы турында белгәч, игътибар итмичә булдыра алмадым. Чөнки бу сөйкемле, матур, шук баланың кечкенә иңнәренә бик зур сынаулар төшкән.

Алинә һәм Азат Абдуллиннарның гаиләсен дә борчу-мәшәкатьләр һич көтмәгәндә чорнап алган. Кызларында куркыныч авыру ачыклангач, гаилә бөтен көчен шушы авыру белән көрәшүгә куя. Әнисе Алинә әйтүенчә, ул табиблар куйган куркыныч диагнозга озак вакыт ышана да алмаган. 

– Быелның 10 июле – безнең тормышны икегә аерган көн, – ди ул. – Ул көнне дә без, гадәттәгечә, сәгать иртәнге җиденче яртыда йокыдан тордык. Көн кояшлы, матур, кәефем дә бик яхшы иде. Торгач, әнигә шалтыраттым, чөнки ул кечкенә улыбыз Русланны дәваханәгә прививка ясатырга, ә Аделинаны дүрт яше тулыр алдыннан планлы медицина тикшеренүенә алып барырга тиеш иде. Әни килеп җиткәч, алар – дәваханәгә, ә мин эшемә (Алинә Шәмәрдән хастаханәсендә участок терапевты булып эшли) кузгалдык.

Эштә вакытта сәгать уннар тирәсендә педиатр шалтыратып, Аделинаның анализы начар һәм кандагы лейкоцитларның югары булуын хәбәр итте. Мин, лабораторияда ниндидер хата киткәндер дип, анализларны кабаттан тикшертүне сорадым. Әнигә шалтыратып, Аделинаны кан бирергә яңадан алып килергә куштым. Бераздан педиатр кабаттан шалтыратып, лейкоцитларның 66.000гә күтәрелүен һәм сау–сәламәт күренгән бала өчен моның норма булмавын әйтте. Башымнан: «Минем баламда лейкоз микәнни?»– дигән уй үтте. Күпмедер вакыттан соң районның баш педиатры шалтыратып, безне Балалар республика клиника хастаханәсенең онкогематология бүлегенә җибәрәчәкләрен әйтте. Һәм шуннан соң мин бөтенләй коелып төштем. Моның булуы мөмкин түгел, дип елый башладым. 

Ирем белән өйгә кайтканда, барысы да безне көтә иде инде. Аделина шулай ук шук, уйный һәм көлә иде. Ә читтәрәк елый-елый шешенеп беткән әни һәм башын аска иеп әти утыра иде. Балабызга карау белән үк, ирем Азатның да, үземнең дә күздән яшь ага башлады. Нәрсә булганын аңламаган кызыбыз, безнең янда: «Әти, әни, сез нигә елыйсыз? Әнием, елама», – дип бөтерелде. Ул әле үзен нинди сынаулар көтәсен белми иде шул... Шуннан соң без Балалар республика клиника хастаханәсенә барып, кабаттан анализларны тапшырдык. Кызганыч, район табиблары куйган диагнозны анда да расладылар, – ди кызчыкның әнисе Алинә. 

Хәзерге вакытта Аделина биредә дәвалана. Шул ук вакытта Мәскәү табиблары белән дә һәрдаим элемтәдә торалар, алар кызчыкның анализларын контрольдә тоталар. Алинәнең сүзләре буенча, якшәмбе көнне икенче блок цитозар беткән. Өч көн ял иткәннән соң Аделина өченче блок химия ала башлаячак. Аннан соң тагын бер блок кала. Һәр блок дүртешәр химиядән тора. Шушыларны узып бетергәннән соң, бик көчле, тәүлек буена сузылачак химия булачак. Аннан соң Аделина әнисе белән ике атна ял итә алачак. 

– Моңа кадәр кызыбызның авырганы булмады да диярлек. Балалар бакчасына да бармый калганы юк иде. Төркемнәрендә иң шук, шаян бала булды. Бөтен кеше соклана иде аңа, чөнки һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә иде. Күзләр генә тигәндер, диләр инде. Шуңа күрә «авырый» дигән сүзгә дә ике атна ышанасы килмичә йөрде. Аның тышкы кыяфәтендә авыруның бер билгесе дә сизелмәде бит. Баштагы вакытларда ул мине тынычландырды, чөнки аңлап бетерми иде. Аннан соң чәчләре коелгач, шешенгәч, бик кыенсына башлады. Мин исә, аны гел юатып, : «Син минем матур кызым», – дип кабатлап торам, – ди Алинә. 

