16+

Балага ничә яшьтән нинди ризык ашатырга?

Яшелчә һәм дөге, карабодай ярмаларыннан пешерелгән боткаларны – 6 айдан;

Яшелчә һәм дөге, карабодай ярмаларыннан пешерелгән боткаларны – 6 айдан;

Итне – 7-9 айдан;

Кефир, эремчек, йомырка сарысын – 8 айдан;

Сок һәм манный, солы, бодай боткасын – 9 айдан;

Балыкны – 11-12 айдан;

Сөтне – 12 айдан.

1-2 яшьлек баланың рационында ярмалар, ит, балык, сөт продуктлары, йомырка, сыер һәм үсемлек мае, ипи, яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга тиеш. 2 яшькә кадәр баллы булкалар, крекер, пирожное, вафли һәм составында маргарин һәм көпшәкләндергеч (разрыхлитель) булган башка продуктлар булыр­га тиеш түгел, алар ашказаны-эчәклек тракты өчен зыянлы. 
3 яше тулмаган балага казылык, сосиска, глазурь­ланган сырок, диңгез продуктлары, шоколад, какао, желатинлы, тәмләткечләр салынган ризыклар, майлы шулпа ашатмагыз.
Гөмбәне 7 яшьтән соң гына ашатырга ярый. Алар бик авыр үзләштерелә. Майонез, кетчуп, маринадлар, газлы сулар, ысланган продуктларны да 7 яшьтән соң гына бирегез. Аларны бөтенләй ашатмасагыз, тагын да яхшы.
(«АиФ»)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X