Шунысы бар, Аделинада кан рагының бик сирәк очрый торган төре («В–клеточный лимфобластный лейкоз с положительной филадельфийской хромосомой»). Моңа кадәр Татарстанда бер генә балага да андый диагноз куелганы булмаган. Гадәттә, филадельфия хромосомасы өлкәннәрдә генә һәм башка төрле лейкозда гына очрый икән. Шунлыктан кызның әти-әнисе Германия табибларына мөрәҗәгать иткән, чөнки нәкъ менә алар мондый диагноз куелган кешеләрне уңышлы дәвалый икән. Бу исә кызчыкның әти-әнисендә зур өмет уяткан. Ләкин дәвалану өчен бик зур сумма – 30 миллион сумга якын акча җыярга кирәк. 

– Безне анда 8 октябрьдә көтәләр. Әлеге сумманы ике өлешкә бүлеп түләп булмасмы икән, дип өметләнәбез. Әлегә бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара, – диде газиз баласының савыгып, аякка басачагына зур өметләр баглаучы әни кеше. 

Әлеге вакытта кирәкле сумманың 7 миллионга якыны җыелган. 

– Диагнозы катлаулы булгач, хастаханәдә көчле химия бирә башладылар. Шуннан соң кызыбыз бөтенләй сулды. Аяклары йөрмәс, үзе урыннан да тора алмас булды, бөтен тәне шешенде, даруларның тискәре йогынтысы булуы ачыкланды... Ул көннәрдә: «Баламны бетердем», – дип үз-үземне «ашаулар»ны, аның газаплануларын күреп, чарасызлыктан нишләргә белми гаҗизләнүләремне дошманыма да теләмим. Бик авыр. Ләкин без барысы да яхшы булачагына өметләнәбез. Көне-төне Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйбыз. Йөрәк парәбезнең авыруы турында белгәч, ирем дә, үзем дә намазга бастык. Һәр нәрсәгә караш тамырдан үзгәрде. Тормыштагы вак-төякләргә дә шатланырга өйрәндек. Кызыбызның тормышка ябышып, алга таба ярты гына адым атлавын күрсәм дә, сөенечемнән кычкырып елыйм. Аның һәр хәрәкәте, елмаюы, рәсем ясавы, утыруы, сөйләшүе – барысының да никадәрле кадерле икәнен әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Гаиләбезгә төшкән шушы сынау кемнең кем икәнен күрсәтте. Ярдәм кулы сузучылар, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләрнең никадәрле күп икәнлеген белдек. Гаиләбезне бөтенләй белмәгән кешеләрнең ярдәмен тоябыз. Барысына да Алланың рәхмәте яусын. Миңа Аделинаның диагнозын кабул итәр һәм үземне кулга алып, елаудан туктап, баламның гомерен саклап калыр өчен көрәшә башларга ике атна вакыт кирәк булды. Бу авыр һәм озын юлны узар өчен миңа бик көчле булырга туры киләчәк. Һәм мин балам сәламәт, бәхетле булсын өчен барысын да эшләячәкмен, – диде Алинә.

Без дә моны чын күңелдән телибез һәм Аделинаның яман чирне җиңеп чыгуына өметләнәбез.

Кызчыкка ярдәм итәргә теләге булучылар түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә ала. 

Реквизитлар:
СБЕРБАНК 4276 6200 4512 9644 (тел. 89274293668 – номер беркетелгән) АБДУЛЛИН АЗАТ РОБЕРТОВИЧ (баланың әтисе) 
СБЕРБАНК 4276 6200 3456 4348 (тел. 89510692168 – номер беркетелгән) АБДУЛЛИНА АЛИНА ДАУТОВНА (баланың әнисе) 
АК БАРС БАНК 2200 5301 3163 9759 (тел. 89510692168 – номер беркетелгән) АБДУЛЛИНА АЛИНА ДАУТОВНА (баланың әнисе) 
Киви кошелёк 89510692168

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек икэн хэллэре? Герм.китэ алдылармы икэн?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алар хэзер Германиядэ дэваланалар

      Мөһим

      loading
      2
      X